Логотип Идель
Иҗат

ӘНИЛӘР ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР

***

Ана яши җирдә бала өчен,

Гомер буе булып терәге.

Аккан суга, янган утка керә,

Бала өчен тибә йөрәге.

Бер минут та истән чыгармый ул,

Гомер биргән сөю җимешен.

Җаны белән тоеп яши Ана

Баласының йөрәк тибешен.

Ана күңеле — диңгез. Бар да сыя:

Борчулар да, шатлык — барсы да.

Сөенечле язлар, якты җәйләр,

Көзе-кышы, моңы-зары да.

Дулкынлана диңгез. Баласының

Борчуларын күрсә, хафадан.

Баласына гомер, тәүфыйк сорап.

Яши ана һәркөн Алладан.

Балалары шатлык бүләк итсә.

Йөрәгенә сыймый сөенеч.

Яшәтәсе иде Әниләрне,

Китермичә һич тә көенеч!

(Әлфия Ситдыйкова)

 

Чалымнарың эзлим

Әнкәм чалымнарын эзлим

Туган апам, сеңелемнән.

Тансык, газиз әнкәм йөзен

Чагыштырам күңелемнән.

Басылмасмы аз гына дип,

Сагынулы әрнүләрем.

Иңрәүләрдән туктамасмы

Телгәләнгән бәгырьләрем?

Югалтуның ачыларын

Баса, имеш, туфрак салкын.

Эчең - тышың ут булганда

Сүндерәме суык ялкын?

Бар ышаныч тик вакытка,

Киртә корган араларга.

Була икән дәваланмый,

Мәңге бетмәс яралар да!

Әнкәм кебек... карап алды,

Көлеп куйды ...әнкәм кебек.

Хәтирәләр йөрәк назлый,

Сагышларга җанны төреп.

Сурәтеңне җыям, әнкәй,

Бездә калган чалымнардан.

Сабый кебек бер кочарга,

Куеныңны талымлаган.

Сүндерергә тик очкынын.

Кичереп бер ләззәт нәни.

Ияләнеп кенә булмый.

Син юклыкка, булмый Әни!

(Флера Габдуллина)
 

Әниемә

Чәчләреңә кунган бәсләр,

Йөзеңдәге җыерчыклар -

Безнең өчен яну-көюдән.

Кайгы-хәсрәткә бирешмә,

Куаныч-бәхеттә яшә,

Көч ал, әни, безнең сөюдән!

Син бит безнең киңәшчебез,

Терәгебез, илһамчыбыз,

Үрнәгебез гомер буена.

Якты булсын һәрчак көнең,

Айлы булсын зәңгәр төнең,

Куанычлар тулсын уеңа!

(Кәүсәрия Харррасова)

 

Диңгездер

Диңгездер мин — тынам, дулкынланам,

Сыйпап куям чуер ташларны.

Хисләнәм дә зәңгәр күккә ашам,

Кочмак булып җитез кошларны.

Диңгездер мин, сөйгән ярым да бар,

Офыгымда таңны аттырам.

Иңли мине язмыш кораблары,

Хәвефлесен төпкә батырам.

Диңгездер мин, балаларым — елга,

Шаулап коеп, ярын тутыра.

Дәртем ташый мөлдерәмә булып,

Эчке дөньям балкып яктыра.

Әнкәм — дәрья, шул дәрьяга таба,

Кыйблам, диеп, ярсып ашкынам.

Диңгездер мин, кочагында аның

Дулкынланам, янәдән тынам.

(Алмаз Әхмәтгалиев)

 

***

Әниләрне фәрештәләр, диләр,

Фәрештәләр була канатлы.

Ә минемчә, газиз әнкәйләрнең

Балаларыдыр ул канаты.

Канатларны Раббым каермасын,

Сау-сәламәт булсын балалар!

Җан җимеше таза булса гына

Тыныч яшәр җирдә аналар.

Бала бит ул җаның кебек газиз,

Алар өчен йөрәк өзелә.

Бала хәсрәтләре күрми генә,

Җитсәк иде гомер көзенә!

(Гөлара Шәрипова)

 

Әнкәемнең яран гөлләре

Җиде тәрәз.Тәрәз төбе саен

Әнкәемнең яран гөлләре.

Ел әйләнә, язын-көзләрен дә

Шау чәчәктә тәрәз төпләре.

Җиде тәрәз. Җиде баласыдай

Сулар сибеп назлый гөлләрен.

Тәрәз саен олы юлны кузләп

Безне көтеп утә көннәре.

Җиде бала әнкәм йөрәгендә

Тәрәзәдә әнә күзләре.

Бүген китсәк, бүген көтә башлый

Шундый инде ана йөрәге.

Җиде тәрәз. Тәрәз төпләрендә

Әнкәемнең яран гөлләре.

Шушы гөлләр ямьләсеннәр иде

Озак еллар тәрәз төпләрен.

(Салиха Гаязова)

 

Әнкәм куллары

Кайвакытта язмыш жилләренең

Салкыныннан өшеп туңсам мин,

Җылынырга учларыма алам

Газиз әнкәемнең кулларын.

Шундый ябык, шундый нәзек алар,

Кечерәеп инде бөрешкән.

Исем китә, кеп-кечкенә куллар,

Ия икән гаять зур көчкә.

Шул кулларны битләремә куеп,

Күзем йомсам әгәр бер мәлгә,

Әнкәй кулларының жылылыгы

Кайнарланып күчә бар тәнгә.

Бер сулышта кайгым юып ала,

Дога кылса уңа юлларым.

Баштан сыйпап жаннарымны назлый,

Әнкәемнең газиз куллары.

(Салиха Гаязова)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев