Логотип Идель
Иҗат

ӘНИЛӘР КӨНЕНӘ ШИГЫРЬЛӘР

Әни – кеше тормышындагы иң мөһим һәм кадерле кеше. Әниләргә багышлап күпме шигырьләр язылган да, күпме җырлар җырланган... Тик гел яңалары туа тора, чөнки әни кешегә күпме генә матур, җылы сүзләр әйтсәң дә аз булачак һәм хисләрне аңлатырга җитмәчәк...

***

Күзләреңә синең, анам, сыйган галәм,
Изге нурлы йөрәгеңә – бөтен дөнья .
Бер елмайсаң назлап карап, әйтерсең лә,
Тирә-ягым күмелә кебек якты нурга.

Куеныңа кысып кочсаң шундый рәхәт,
Онытыла бөтен кайгым җанны телгән.
Терелә кабат күңелләрдә сүнгән өмет,
Гөлләр кебек, терек суын татып көлдән.

Кулың белән назлап сөйсәң тоям үзем,
Иркә, тансык сабый кебек бишектәге.
Китсәм читкә сагына җаным сине үлеп,
Куеныңа сыеныйм диеп, ничек тагын.

Үзең гади, мәрхәмәтле, кешелекле,
Алтынга тиң киңәшләрең биргән синең.
Газиз анам, бүләк иттең гомер безгә,
Юктыр җирдә синдәй затлар, юктыр тиңең!

(Флера ГАБДУЛЛИНА)

 

Әни

Иң матур юллар –
Син йөргән юллар.

Иң тәмле сулар –
Син биргән сулар.

Иң йомшак куллар –
Син сөйгән куллар.

Иң якты моңнар –
Син белгән моңнар.

Иң кайнар эзләр –
Син баскан эзләр.

Иң моңлы күзләр –
Син баккан күзләр.

Иң тугры сүзләр –
Син әйткән сүзләр.

Иң сабыр йөрәк –
Синең йөрәгең.

Иң талмас беләк –
Синең беләгең.

Иң изге теләк –
Синең теләгең.

Иң бөгелгән бил –
Ул синең билең.

Гөл сибелгән тел –
Ул синең телең.

Үч тотмас күңел –
Синең күңелең,

Әни!

(Фәнис ЯРУЛЛИН)
 

***

Яшь чагымда сүгә идең, әнкәй:
"Мондый чорсыз булмыйлар!" – диеп.
Аңлаганга һәрбер ялгышымны,
Куя идем башымны иеп.

Бәлки, шуңа тыйнак булганмындыр,
Булмагандыр миндә көнчелек.
Һәрчак синнән киңәш сораганга,
Үз иткәндер мине изгелек.

Ни дисәң дә, хәзер алай түгел,
Тез чүктерә һаман бу язмыш.
Мәшәкатем шыта чүп үләндәй,
Куркыталмый аны салкын кыш.
Нигә шулай,
Үскәнгәме, әнкәй,
Кинәт кенә үзгәрде тормыш?!

(Алмаз ӘХМӘТГАЛИЕВ)

 

***

Йон оегын кигән аягына,
Әни йөри янда салмак кына.
Уятудан куркып, сиздермичә
Чал чәчемне сыйпый жайлап кына.

"Бисмиллә"сен әйтеп нидер укый
Изге теләк тели, беләм инде.
Аның карашыннан йөзләремә
Әйтерсең лә, кояш нуры иңде.

Ябык кулы белән сөя-сөя
Юрганымны япты иңнәремә.
Әнкәм назларына эреп яттым,
Белдермичә уяу икәнемне.

Нинди генә булмыйк, ничә яшьтә
Бала шул без, алар өчен бары.
Гафу итә, фатыйхасын бирә
Изге шәмдер,әниләрнең жаны!!!

(Салиха ГАЯЗОВА)

 

Хатын-кызлар кайчан әни була

Хатын - кызлар кайчан әни була:
Бала кочып, бала бакканда.
Төн йокысын бүлеп уянганда,
Сабыена юрган япканда.

Авызыннан өзеп ашатканда,
Авырып китсә, яшькә тулганда.
Үзеннән дә артык яратканда,
Җанын ярып бирер булганда.

Күзәткәндә һәрбер хәрәкәтен,
Санаганда чыккан тешләрен.
Егылмасын, имгәнмәсен, диеп,
Йөгергәндә ташлап эшләрен.

Үрмәләвен күреп сөенгәндә,
Тәүге адымнарын күргәндә.
Нәни кулларыннан тота-тота,
Җитәкләшеп бергә йөргәндә.

Бишек җыры көйләп йоклатканда,
Бар җылысын биреп үпкәндә.
Иң кадерле булган  әннә", "әттә",
"Мәммәм", дигән сүзләр көткәндә...

Ана гына саклар, яклар өчен
Һәрчак әзер газиз баласын.
Үсеп җитеп, кайда яшәсәң дә,
Ана йөрәгендә каласың.

Ана назы, ана мәхәббәте,
Бала күңеленә уела.
Хатын - кызга олы, бөек исем
ӘНИ, дигән исем куела!

(Айсылу КӘЛИМУЛЛИНА – ФАЗЛЫЕВА)

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев