Логотип Идель
Иҗат

ӘНИЛЕ ЙОРТТА

Мин гомерем буе әниле йортта яшәргә хыялландым... Хәтерлим әле, бала чакта үзебезгә кайтырга теләмичә, гел иптәш кызларыма керү җаен эзли идем. Чакырсалар да, чакырмасалар да, мин аларга ияреп әниле йортка керә идем. Әниле йортлар якты була, нурлы, җылы була. Әниле йортларда җанны сыйпый торган, күңелгә ятышлы ниндидер аерым бер тәмле ис була... Әниле йортларда өстәл өстендә тастымал белән каплап куйган күпереп пешкән мич икмәге, йә коймак, йә башка камыр ризыгы була... Әниле йортларның капкасын ачып керүгә үк сине гүя кояш үзе каршылый...

Минем балачак тормышның мул, җитеш чорына туры килде. Һәркемнең тамагы тук, өсте бөтен. Акча һәркемдә кесә тулы. Кайсы мотоцикл, машина ала, кайсы яңа йорт сала... Бай яшиләр, яхшы, рәхәт яшиләр. Бу социализмның чәчәк аткан чоры, эшләгән кешегә тиешле акчаны түли торган, киләчәктә бик күпләр сагынып искә аласы җитмешенче еллар... Мул заман иде, һәркем тигез иде. Башкаларда булган әйбер бездә дә бар. Минем әти колхозда тракторчы булып эшли, акчаны көрәп ала. Чоланыбызда он, шикәр, ярма-макарон ише азык-төлекләр капчыгы-тартмасы белән тора. Чиләк кадәр калай савытларда алма-чия повидлосы, чүмеч белән ашасаң да сүз әйтүче юк. өстәлебездән прәннек-конфет өзелми. әмма мин һаман да башкаларга кереп ашау ягын карыйм. Дус кызларымның әниләре пешергән өй токмачлары, майлы бәлешләр, коймаклар белән сыйланам. Менә шундый әрсез кыз мин... Ләкин һич тә бу гадәтемнән баш тарта алмыйм, чөнки минем әниле йортта яшисем килә… Аз гына булса да, башкаларга тигән кадер-назның бик азын булса да үзем тоеп, бик азга булса да чит аналарның үз балаларына биргән җылысында коенасым килә.

Бу гадәт авылдан чыгып киткәч тә бетмәде. Мин тегүчеләр әзерли торган училищега укырга кердем. Имтихан-мазар биреп торырга кирәкми иде, килүгә тулай торакка урнаштырдылар. Бүлмәдә биш кыз тордык. Һәркайсының да әнисе бар иде...

Боларга бераз ияләшә төшү белән мин, тагылып диярлек, әле берсенә, әле икенчесенә кунакка йөри башладым. Чакырганнарын көтми идем, «мин бу атнада сезгә кайтам әле» дия идем дә, артларыннан калмый иярә идем.

Әниле йортка кайту рәхәт. Әниле йортлар әллә кайдан көлеп тора. Әниле йортларның бакчаларында, тәрәзә төпләрендә гөлләр үсә. Ул тәрәзәләрнең пәрдәләреннән үк хуш исләр бөркелә. Баласының кайтуын ничек, кайдан белә икән әниләр? Капкага үрелгәнче каршыга йөгереп чыгалар, елмаеп кочып алалар бит. Кайнар ашлары һәрчак әзер була, самовары гөжләп утыра. Кергән уңайга ул безне өстәл артына утырта, йөгерә-йөгерә табын көйли. Өстәл өстенә яңа аертылган каймак, тәмле-тәмле камыр ризык­лары, җимеш кагы, матур кәгазьле конфетлар, тагы әллә ниләр менеп кунаклый. «Ашагыз әле, ашагыз,  балакай­лар», — ди йөзе кояштай балкыган бәхетле ана. Үзе миңа түгел, һаман кызына карый. Ул мине түгел, үз баласын сагынган. Бу тәмле сыйлар минем өчен түгел, үз кызына әзерләнгән... Мин моны бик яхшы аңлыйм.

Җир йөзендә гел яхшы кешеләр генә яшәми. Анда явыз, кансыз, мәкерле бәндәләр дә җитәрлек. Әмма Кояш һәркемгә дә тигез карый, тигез җылыта. Ул берничек тә үзенең нурларын яхшы кешеләргә генә аерып бирә алмый. Бу йортның әнисе дә мине аерып, үз кызын гына көйли алмый, теләсә-теләмәсә, мин аның нурында, җылысында иркәләнәм, мин дә әниле йортның бар рәхәтен үземдә тоям, башкаларга гына тиеш булган назның бер өлешен әрсезләнеп үземә алам...

Ләкин авылда мине әти көтә. Мин анда кирәк. Айга бер тап­кыр булса да, мин авылга, үз өемә кайтам. Минем кайту тегеләрнекеннән нык аерыла. Минем каршыма берәү дә атылып чыкмый, берәү дә көйләми. Мин үзем башкаларны көйләр өчен, әтиемә аз булса да җиңеллек китерү өчен кайтам.

Мине монда һәрвакыт бикле ишек каршы ала... Минем кайтуым, сыйланудан түгел, өйгә тәртип салудан башлана. Бар җирне юып-чистарткач кына, табын янына бер ялгызым утырып, кибет печенье-прәннекләре белән чәй эчәм. Аннары энем мәктәптән кайта, бергәләп мин әзерләгән төшке ашны ашыйбыз.

Энем әтинең үз малае түгел. Моны бөтен авыл белә. Әти дә белә, ләкин Айратны какмый. Какмый да, яратмый да. Әйдә яшәсен, урын җитәрлек, ашарга санамаган, дигән сыманрак карый. Дөресен әйткәндә, Айратны өйдә күрергә дә юк: көннәр буе, кичләр буе урамда трай тибә. Мәктәптән кайтып, сумкасын ташлый, утырып ашый да, урамга чыгып югала. Кайткан саен әйтәм, ачуланам үзен:

— Әтигә булыш! Ул  эштән  арып  кайта,  күрмисеңмени? — дим. Айрат күмер күзләрен ялтыратып:

— Ярар, апам, булышырмын, — ди. Әмма булышмый. Үзенә үзе хуҗа шул. Төнсез эштән кайтып кермәгән әти аны ничек күзәтеп, саклап бетерсен? Бу юлы да, мыштым гына чыгып ычкынмакчы иде, якасыннан эләктереп алдым тегене:

— Качмый гына тор! Мунчага су ташыйсы бар. Эш муеннан монда!

Энем, хәйләкәр елмаеп, ялындырып маташа:

— Әгәр бәлеш пешерсәң, ташыйм.

Вәт замана малае, бернәрсәне дә бушка эшләми. 

— Ярар, пешерермен, — дим.

Айратның авыз ерыла. Чөнки бәлеш ярата. Чөнки белә: мин кайткач, өйдә тәмле әйбер пешә. Тулай торак кызлары күп нәрсәгә өйрәтте мине. Әниле йортта үскән кызлар эш җаен белә шул.
Тискәре булса да, яратам мин үземнең энемне. Әтиләребез аерым, ә язмышларыбыз уртак безнең. Айратны минем кебек яраткан, минем кебек кызганган һәм дә аңа минем кебек чын күңелдән, бар йөрәктән бәхет теләгән тагы берәр кеше бармы икән бу дөньяда?!

Әти кайткан җиргә мунча да, бәлеш тә өлгергән була. Ул мине күрүгә елмая:

— Кайттыңмы, кызым? Әйтәм, өебез яктырып киткән.

Әти сүзгә саран, сабыр, салмак кеше. Ул, ниндидер гаебе бар кешедәй, гел башын аска иеп йөри. Сөйләшкәндә дә кешенең күзенә туры карап түгел, карашын аска, җиргә төбәп сөйләшә. Йомшак холыклы, юаш булганы өчен аны гаепләүчеләр, ачуланучылар да җитәрлек. Аның каравы, эштә батыр, ни кушсалар, шуны эшли, беркайчан карышмый, җитәкчеләргә каршы сүз әйтми, һәрхәлдә, кешеләр шулай диләр, шуның өчен ел саен бүләк ала да инде, диләр. Ничек кенә булмасын, әти колхозда яхшы санда. Аның турында берничә тапкыр газетка да яздылар әле.

— Син кайткач рәхәт шул, кызым...  — ди әти. — Янымда гына торсаң икән.
Аның хәлен аңлыйм, ләкин минем бу йортта торасым килми. Шуңа күрә мәктәпне тәмамлауга, шәһәргә китеп бардым да инде. Минем клубка да чыгасым килми. Беркемне күрәсем дә килми. Әгәр әти белән энем булмаса, мин бу авылга кайтып та йөрмәс идем. әллә кайларга китеп югаласым килә. Бөтенләй башка тормышта яшисем килә. Минем хәлне аңлар өчен минем язмыш белән яшәү кирәк, мин күргәнне күрү, мин кичергәнне кичерү кирәк...

Төшемдә әнине күрәм.

...Болытлы караңгы көн икән. Акъяр әрәмәсенә илтә торган юл буйлап бик күп кешеләр бара. Мин дә шулар арасында. Кая барабыз, белмим. әле бер, әле икенче якка карап, кешеләрдән сорамакчы булам. Алар мине әллә ишетмиләр, әллә сөйләшергә теләмиләр, берсе дә җавап бирми. Шулчак янәшәмдә күрше Гайшә әби пәйда була, үтеп барышлый гына: «Сабантуйга, сабантуйга!» — дип кычкыра. Мин аптырыйм, көз көне нинди сабантуй булсын инде? «Хәзер ике тапкыр үткәрәләр, бу юлы тракторчылар ярыша, җир сөрәчәкләр. Синең әтиең дә анда», — ди Гайшә әби һәм җил-җил атлап китеп тә бара. Мине төркем-төркем кешеләр узып китә, барысы да ашыгалар, йөгереп диярлек кызу-кызу атлыйлар. Ә мин күпме генә тырышсам да, алар артыннан өлгерә алмыйм. Адымнарым шундый акрын, шундый авыр, әйтерсең, аякларыма герләр тагылган. Менә инде юлда берүзем басып калам. Миңа шундый куркыныч булып китә. Берәрсе күренмәсме икән дип өметләнеп артка борылып карыйм. Чынлап та, еракта ак күлмәкле берәү шәйләнә. Менә ул якыная һәм мин аның әнием икәнен таныйм.

— Әни! — дип шатланып кычкырам. Тик шундук кәефем төшә, чөнки әни яланаяк, өстендә ак ефәк эчке күлмәктән башка берни юк. Бу кыяфәттә бәйрәмгә барып булмый ич инде.

— Өшисеңдер бит, әни, — дим.

— Юк, өшемим. Салкынга өйрәндем инде мин, — ди әни моңсу гына.

— Матур күлмәгеңне кияргә иде, әни. 

Әни, гаепле бала сыман, башын ия.

— Бер чиста күлмәгем калмаган, кызым. Бөтенесе пычрак, — ди.

Чынлап та, мин бит әле керләр юмадым! Нишләп соң әле сабантуйга барам? Киткәнче, керләр юасым бар ич! Әнинең чиста күлмәге дә калмаган... Кире кайтырга, керләр юарга кирәк. Сабантуй беткәнче кибәрләр бәлки. Әнине матур итеп киендереп, бәйрәмгә озатырмын.

— Әйдә, өйгә кайтыйк, әни. Бу килеш барма инде анда. Кешеләр көләр.

— Көләрләр шул, — ди әни. — Алар гел көлә инде.
Миңа әнием шундый кызганыч булып китә, мин аны кочып алам. Әмма ул шундый салкын, шундый салкын... Тәне боз кебек.

— Кызым…

— Нәрсә, әни?

— Гөлнара...

Мин күземне ачам. Каршымда әни түгел, әти басып тора. Ул эндәшә икән.
— Кызым, ул анда... Курыкмассың. Минем китүем. Сыерны саудым. Сине озатырга кайтырга тырышырмын. әгәр кайтып өлгермәсәм, үзеңә кирәк кадәр акча алырсың.

— Ярар, әти, — дим мин һәм үзем дә сизмәстән каты итеп мендәр почмагын тешлим. Артык дулкынланганда, үртәлгәндә, ярсыганда кул астында ни бар, шуны тешлим, кулъяулыкмы ул, китапмы, берәр кәгазьме. Ни эләгә. Әгәр берни дә булмаса, бармагымны булса да тешлим. Балачактан калган яман гадәт.

Әти чыгып киткәч, күргән төшем турында уйланып ятам. Күз алдымда тузанлы юл һәм шул юлда яланаяк, ак ефәк эчке күлмәктән генә басып торучы боек әнием... Әнием минем, җан әрнүем... Әни турында уйлый башласам, күңелемне гүя ниндидер авыр таш изеп-сытып үтә, йөрәгемә йөзләгән энә кадала, бәгыремә ялкын каба. Әни турында уйлауның ахыры һәрвакыт күз яшьләре белән тәмамлана. Мин беләм, күкрәгемә тулган әрнү күз яшьләре белән дә, моң-зар белән дә чыгып бетә торган түгел, бары тик җанның үзе белән генә чыгып китәчәк ул бу тәннән...

Уй дәрьясына кереп батырга вакыт та юк әле. Мине тау хәт­ле пычрак кер көтә, киткәнче аларны юып, чайкап эләсе бар.

«Ул анда... Курыкмассың».

Мунча ишеген ачканда кулларым гына түгел, бөтен тәнем калтырый. Юк, бу курку түгел. Бу хисне аңлату авыр. Үлем белән көрәшеп яткан өметсез авыру янына хәл белергә килүче шундый хисне кичерәдер бәлки. Әгәр дә ул өметсез авыру аның газиздән-газиз, кадерледән-кадерлесе булса...

Ул идәндә ята. Әти монда булган, аның баш астына иске бишмәт салган, өстенә япкан. Аны урыныннан кузгату, уятырга маташу сәнәк белән кар көрәү шикелле файдасыз эш. Ул кич җиткәч кенә уяначак һәм кабат караңгылыкка кереп югалачак...

...Яшәгән ди бер авылда Нурсибә исемле бер кыз. Исеме җисеменә бик тә туры килеп торган: кызның йөзеннән нур, ә кулларыннан гөл түгелгән. Чибәр, уңган кыз турында бик күп егетләр хыяллана, әмма ул бары берәүне, Салаватны гына үз итә. Ул да егетнең асылы икән. Ике гашыйк хисләрен беркемнән яшерми, кулга-кул тотынышып йөриләр, кичке уеннарда гел бергә бииләр, айлы төннәрдә бер-берсенә сыенып, мәңге бергә булырга сүз куешалар. Мәктәпне тәмамлагач, икесе дә табиб булырга хыялланып медицина институтына юл тоталар. Әмма хыял капкалары бары Нурсибә өчен генә ачыла, Салават укырга керә алмыйча кире авылга кайтып китә. Ә көзен аны солдат хезмәтенә алалар. Нурсибә, сөйгәненең күкрәгенә капланып елый-елый, мин сине көтәрмен, дип вәгъдә бирә. Һәм көтә дә. Ике ел буе ике арада сагыш, мәхәббәт тулы хатлар йөри. Нурсибә йөрәк серләрен бары тик берәү белән генә уртаклаша, бары берәүгә генә ышана. Ул да булса аның балачак, яшьлек дусты Сәрия була.

Бәхетле көннәр, сөйгәне белән очрашыр минутлар якыная. Урамда пычрак көз, ә кыз күңелендә яз гөлләре чәчәк ата. Иртәгә-бүген аның кадерлесе, өзелеп көткәне кайтырга тиеш. Алар авылда очрашырга сүз куеша. Кичен Нурсибә янына дусты, сердәше керә. «Әниләр кунакка китте. Ялгызым кунарга куркам. Миңа иптәшкә кер әле», — дип үтенә ул. Керә Нурсибә... Үзен ни көткәнен каян белсен?

Гашыйк җаннар, күңелләре якты, бәхетле кешеләр дөньяда начарлык барын белми яши. Сәриянең инде күптән Салават өчен ут йотканын, Нурсибәдән үлер дәрәҗәгә җитеп көнләшкәнен каян белсен? Иптәш кызы баш кага-кага аны тыңлый да бит, үз серләре, ниятләре белән бер дә бүлешми...

Шул төнне фаҗига була. Бәхетле елмаеп йокыга талган гүзәл кыз бер төн эчендә сулган гөлгә әйләнә. Төнге караңгылыктан аның өстенә ниндидер зур, иләмсез карачкы ташлана да, кулларын каера-каера, көчли, мыскыл итә.

Үзенең мәкерле яман эшен башкаргач, кабат караңгылыкка кереп югала...

Бу коточкыч хәлдән тәмам аптырап, кара кайгыга баткан бәхетсез кыз юри йоклаганга сабышып яткан дустына барып ябыша:

— Кем иде ул?! Кем иде?! Ник керттең син аны?!

— Саташтыңмы әллә?! Монда беркем юк! — дигән җавап ишетә. Икенче көнне Салават кайта. Каршына Ай-Кояш көнләшерлек сылу   гүзәл кыз түгел, иреннәре, тәннәре күгәреп, елый-елый күзләре шешенеп беткән мескен бәхетсез кыз чыгып баса:

— Мин сиңа лаек түгел. Хушлашыйк, үз тиңеңне тап, — ди сөйгәненә.

Ләкин егет мәхәббәтеннән ваз кичүче түгел, кыз авызыннан булган хәл турында ишеткәч, йодрыкларын төйнәп: «Кем?!» — ди. Кем?! Шул сорау егеткә дә, кызга да тынгы бирми, икесе дә үч алу ялкыны белән яна. Ләкин сорауга җавап табылмый. Сәрия һаман, мин бернәрсә белмим, беркемне күрмәдем, дип үз сүзендә тора. Салават авылның һәр егетеннән шикләнә, көнләшә башлый, әле берсен, әле икенчесен тотып кыйный. Аңа барысы да үзеннән көләләр кебек тоела. Егетнең сабырлыгы бетә, юаныч эзләп хәмергә ябыша. Күзенә ак-кара күренмәгән лаякыл исерек чагында аңа Сәрия ияреп кайта һәм шул кайтуыннан кире китми. «Нурсибә булмагач, кем булса да барыбер түгелмени?!» — дип кул селти Салават. Теләгәненә ирешсә дә, хыялдагы яры белән кавышса да, бәхет кояшы елмаерга ашыкмый Сәриягә. Бу гаиләгә Мәхәббәт галиҗәнаплары аяк та басмый. Ир көн-төн эчә. Ә бер-берсенә бик тә ерак булган ике җанны бәйләрлек сабый юк та юк... Табибларга күпме йөреп тә, файдасы булмагач, Сәрия имче карчыкка юнәлә.

— Кеше рәнҗеткәнсең. Мәңге олан йөзе күрәсең юк. Башка миңа килмә, имансыз бәндәләргә ярдәм итмим, — дигән җавап белән кайта...

Ә Нурсибә... Йөрәгенә ике яктан хыянәт хәнҗәре кадалса да, сер бирмәскә тырыша ул, бар күңелен укуга сала, авылга сирәк кайта. Их, бу авыл... Нигә шулай мәрхәмәтсез ул үзенең гөлдәй матур, акыллы кызына? Ник аңа яраларның һаман яңасын, тагы да хәтәррәген салып кына тора? Хәер, үзендә берничә юньсез бәндә яшәгәнгә авылның, аның халкының ни гаебе булсын? Авылның күңеле иркен, үзенең җылы кочагына һәр баласын сыйдыра ул.

Фаҗиганең яңасы да авылда була. Туган авылында... Нурсибәнең диплом эше язып йөргән көннәре. Әнисенә булышырга, бәрәңге утыртырга кайткан. Кичен боларга сулышына кабып, Шәит исемле егет йөгереп керә:

— Нурсибә, зинһар, булыш! Әнинең тыны бетә... 

Кыз бөтен эшен ташлап ярдәмгә йөгерә. Керсәләр, әнисе өйдә дә юк икән...

Егет исә аптырап калган кызга килеп ябыша... Әмма Нурсибә бирешми, нык тора. Ике арада көрәш башлана. Кызның карышуына, үзен кимсетүенә гарьләнгән Шәит шулчак әйтеп ташлый:

— Нәрсә кыланган буласың? Әллә кайчан минеке бит инде син! Әллә кайчан эшең беткән, юлың ачылган!

Шул сүз аның язмышын хәл итә. Нәфрәтеннән ярсыган кыз кулына пычак ала да, егеткә кадый...

Юк, үлми Шәит. Нурсибә аңа үзе үк беренче ярдәмне күрсәтә, үзе үк район больницасына озата бара. Ә яралы егет, ыңгыраша-ыңгыраша яный:

— Мин сине өтөрмәндә черетәм! һәм сүзендә тора да...

Уку, диплом, яшьлек, мәхәббәт, бәхет... — барысы, барысы кара томаннарга күмелә. Кызны дүрт елга хөкем итәләр. Төрмәдән ул бөтенләй башка кеше булып кайта, гүзәл Нурсибә сулган, шиңгән Көлсибәгә әйләнә... Югалган яшьлеген, бәхетен, мәхәббәтен ул да, сөйгәне кебек, хәмердән эзли башлый. Хәзер инде ул беркемгә кирәкми. Бары тик берәү генә, башын гаепле кешедәй иеп, кыз артыннан күләгәдәй ияреп йөри, бары тик берәү генә аны ихластан кызганып, бәхетле итәргә тели, чөнки бернигә карамый ярата ул Нурсибәне, бик тә, бик тә ярата. Ул кеше минем әтием була...
Менә шундый моңсу хикәя...

Мин — әтиемнең бердәнбер кызы.
Айрат та — әтисенең бердәнбер улы. Салават абый ничә тапкыр аны үзе белән ияртеп китте, ләкин Айрат барыбер йөгереп безгә кайта...

Безнең әниебез дә бар... Әнә ул мунча идәнендә кызы белән улын гына түгел, дөньяның үзен дә онытып, үлгән кешедәй йоклап ята. Ул минем кайтканымны да, киткәнемне дә белми калачак...

Безнең дә әниебез бар... Менә ич мин аның күлмәкләрен юам. Мин әниемнең чиста, матур булып йөрүен телим... Бар ул, бар безнең әниебез...

Тик йортыбыз гына әниле түгел…

Рәмзия Габделхакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бик кызганыч