Логотип Идель
Иҗат

ӘНИ СҮЗЕНЕҢ КАДЕРЕ

Җәйнең кояшлы бер иртәсе. Мин күземә кояш нурлары яктыртуыннан кинәт уянып киттем. «Ур-ра, бүген булса да кояш чыкты, яңгырлар ялкытты инде, бүген, ниһаять, кояш!» – дип, мин яхшы кәеф белән торып бастым.

«Кая әле, бүгенгә нинди һава торышы фаразлыйлар икән?» дигән уй белән мин телефонга кулымны суздым. Ачып карасам, ни күзләрем белән күрим: күршедә торган дус кызымнан ватсапка 33 хат килеп төшкән.

Инде аларның килеп төшүенә 1 сәгать вакыт узган! Сәгатькә күземне төшерүем булды, инде унберенче ярты икәнен күреп, хушым китте.

«Ничек мин шулай озак йоклаганмын?» дип, кат-кат үз-үземә сорау бирдем, тик җавап таба алмадым. Алсу ниләр язып ята икән? Мин телефонга үрелдем: «Сәлам, Гүзәл! Без кызлар белән су кереп кайтырга дип уйлаган идек, син ничек, барасыңмы? Тиз генә яз, вакыт юк, без инде әзер! Тииии-иииз!» дип 32 хәбәр җибәргән. 1 сәгать элек язылган хатка «барам», дип хәбәр бирүем булды, өйдән атылып та чыктым. Әнигә бу уй ошамавын беләм, шуңа күрә әйтеп тормаска уйладым. Эшләмичә уйнап йөргәннәрне яратмый ул.

Бакча артыннан качып-посып барганда, әни ерактан ук күреп алмасынмы? «Чү, кая җыендың, кызым? Әллә тагын уйнаргамы? Бар әле, бераз бакчада да эшләп ал!» – дип, дөнья кадәр эш кушты да чыгып китте.

Төшке сәгать бер. Мин, тамак ялгап алырга дип, чәй эчәргә утырдым. Ашап туйганда, инде сәгать өч тулып киткән иде. «Әле вакыт бар», – диеп, мин китап укырга киттем.

«Менә хәзер иң кызык җире булачак. Менә хәзер иң кызык җире булачак, менә хәзер...» Шулай дия торгач, 3 сәгать вакыт узып киткән! Әнинең 6да кайтасын белеп, мин бакчага таба чаптым. Тик соң иде, әни кайткан да шаккатып тора.

Әле миңа, әле түтәлгә карый. Мин оялып янәшәдә басып торам. Әни тиз-тиз өстен алыштырып чыкты да, эшкә тотынды. «Булышыйммы?» – дип сорадым, җавап бирмәде. Түтәл арасына кермәкче идем, кулымнан җитәкләп, бакчадан ук чыгарып җибәрде. Соңыннан мин гафу үтендем, әни сүзенең кадерен белә башладым, әни кушканчы ук йөгереп барып эшләргә өйрәндем!

Гүзәл Харисова Актаныш Сәләтле балалар гимназиясенең 6а сыйныф укучысы

Алия Мөхәмәткәримова рәсеме

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X