Логотип Идель
Иҗат

ӘНИ БҮЛӘГЕ

(хикәя)

Рамис, беренче класска укырга кереп, хәрефләрнең шактый өлешен үзләштергәч тә, шәһәрдә яшәп яткан әнисенә хат язды: “Кәдирлэ әни исәнме мин сине бик сагиндым син кайчан кайтасиң миңа сәпит апкайт ямэ дәү әни сәләм әйтә синен очен бик каигыла миңа курткы алырга акча салсын ди син әлэ дә тугызынчы транвай өртәсенмэ азамат кем белян уйнай мин бэренче кыласста уким дау әни миңа мәктәп фурмасы алды мин ботен хәлефне белям меңга хатле саный белям әнием мин сине бик котам...”

Малай, дәү әнисеннән яңа конверт сорап алды да, кәгазьне тигез генә итеп дүрткә бөгәрләп, конвертны теле белән чылатып ябештерде. Әнисенең адресын яхшы белсә дә, үз куллары белән язарга курыкты. Ялгыш берәр хата китсә, почтадагы апалар аңламаслар да, әнигә хат барып җитмәс... Дәү әнисенең, буыннары каткан бармакларын яза-яза, әкрен генә, тырыша-тырыша, балаларча тел очын чыгарып, адресны язганын карап утырды. Менә сөекле әнисенә хат әзер дә! Ул Рамиска шундый матур булып күренде! Чите челтәрле маркасына ягымлы елмайган “касманавыт” төшерелгән. Рамис аның исемен дә белә. Гагарин! Рамис та үскәч касманавыт булачак! Менә үссен генә әле, ракетага утырачак та, әнисе янына очачак! Малай конвертны җылы мич алдына куеп киптереп алды да, кичке урамда кар катыш яңгыр явуына карамастан, хатны күкрәк кесәсенә тыгып, урамга йөгерде. Кибет алдына эленгән зәңгәр почта тартмасына хатны нәзек бармаклары белән төрткәләп төшергәч, аска төштеме икән дип, тагын бер кат кулларын тыгып тикшерде. Зәңгәр тартмага өметле караш ташлады да, сикерә-атлый, дәү әнисенең өенә чапты. Кайткач малайның дәү әнисе белән һаман да хат турында сөйләшәсе килде:

– Дәү әни, хат шәһәргә ничә көндә барып җитә?

Дәү әнисе, күзләрен бәйләменнән аермыйча гына:

– Белмим инде... Бер атна барадыр..., – дип икеләнеп кенә җавап бирде.

Малай, бармакларын бөгә-бөгә, санады: бүген алтынчы декабрь, унөчендә әнисе хатны алачак. Рамис тынмады:

– Дәү әни, ә шәһәрдән хат күпме арада килә?

Дәү әнисе мондый катлаулы сорауларның җавабын белми иде. Шулай да, малайның күңелен төшермәс өчен:

– Шәһәрдән тиз килергә тиеш инде... Анда машина-мазар күп бит хат ташырга, – дип куйды. Рамис тагын, бармакларын бөгә-бөгә санады: ун көннән әнисеннән җавап килергә тиеш!

Икенче көнне мәктәптә Рамис әнисенә үзе хат язганын, аның җәйгә сәпит алып кайтасын мактанып сөйләде. Сәпитсез малайлар кызыга-кызыга тыңладылар. Сәпитле дә, әтиле дә, әниле дә Ильяс, исе китмичә генә: “Хэ, тапкансың мактанырлык нәрсә! Миңа әти үскәч матай ала! – дип, борынын чөерде. Рамис чынлап та аңа бик кызыга иде. Үзеннән дә зур сәпитеннән бигрәк, Ильясның өендә әтисе бар. Мәктәпкә барганда сумкасына кыстыбый, коймак салып, озатып куеп, каршы алган әнисе бар ...

Ә Рамисның әнисе шәһәрдә, бик тә, бик тә еракта яши. Ике ел элек ул Рамисны авылга, дәү әнисенә кайтарып куйды. Малай күпме генә көтсә дә, әнисе никтер кайтмады. Рамис әнисе белән шәһәрдә яшәгәнен әле дә бик яхшы хәтерли. Тулай торакның икенче катындагы бәләкәй генә бүлмәдә торалар иде алар. Әнисе трамвай йөртә. Рамис хәтта трамвайның номерын да истә калдырды – тугызынчы. Сменалы эштә эшләгән әнисе малайны атналыкка калдыра торган балалар бакчасына бирде. Башкаларны атнаның уртасында өйгә алып кайтып китсәләр, Рамисны әнисе җомга көнне дә бик соң килеп ала иде. Берничә тапкыр Рамисны, әнисе килмәгәч, тәрбияче апа үз өенә алып кайтып, үзендә кундырды. Балалар бакчасы эшләмәгән көннәрдә Рамис күбесенчә өйдә берүзе кала иде. Әнисе пешереп калдырган ашны көндез күрше Рүзилә апа җылытып бирә дә, алар аның улы Азамат белән көне буе уйныйлар. Бер-берсе белән ярыша-ярыша машина йөртәләр, кубиклардан йорт төзиләр, качыш уйныйлар, сүрәт төшерәләр... Ә әтисен Рамис хәтерләми дә диярлек. Тик әнисе сүзләреннән аның бик начар һәм “алкаш” икәнлеген генә белә... Рамиска башта үзләренә төрле-төрле зур абыйлар килүе ошый иде. Кайсы берсе тәмле туңдырма да алып килә. Тик әнисенең алар белән бергә утырып эчүләре генә ошамый иде малайга. Исергәндә аның әнисе бик үзгәрә. Бер дә юкка Рамиска кычкыра башлый. Я акырып елый. Кулларына зәңгәр бизәкләр төшкән абыйлар белән тавышлана башлыйлар. Андый көннәрдә малайны кунарга Рүзилә апасы үзенә алып чыга да, Азамат белән бергә йокларга яткыра. Рүзилә апасы да авыр сулый: “Нигә кирәк инде Розага бу төрмәдән башы чыкмаган нәрсәләр?!”

Шулай да Рамис әнисен бик тә ярата, бик тә сагына. Менә хат киткәнгә инде бүген бишенче көн. Тагын биш көннән әнисеннән хат киләчәк! Язган хатын әнисе алгач ничек гаҗәпләнәсен күз алдына китереп, малай татлы елмаеп куйды. Менә минем улым укырга-язарга да өйрәнгән! дип шак катачак аның әнисе. Ә җәйгә әнисе аңа сәпит алып кайтачак. Рамис инде үзе дә сәпит йөртә белә. Ильяс кызганмаганда кайчак аңа сәпитен биргәли дә. Рүлне ике кулың белән кысып тотып, сәпитнең сул як кырыеннан уң аягыңны рам астына тыгып, пидәлгә басасың да, тәгәрмәчләр әйләнеп киткәч, сул аягыңны да пидәлгә куеп, алмаш-тилмәш басасың. Ә сәпитнең утыргычына утырып йөрергә әле Илясның да, Рамисның да буйлары җитми. Шулай да ничек рәхәт Зәки абыйның тавыннан сәпит белән төшкәндә! Колакларда җил уйный! Машина да болай тиз йөрмидер! Менә булсын гына иде әле аның үз сәпите! Сәпитсез малайларга да бирер иде ул йөртеп карарга... Әни, кайчан кайтасың инде син?..

Малай ничек кенә хыялланып көтсә дә, әнисеннән җавап хаты унберенче көнне дә, унбишенче көнне дә килмәде. Рамис, нигә әни хат язмый? дип дәү әнисен җәфалап бетерде. Дәү әнисе, вакыты юктыр әниеңнең, дип авыр сулады гына. Рамис әнисенә тагын хат җибәрде. Бәлки, тегесен алмагандыр әнисе... Бу юлы ул язган юлларга горурланып карап торды. Ноктасы да, өтере дә урынында кебек... Менә әнисе мактаячак аны! Бер-ике айдан әнисеннән җавап килде. Кыска гына хатында, авыр тормышыннан зарланып, бүтән акча сорамагыз, дигән. Эш хакым аз, җыештыручы булып эшлим, трамвай йөртүчедән кудылар, дигән. Никтер Рамис турында сорамаган да... Дәү әнисе, үзе утырып, күз яшьләрен яулык очы белән сөртә-сөртә, Рамис таный алмаслык кәкре-бөкре хәрефләр белән озын-озын җавап язды. Рамис күпме тырышса да өзек-өзек сүзләрдән башка берни ни аңламады: "... балам, Роза, ... эчмә балаң хакына...". Рамисның күз алдына тагын караватында исереп яткан әнисе, беләкләре зәңгәр бизәкле абыйлар килде... Малай дәү әнисенең хаты астына үзеннән берничә җөмлә өстәп куйды: “Әни, без сине дәү әни белән бик көтәбез. Сәпит алырга акчаң булмаса апкайтма. Тик эчмә, яме. Кайт инде тизрәк, әни”.

Бармак бөгеп, айларны саный-саный торгач, бәләкәй кешенең сигезенче җәе дә килеп җитте. Рамис беренче сыйныфны бетерде! Укырга-язарга, хисапка өйрәнде. Өр-яңа, елкылдап торган сәпит күтәреп, әнисе кайтыр дигән өметен өзмәде әле малай. Тышка чыккан арада да урам башына күз салмый калмады. Беркөнне Рамис ишек алдында уйнап ятканда, капкадан бер кулы белән таякка таянган, икенче кулына сәпит тоткан дәү әнисе керде. Каршысына йөгереп килгән оныгының башыннан сыйпап: “Балакаем, менә әниеңнән сиңа бүләк, почта аша сәпит җибәргән”, – диде. Кызы Розаның төрмәдән чыккан әшнәсе тарафыннан үтерелүе хакындагы телеграмманы ул инде ике атна камзул кесәсендә йөртә иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эх шул эчеу ,купмелернен, башына ж,ите