Логотип Идель
Иҗат

НИҺАЯТЬ, ТАТАРЧА КЛАВИАТУРА!

Син клавиатурада, бер телдән икенче телгә күчкәндә, SHIFT+ALT кнопкаларына басып җәфаланасың? Тагын шулай була - текстыңны язып бетергәч кенә күз төшерсәң, ул бөтенләй икенче телдә басылган. «Нишләп әле һаман татарча клавиатура уйлап тапмаганнар икән?» дигән сорау бирүчеләр дә бар иде. Бүгеннән башлап, бер проблемага кимрәк булачак, дуслар. Үзебезнең татар егете татарча клавиатураны уйлап тапкан! Аның чыкканын гына көтәсе калды.

Бу кешенең исеме - Илдар Әюпов. Ул «Теория» дизайн студиясе директоры. Татарча клавиатура булмау мәсьәләсе аны да инде күптәннән борчыган. Тик бу эшне башкалардан көтмәгән, ә үзе башкарып чыккан! Аның командасында бу проект өстендә барлыгы өч кеше эшләгән.

Яңа татарча клавиатура «Басма» дип атала. Анда алты татар хәрефе – Ә, Ң, Җ, Ө, Ү, Һ кергән. Алар клавиатураның уртасында урнашачак. Чөнки хәрефләрне җыйганда уң һәм сул кул чикләре шунда була икән. Яңа алты кнопка өстәлгәннән соң, клавиатурада бер нәрсә дә үзгәрми, ул бары тик киңәя генә. Ә нокта һәм өтер өчен аерым клавишалар була. «Ялкын» татарча клавиатураны каян һәм кайчан сатып алырга икәнлеген татарча клавиатураны уйлап табучы Илдар Әюповтан белеште:

– Татарча клавиатура булмау проблемасын хәл итәргә Сез кайчаннан алындыгыз?

– 2016 елның ноябреннән башлап. Без «Теория» дизайн студиясендә соңгы берничә елда татарча проектлар эшлибез. Мисал өчен, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы өчен татар теле дәреслекләрен, «Әлбәттә» проектын ясыйбыз. Татарча текстларны җыйганда, бер телдән икенче телгә күчәргә, татарча клавиатура булмау проблемасы белән еш очрашырга туры килә иде. Шуңа да үзебезгә кагылган проблеманы үзебез хәл итәргә алындык. Аның идеясе инде 2-3 ел элек туды. Клавиатураның беренче вариантлары яз көне әзер булды.

– Татарча клавиатура проекты инде тулысынча эшләнелеп беткәнме?

– Әлегә юк. Аның каралама варианты гына әзер. Төгәлрәк әйтсәк, клавиатураның эчке өлеше, ягъни микросхемасы һәм басма палатасы (печатная палата) әзер. Корпусын эшләргә кирәк әле.

– Яңа клавиатурада татар теленнән рус теленә, рустан – татарга күчү өчен, SHIFT+ALT кнопкаларына басарга кирәк булмаячак икән!

– Әйе, ягъни русча да, татарча да бер тел раскладкасында гына язачаксыз. Татар хәрефләре аерым клавиашаларда, ә русныкы башка клавишаларда булачак. Бу кнопкалар бер-берсе белән кисешмәячәк.

[embed]http://teorius.ru/img/Keyboard_Final.webm[/embed]

 

– Татарча клавиатураны киң җәмәгатьчелеккә кайчан чыгарырга җыенасыз?

– Хәзер без planeta.ru краудфандинг платформасында аны чыгару өчен акча җыябыз. Бу эш тәмамланганнан соң, 2-3 айдан, ягъни 2018 елның башында татарча клавиатура чыгарырга өметләнәбез. Без җитештерү линиясен (корпус, дизайн эшләү, аларны көйләү) башлап җибәрү өчен 1 миллион сум күләмендә акча җыябыз. Җитештерү линиясе Кытайның Шэньчжэнь шәһәрендә урнашачак. Тагын бер миллион сум акча таләп ителә. Ул һәрбер клавиатура (аңа кергән эш хакы һәм материаллар) өчен түләргә кирәк булачак. Анысын үзебез капларга җыенабыз. Татарча клавиатураны безнең илдә чыгарсак, ул берничә тапкырга кыйммәтрәк булыр иде.

– Клавиатураны кайчан чыгарырга планлаштырасыз?

– Өлгерсәк, февральләрдә, дип өмет итеп торабыз. Җитештерү линиясен булдыргач, аны бер-ике атнада чыгарып булачак.

– Әгәр мин өйгә шушы татарча клавиатураны гына сатып алсам да, ул минем компьютерда эшләячәкме?

– Эшләячәк, әлбәттә. Аның өчен яңадан компьютер сатып алу кирәкми. Татарча клавиатура, гади клавиатура кебек, автоматик рәвештә эшләп китәчәк.

– Бер татарча клавиатура күпмегә чыгачак?

– Хәзергә без аның бәясен төгәл әйтә алмыйбыз. Чөнки продуктның хакына таможня да зур роль уйный. Ләкин якынча 3 мең сум булыр, дип уйлыйбыз. Хәзер гади клавиатура 1500 сум тора.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Фотолар http://teorius.ru/klaviatura/ сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев