Логотип Идель
Иҗат

МОҢЛЫ ЧИШМӘ КАЙТАВАЗЫ

Җәй... Җылы җәй... Шаян җилкәй минем аркамны акрын гына сыйпап үтә. Якты кояш мине үзенең нурлары белән назлый, иркәли иде сыман. Болытлар зәңгәрсу күк йөзендә мине үртәп рәхәтләнеп йөзеп йөриләр. Кызыгам да шул мин аларга: үз көйләре белән һаман да шул бер якка гына агылалар да агылалар. Дөрес, кояшның әле күренә генә башлаган чагы. Тау артында урнашкач, авыл да әле торып, уянып кына киләдер. Барысы да шул көндәгечә инде, үзгәреш юк кебек, тик, шулай да, күңелем сизә: нидер булыр шикелле. Бу уйлар мине чолгап алдылар, соңыннан бөтенләй ирексездән мин үземне кая куярга белмәдем, бары җылы кояш кына юата, күңелсезләнергә бирми иде. Әйе, без бу дөньяда кояшсыз ничек яшәр идек? Яшәп булыр идеме соң? Хәер, юк шул. Җир шарын кояшсыз күз алдына китерергә дә уңайсыз хәтта. Табигать ансыз күптән үләр иде, аллы-гөлле чәчәкләр, үсентеләр дә мәңгегә сулыр, кояш энергиясеннән башка кешеләр эшләүдән, яшәүдән туктар иделәр.

Авыл чатындагы көмеш төсле чиста чишмә дә кояш нурларында иркәләнеп, уйнап ята иде. Ул да каядыр ашыга әле. Су өстендәге зур-зур ташлар гына, ачу китереп чишмә агымын тындырып, бераз басып торалар. Авылда тыныч, рәхәт, саф һава бөркелеп тора. Тирә-якка чыршы исе, чәчәкләр, бал исе таралган. Эш тә монда гөрләп бара, кояш чыгуга бар халык, солдатлар кебек торып, эшкә тотыналар. Иртәләрен малларны карау, сыер саву, көтү чыгару аларның гадәтенә кергән. Монысы беткәч, кешеләр инде үз эшләренә ашыгалар. Җәй буе комбайн, тракторлар басудан төшми, караңгыга кадәр эшләрен туктатмыйлар. Кояш белән бергә чыгып китәләр, ай яктысы белән кире әйләнеп кайталар. Кыскасы, авылда шул ук, барысы да искечә.

Шәһәрдә ниндирәк хәлләр икән, карап узыйк әле. Әйе, чыннан да, кала көннән көн үсә, зурая. Андагы халык та эштән туктамый, һәрберсе каядыр ашыга, агыла. Урамда өлкән яшьтәгеләр бик күренми дә, күбесе балалар, яшьләр, урта яшьтәгеләр. Кайсыдыр эшкә ашыга, кайсыдыр – очрашуга, башкаларының кунакка, күңелле ял итәргә баруларыдыр. Яшьләрнең күпчелеге – студентлар, уку йортларына ашыгалар, ахрысы. Балалар мәйданчыгында да тавышның тынганы юк. Бер уйласаң монда да шул галәмәт. Эшнең бетәсе юк. «Эшленең көне җитми, эшсезнең көне үтми», – дигәнме әле безнең борынгылар. Чыннан да, адәм баласы бу дөньяга эшләп көн күрергә туган. Эшләү – беркайчан да яманга илтми.

***

Дүшәмбе, сишәмбе, чәршәмбе, пәнҗешәмбе, җомга, шимбә. Бу атна да бик тиз үтеп китте бугай. Алчәчәк өчен бигрәк тә. Ул инде имтиханнарын теге атнада ук тапшырып бетереп, көннәрне кат-кат санап, авылга кайтырга ашкынды. Әнисен, әтисен, бабасын, абыйсын, туган җирен беркайчан да онытасы түгел ул. Алар Алчәчәкнең исеннән бер минутка да чыкмадылар. Нишләтәсең, авыл баласы шул ул, авыл төсе сеңгән аңарга. Монда ул дуслары белән балалар бакчасына йөргән, сыйныфташлары белән авыл мәктәбен тәмамлаган. Якын кешеләре, авылдашлары, дуслары белән гомеренең иң матур мизгелләрен бергә уздырган. Ул абыйсын аеруча якын итә иде. Читтән карап торсаң бу аның кадәр сизелми дә, ләкин күңеленә тирәнрәк үтеп керсәк аның яратуы ап-ачык күренә. Гадәттә, апайлар белән сеңелләр, абыйлар белән энеләр күбрәк аралашалар, бер-берсен якын итәләр, аңлыйлар, апалы-энеле, абыйлы-сеңеллеләр арасында ниндидер киртә, каршылык ята диләр. Миңа бу сүзләрне, чыннан да, дөрес дип, исбатлау авыр. Уйлап карасаң бәлки бу сүзләр дөрес тә түгелдер. Анысы миңа әле җавапсыз сорау гына булып тоелды. Хәер, яраткан абыйсы, көчле терәге, ышанычлы сакчысы булган сеңелгә бу мөһим дә түгел.

Кояш баткан иде инде. Алчәчәк туган авылына да кайтып төште. Ни генә дисәң дә, туган җир – туган җир инде ул. Җырларда җырланган кебек:                                                             

Исем китми читтә үскән

Әфлисунга, бананга

Ачы булса да, гашыйк мин

Миләш белән баланга.

Үз җирең йөрәккә аеруча да якын.  Күрәсең, авыл да Алчәчәкне бик сагындырган.

Икенче көнгә кыз иртән торып, өй тирәләрен җыештыру ягын карады. Башта бүлмә идәннәрен сыпырып чыкты, тузан кунган җирләрне бер кат яхшылап сөртеп алды. Соңыннан өй алдына чыгып керде, андагы шкаф эчләрен, кием-мазарларны тәртипкә китерде. Ишек янына юнәлгәндә генә аның күзенә кызыл бизәкле искерәк янчык чалынды. Эчтә хатирәләр чуалышы, хисләр диапазоны хасил булды. Күзләрдән мөлдерәмә яшь агып төште. Бу вакытта еламыйча, үз-үзеңне тыеп калу бик, бик авыр иде. Күпьеллык хатирәләр күз алдында бер минутлык трейлер булып чагылды. Гади янчык түгел бу, юк, гади түгел. Мине чын байлык, акчалы янчык табу бәхетеннән, шатлыгыннан елый, диеп уйлый күрмәгез, юк, бу алай түгел. Әйе, бу – байлык, бу – хатирәләр байлыгы. Әбиемнең төсе итеп саклаган бизәкле янчык. Никадәр авыр булса да, әбиемне, аның белән булган хатирәләрне мин онытырга ашыкмадым. Ничек онытыйм ди? Мәет кырыенда читтә посып, үксеп-үксеп елаганымны сиздермәскә тырышып басып торуым, газиз кешемнең кире торуы өметсезлеккә чыккач та, хәсрәт тулы күзләрем белән мәрхүмә әбиемә үпкәләп, юксынып карауларым әле дә исемдә. Истә, кичәгедәй истә. Табибә һөнәрен сайлауда да бер этәргеч булып торды ул. Минем дә кешеләргә бераз булса да булышасым, гомерләрен саклап каласым килде. Ышанам, әбием минем белән горурланыр иде. Онык белән әби-бабай арасындагы ярату бөтенләй үзгә. Дөрес әйтәләр: безнең балачагыбыз да, безне сабый бала итеп күргән кешеләр вафат булгач кына, узып китә...

Абый белән мине дә беренче тапкыр баян классына алып килүче ул иде. Безне тәрбияләүгә ул да зур өлеш кертте. Әбием – тальян гармун төймәләре кебек дәртле, чыңлы, җырлардагы ноталар кебек чиста нурлы саф иде. Җиләккә йөрүләр дә, су буйларында бергә бәбкә саклаулар да, әтием белән әнием өйдә булмаганда, чебешләрне карау, урамнар әйләнү, кич утырулар, кибетләргә йөрүләр дә – барысы да истә.

Авыр, нык авыр. Югалтулар никадәр генә авырдан бирелсә дә, без беребезнең дә мәңгелеккә килмәгәнен истә тотарга, Аллаһка якынаю ягын карарга тиеш. Шуңа күрә, ата-аналарга, әби-бабайларга булган рәхмәт сүзләре әйтеп бетергесез күп һәм аларны без үзебезнең дөрес адымнарыбыз белән дә белдерсәк иде. Әсәрдәге Алчәчәк тә – шуның сафында. Ул да әби кызы, анда да әбисе төсе бар.

Азалия Сабитова, Арча районы Ашытбаш урта мәктәбенең 8 нче сыйныф укучысы                      

Алия Мөхәмәткәримова рәсеме                          

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X