Логотип Идель
Иҗат

МИНЕМ ӘБИЕМ – СУГЫШ ЧОРЫ БАЛАСЫ

– Әни, безнең әти кайткан. Әти кайткан. Әни, әни кара әле, ул бит безнең әти – дип, ике малай  бакча сукмагыннан  атлап килүче солдат каршына йөгерә.

– Әнием, әнием, ул минем дә әтием бит име, әтием, әтием, – дип,  бәләкәй  Диләфрүз дә, вак бәрәңгеләр тутырылган кечкенә чиләген тотып атып, абыйлары артыннан бер тапкыр да күрмәгән әтисе каршына йөгерә...

Ул көннәр бик еракта калса да, аларны һич кенә дә күңелдән сызып атып булмый.

1941 елның 22 нче июнь таңы. Җан өшеткеч хәбәр тарала. Сугыш башланган. Яше тулган барлык ир-егетләрне сугышка озаталар. Аккүль Бигәнәй авылында яшәүче Гыйләҗиев Ибраһим абыйга да хәбәр килә. 5 һәм 3 яшьлек ике улын кысып кочаклап, 3 айлык кызы Диләфрүзне кулына алып, әнисе һәм хатыны Минниса белән саубуллашканда ул болай ди:

– Без дошманны җиңеп кайтырбыз, әнкәй. Миннисаны ташлама, аңа ярдәм ит. Сыерны асрарга тырышыгыз, ач булмассыз. Балаларны саклагыз.

Ибраһим сугыш кырыннан гаиләсенә хатлар юллый, ә хатыны Минниса иренең исән-сау булуына сөенеп, тылда тырышып-тырышып хезмәт куя.  Кайнанасы Хөсниямал балаларны карап, йорт эшләрендә булышып  килененә ярдәм итә .

Сугыш, сугыш...

Бик күп корбаннар, югалтулар сорый. Әмма совет солдатларының бердәмлеге һәм дә тырышлыклары бушка китми – 1945 елның 9 нчы маенда 4 ел буе барган сугыш бетеп, Бөек Җиңү килә.

Сугышта исән калган солдатлар берәм-берәм өйләренә кайталар.

Авыл халкы чәчә, урагын ура. Көз. Халык бәрәңге казый. Октябрьнең 7се. Көн бик матур, кояшлы. Әниләре казыган бәрәңгене малайлар чүпләп болдырга ташыйлар. Нәкъ шул көнне кечкенә Диләфрүз беренче тапкыр "әти" сүзен әйтеп, сугыштан кайткан әтисен кочаклап үбә...

Йортта әтиле тормыш башлана. Бер бер артлы 4 малай һәм бер кыз дөньяга килә. Абыйлары өйләнеп башлы-күзле булгач, Диләфрүзгә дә чират җитә. Ул 19 яше тулганда күрше Сатыш авылына, тирә-якта дан тоткан Билал бабай нигезенә килен булып төшә. Алар ире Рафаэль белән бер-берсен яратып гомер итәләр. Рафаэль абый колхозда җитәкче урыннарда эшләсә, ә Диләфрүз апа фермада сыер сава. Бер-бер артлы дүрт балалары туа. Яңа йорт салалар.  Тик бу йортта бергә яши алмый ала. Рафаэль абый 42 яшендә кинәт йөрәк өянәгеннән үлеп китә. Ир үлде дип артыннан үлеп булмый. Йортта мал-туарлар да, 4 бала да, олы яшьтәге кайнана-кайнатада  кечкенә генә буйлы  Диләфрүз өстендә бит.  Иренең вафатыннан соң 4 ел үткәч кайнанасы,  тагын 6 елдан соң кайнатасы  Билал бабай да киленнәренең тәрбиясендә яшәп мәңгелек  йортларына күчәләр.

‌Олыларның хәер-догасы белән

Диләфрүзнең балалары да бик тәртипле булып үсеп, тормышта бүген үз урыннарын таптылар.  Сугыш чоры баласы "кечкенә Диләфрүз" – минем әниемнең әбисе, без, оныкчыкларының дәү әбисе.

Аның бүген 10 оныгы, әлегә 8 оныкчыгы бар. Илебез халкы бөек җиңүнең 75 еллыгын каршы алганда баларына хөрмәтле. Әни, онык-оныкчыкларга кадерле Дәү әби булып үз нигезендә олы кызы Венера тәрбиясендә 80 нче язына аяк атлый.  Без аңа балаларының, онык-оныкчыкларының уңышларына сөенеп, сау - сәламәт булып, күңел тынычлыгында яшәвен телибез.

Ильвина ШӘЙХУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев