Логотип Идель
Иҗат

МИН ЮЛЛАРДА СИНЕ ЭЗЛӘДЕМ

...Таш кыяның бәләкәй генә чыгып торган урынына соңгы көче белән ябышкан Ринасның хәле бетә бара, ул торган саен көчсезләнә бара... Икенче кулында автомат. Аны ташларга ярамый. Аста–  төпсез упкын. Ул егетнең аякларына, бөтен гәүдәсенә сарылган, ябышкан да, аны аска, үз кочагына суыра. Ә егетнең яшисе килә! Аңа бит әле унтугыз яшь кенә... Чит илнең рәхимсез кояшы аның күзләрен яндыра. Өстән кемдер, ябыш, ябыш миңа, дип кычкыра-кычкыра кулларын суза. Ринасның агарган бармаклары кыядан аерыла һәм ул... очлы кыяларга бәрелә-бәрелә, караңгы упкынга тәгәрәп төшеп китә... Тирә-якны уратып алган күксел таулар егетнең җан ачысы белән кычкырган тавышына кушыла: “Аааааа... ааааа...” Ринас, атылып, упкын ташларына якыная бара... һәм кычкыра-кычкыра уянып китә... Ирнең куркудан киң ачылган күзләре түшәмне, диварны капшап шуышты. Ул әле булса кайда икәнлеген аңлый алмады. Янында яткан хатыны Ольганың, тагын саташа, төнлә дә тынычлык юк, дип авыр сулый-сулый, уфтана-уфтана, мендәрен күтәреп икенче бүлмәгә чыгып киткәнен күргәч кенә, Ринас Әфганның таулы-ташлы җирендә түгел, үз өендә ятканын аңлады. Бар көче белән йомарланган, бер-берсенә ябышкан, кан качкан бармакларын Ринас озак кына яза алмады. Авыр төше аны һаман җибәрергә теләмәде. Таштай каткан кулларын иңеннән хәтле селки-селки, чак хәрәкәткә китерде дә маңгаена бәреп чыккан салкын тирләрен сөртте, күкрәген уды, башын кысып тотты. Уфф... Уяу чагында ничек булса да уйланмаска теләп, авыр хатирәләрдән зиһенен читкә юнәлтергә, онытырга тырышса, төннәрен Әфган тагын аның миен суырды, тынычлыгын алды. Төннең яртысы гына булуына карамастан, йокы качкан иде инде. Балконга чыгып бер-бер артлы берничә тәмәке тартып кергәч кенә, Ринас бераз тынычланган кебек булды. Ничек булса да әзрәк йоклап алырга кирәк. Иртәгә тагын “баранка” артына утырасы. Фельдшер тагын Ринасның кызарган күзләрен күреп сораячак: “Тагын төн йокламадыңмы? Кан басымың нигә югары? Ничек чыгарыйм мин сине рейска?!” Ә яшәргә ничек тә кирәк... Ятагында әйләнгәләп күпме ятса да, ирнең күзләренә йокы кермәде. Йокысызлык кешене арыта, алҗыта, көчен суыра, хәлен ала. Балаларча ваемсыз, төн буена бүленмәгән йокы белән йоклаганын Ринас хәтерләми дә инде. Хәер, балачакта кул-аякларын төрле якка ташлап, татлы төшләр күрә-күрә, өстендә әтәч кычкырып йөрсә дә, рәхәтләнеп  сәндерәдә йоклый иде. Хәтта төшләрендә биек тау башыннан канатланып оча да иде. Төштә ул хәзер дә оча... Тик упкынга оча... Шул бер кайгысыз чаклар да инде төштә калган кебек кенә. Бүгенге белән ул ваемсыз чакларның арасына канлы, үтерешле Әфган керде һәм егетне бәхетле елларыннан мәңгегә аерды. Буйга җиткән биш баласыннан соң әнисе аны кырык яшендә табып, үчтеки-үчтеки итеп, иркәләп үстергән төпчек малайның башын чит-ят илдәге дәһшәтле сугышка китереп тыктылар. Беркем аның ризалыгын сорамады. Авылдан да чыкканы булмаган егет ерак илләрне күрде. Хәтфә үләнне таптап үскән аяклары чит илнең таш-комлы җиренә аяк басты. Рогаткадан башка корал тотмаган кулларына, бераз өйрәткәч, автомат тоттырдылар. Сугышырга өйрәттеләр. Син үтермәсәң, сине үтерәчәкләр! Туган өендә мал суярга да курыккан кулларын дошманны үтерергә өйрәттеләр. Хәер, үзара гомер буена сугышып яшәгән, кулларыннан корал төшермәгән бу ят халык кабиләләрен Ринас күңелендә чын дошманнары итеп тоя алмады. Солдат буларак, ул, бәясенә карамыйча, бирелгән карарны, приказны үтәргә тиеш. Гомере бәһасе белән дә үтәргә тиеш, чөнки ул – солдат. Присяга, ант – чын солдат өчен коры сүзләр генә түгел. Үсеп буйга җиткәч, ир кеше – ил кешесе шул. Илең ни әйтсә, шуны үтисең. Ниләр генә үтми, ниләр генә күрми ир-егеткәй белән ат башы, димәсләр иде... 

Кулын баш астына куеп, түшәмнән күзләрен алмый яткан Ринасның уйлары тагын үзеннән-үзе шул елларга кайтты. Еллар дип, еллар да түгел, санлы айлар гына булды Ринас Әфганда, тик шаукымы гына елларга, бөтен гомеренә сузылды шул. Ул җәһәннәмдә үткән һәр көн авырлыгы белән елга тиң шул. Шуңа күрә Ринас бүген үзен йөз яшьлек карт итеп тоя. Арыды ул. Болай яшәп арыды. Кырык яшендә картайды. Нигә хәтерне кисеп алып ташлап булмый икән?! Ничек онытырга? Ничек тагын яши башларга? Йөрәккә әз булса да тынычлык кайдан алырга? Үзенең генә түгел, гаиләсенең дә тынычлыгын ала. Ринас монда да гаепле... Хатыны Ольга аны аңлый аламы соң?! Сугыш турында кинодан гына күреп белгән, яу хакында күп булса бер-ике китап укыган хатын егерме яшендә чәчләренә чал кергән егетне аңлый аламы соң?! Йөрәгенә сыймаган ачысы тулышканда яки сирәк-мирәк эләккән хәмер парлары тәэсирендә ир кеше хатыны белән эчендәген бүлешәсе килгән чаклары да булмады түгел. Тик авыр уйлар уйлап, хатынның үз тынычлыгын бозасы килмәде: “Сөйләмә миңа. Мин куркам...” Әйе, кирәкми, белмәсен. Белмәве хәерлерәк...  

Ринас, торып, улы йоклаган бүлмәнең ишеген ачып карады. Сигез яшьлек Сережа әнисенең кочагына сыенган да төшендә елмая-елмая йоклый... Әнисе янында ничек рәхәт аңа... “Яхшы әти дә була алмыйм сиңа, улым...” Ә Ринас монда артык. Ул монда беркемгә дә кирәкми. Ул монда чит-ят... Үзе дә теләмәстән, ирнең хәтеренә тагын Әфган кайтты. Унтугыз яшьлек егет, дошман минасына эләгеп яралангач, үлем түшәгендә ятканда күз яшьләрен тыя алмады... Үзен үлгәнгә санап... Тумаган баласын кызганып... Күзәнәге дә булмаган баласын үзе белән бергә үлгәнгә санап... Үзен дәвамсыз санап...  Анда, кан-үлем эчендә бу тыныч тормыш буй җитмәслек ерак бәхет булып тоела иде. Бүген хатыны да бар, баласы да. Баш очында аны эзләп пуля сызгырмый... Нигә соң ул үзен бәхетле тоя алмый?! Күңелендә көйрәгән сугыш шаукымы булган бәхетен тоярга ирек бирми. Аны каплый... Бу тыныч, якты дөньяны, аның вак-төяк шатлыкларын, зур куанычларын күрергә бирми. Ничек тынычланырга да, ничек басарга җан сызлавын?! Хәмер аша тынычлык тапкан иптәшләренә Ринас кайчак кызыгып та куя. Юк шул, аракы да Ринаска ярдәм итә алмый. Аракыдан ул үз-үзен белештермәгән җанварга әверелә... Чынбарлык белән үз арасында торган киртәне ватарга, җимерергә кирәк... Артка, төпсез упкынга суырган үткәненнән котылып, таш кыя өстендә кулын сузып басып торган бу дөньяга ничек тә чыгарга, күтәрелергә кирәк... Хатыным, Ольгам, бир миңа кулларыңны, җибәрмә... Төшермә мине упкынга... Бу тормышта иң якын кешем син бит... Кем мине тартып чыгарыр? Ярат мине! Дәвала мәхәббәтең белән йөрәк яраларымны! Син бит хатын-кыз! Сыйпа мине күкрәгемнән! Сыйпа йөрәгемне! Ишетмисең... Минем ачыргаланып кычкырган җан авазларымны ишетмисең... Куеныңда ятар урында, ишек төбендә хәер сорашкан кебек басып торам... Дәшмисең... Сиңа барыбер... Мин синең тыныч тормышың өчен комачау гына шул бүген... Кавышканда яратам, дидең... Мин ышандым... Яратуың белән мине тормышка кайтарырсың дип беркатлылыгым белән ышандым... Хәзер үземне дә, сине дә кызганам. Син дә бәхетле түгел минем белән... Бәхетсез ата-ана янында бала ничек бәхетле булсын?! 
Ишек төбендә басып торган килеш, изрәп яткан хатыны белән улына  бер тын карап торды да, Ринас, киенеп, эшенә юнәлде. Тик төнге шик-шөбһәләре юкка булмаган икән, кан басымын үлчәп, йөрәген тыңлап караганнан соң, аны рейска чыгармадылар. Фельдшер, сиңа дәваланырга кирәк, дип, Ринаска хастаханәгә юллама язып бирде. Берникадәр вакыттан соң Ринасны җитәкче үз янына чакырып алды. Дәваланып, терелеп кайтасың, файдасы булмаса, каравылчы итеп күчерәм, дип шарт куйгач, Ринас эшеннән китәргә гариза язды. Башкача ул өенә кайтмады. Хатыны белән икесен бәйләп торган бердәнбер нечкә җеп − акча – ул да шартлап өзелде.  

Ринас ике ай буена ары сугылды, бире сугылды, юньле эш таба алмады. Кайчандыр чит илдә кулына корал тотып, сугышны үткән, рухы сынган, үзгәргән кешегә бик ышанып бармадылар. Бу тормышка яраклаша алмаган, кирәге калмаган итеп карадылар аңа. Ачыктан-ачык әйтүче булмаса да, эшкә алмадылар. Яуда данлы батыр саналган егетләр, иленә кайту белән беркемгә дә кирәкми. Алар кылган батырлыкка да вакыт үтү белән икенче бәһа бирелә... Ринасның куллары баранканы сагынды. Юлда йөргәндә бераз онытылып торган күңеле тагын юллар киңлегенә ашкынды. Тик аңа дөнья юлны да япты. Ике ай буена Ринас кайда туры килсә, шунда яшәде. Дус-ишләрен җиләтсә, вокзалда йоклады. Йөкче булып эшләп, юлга бераз акча юнәтә алганда туган авылына, картайган әнисе янына кайтып килгәләде. Хатынын, баласын ташлаганын, эшсез калганлыгын әнисенә әйтмәсә дә, Зөләйха карчыкның йөрәге, баласының сүнгән күз карашыннан күреп, аның тормышы бал да май түгеллеген сизенде. Кал үземнең янымда гына, эш тапмасаң, мал тотарсың, кешечә яшәп китәрсең, дип әйтеп карады. Ринастан күпкә олырак абый-апалары еракка, үз яннарына чакырып карадылар. Аның җаны беркайда да тынычлык тапмады. Башта үз күңеленә урын табарга кирәк. Үз җаныңа урын тапсаң, дөньяда да урын табыла... Ринас үзен-үзе бер җирдән икенче җиргә куды да куды. Беркайда да туктый алмады. Аның бер җирдә дә көткән, аңлаган кешесе юк иде. Төнге саташулары дәвам итте. “Учебкадан” башлап бергә хезмәт иткән, ут-суны бергә үтеп һәлак булган иптәшләре, цинк табутларыннан чыгып, төннәрен аны эзәрлекләде. Ике дистә ел үтсә дә, Ринас аларның күзләрен оныта алмады. Алар юк... Ринас исән... Аларның вакытсыз үлеме өчен Ринас әле булса үз гаебен тоя. Алар юк, ә Ринас исән... Бәлки, алар белән бергә ятып калса, бу хәтле авыр булмас иде... 

Кайчандыр язмышын сындырган Әфган бу юлы өметен югалткан иргә ярдәм итте. Бергә сугыш корымын сулаган бер иптәше эшкә урнашырга булышты. Бер байга еракка зур гына йөк машинасы йөртүче кирәк. Анда кан басымын, синең тазамы-түгелме икәнлегеңне тикшерүче юк, диде. Икенче көнне Ринас юлда иде инде. Дальнобойщик.... Элекке эшендә еракларга йөргәне булса да, бу һөнәрне Ринас яңа яктан ачты. Хәрби хезмәттә өйрәнгән алымнары юлбасарларга каршы торырга ярдәм итте. Намусын саткан юл хәрәкәте хезмәткәрләре белән эшне көйләргә өйрәнде. Төннәрен йоклый алмавы да ул хәтле борчымады. Арыган чакта юл читендә йоклап, ял итеп алды. Җиңел түгел иде. Тик хәзер аның эше бар! Кайчандыр үзен якларга җибәреп, хәзер чит типкән илгә ышанычы калмаган чакта халык күралмаган бер бай аны үз канаты астына алды. Ринаска байга эшлиме, ярлыгамы, барыбер. Аңа ничек тә яшәргә кирәк... Ул тагын юлда! Кырык яшьлек ирнең ярты гомере юлда үтте. Ул үз гомерендә юлларның төрлесен күрде. Яктысын, караңгысын, карлы-бозлысын, тигезен, баткагын, юешен, таулы-чокырлысын... Хәтта сугыш юлларын дә үтте... Башка “куроклар” белән бергә уналты ай да унсигез көн буена ул Кабул юлын саклады. Әйтүе генә җиңел... Шуңа күрә яңа эшендәге авырлык аның өчен авырлык түгел иде. Машинасы аның йортына әверелде. Сирәк кенә эләккән ял көннәрендә дә Ринас машина кабинасында яшәде.  

Йөкле машина ул авырлы хатын кебек. Ул-бу булса, аварга гына тора. Шуңа күрә Ринас, көн торышына карап, һәр юлның холкын белә. Юеш, яңгырлы юлда коры чактагы кебек куарга уйлама да. Монда тукталу арасы да икенче. Алдагы машина белән араны чамалап тот. Тормозга кинәт кенә бар көчең белән бассаң да, йөкле машинаның туктарга уенда да юк. Арттагы шыгрым тулы йөк сине алга, юл читенә, һәлакәткә этә. Аннары, син юлда үзең генә түгел. Яннан выжлап үткән бихисап юлчыларның да яшисе килә. Машина йөртүчеләр үзе өчен генә түгел, бер-берсе өчен дә җаваплы. Аларның да мең төрлесе бар. Юньләп йөртә белмәгәне бар, башбаштаклары бар, исерекләре бар... Әллә ничә чакрым арадан син аларны күрә, таный белергә, һәлакәтне алдан кисәтергә тиешсең. Юлдагы меңәрләгән “форточкаларны” (чокырларны) һәм бихисап “имиләрне” (тигезсез урыннарны) көндез генә түгел, төнлә дә ерактан күрә бел. Ашыкма! Ни булса да, беркайчан да ашыкма! Йөк машинасы ул сиңа җиңел машина түгел! Аңарда меңләгән җанвар көче бар. Шул меңләгән көчне тыңлата, буйсындыра бел. Аруыңны, йокыңны, ачлыгыңны җиңә бел! Шулай булмаса, бай абзый иртәгә үк сиңа алмаш эшче көч таба.  

Шул “авырлы хатынны” яки төягән йөгеңне ерак юлда мөмкин кадәр саклап кына барып, ватмый-нитми, чәчми-түкми үз вакытында урынына илтеп җиткерергә кирәк. Хуҗа кеше бик бай булса да, сиңа бер тиенен дә юкка түләми. Ватылган, әрәм булган товар хакы да үз исәбеңнән. Сөйләшенгән-килешенгән урынга соңга калып килсәң, “неустойка” да – үзеңнән. Хәзер заманасы шундый. Беркемне дә гаепләп булмый. Машина йөртергә өйрәнгән чагында Ринаска зур-зур йөк машиналарының тиешле урынга арты белән миллиметрына хәтле чикмә-чик килеп терәлүләре кеше кулыннан килмәслек трюк, табышмак булып күренә иде. Андый белдексез чагын исенә алып, үз һөнәренең иясе хәзер үз-үзенә мыек астыннан елмая гына... Өйрәнәм дисәң, һәрнәрсәгә өйрәнеп була. Теләгең генә булсын.

Ринас улының көзге читендә торган сурәтенә карап күз кысты: “Ничава, улым, прорвемся!” Ике-өч ай эчендә улы ничек сагындырган. Сережа сурәттән әтисенә карап елмайды. Беренче хезмәт хакы кулга тигәч тә, бүләкләр, күчтәнәчләр алып, улына кагылырга кирәк булыр... Ишетүенчә, иренең эштән киткәнен белгәч тә, хатыны Ольга үзенә тиз арада икенче ир тапкан... Нишлисең, хакы бар. Бәхетле булсын. Ринас шунда улының фотосы белән бергә эленеп торган, әнисе үз кулы белән язып биргән бөтине бармаклары белән сыйпап алды. Әни, син дә минем белән... Янымда мине бәла-казадан саклап барасың... Мәчетләрдә сатылган бөтиләр, бәлки, матуррак, заманчарактыр. Тик шакмаклы кәгазь битенә әнисе язып биргән, целлофан капчыкка төрелгән бөти икенче шул... Монысы әнинеке... 
Көзге яңгыр сибәләп торган иртәдә Ринас кирәкле йөген төяде дә, шәһәрдән чыгып бераз баргач, юл буенда урнашкан ашханә янына барып туктады. Юл ерак. Тамакны туйдырып алырга кирәк булыр. Юлга да азык-төлек кыстырырга кирәк. Читтәрәк Ринасныкы кебек зур йөк машиналары тезелүгә карап, ашханә начар булмаска тиеш. Бер шәһәрдә яшәгән дальнобойщиклар күбесе бер-берсен белә, чөнки ерак юлда берни була калса бер-береңнән  башка сиңа кем ярдәм кулын суза? Синең кебек гади юлчы суза. Бүген син – аңа, ә иртәгә ул – сиңа.  

Татар телендә югалган, сирәк очраган бер яхшы сүз бар – “аркадаш”. Чит җирдә бәхет эзләп йөргән төрек кешесеннән ишеткән иде Ринас бу сүзне. Аркадаш булыйк, дигән иде. Юкка гына, юлга чыксаң, юлдашың үзеңнән яхшы булсын, димәгәннәр шул.  

Ринас үзе кебек юлчылар тамак ялгап утырган ашханәгә керде дә, җаны теләгән ризыкны сайлап алып, буш өстәл артына барып утырды. Кассада утырган чибәр хатын Ринаска зур, сөрмәле күзләрен тутырып карады да, елмаеп, тәмле аппетит теләде. Күптән хатын-кыз назы күрмәгән ирнең йөрәге сулкылдап куйды. Шулай да, ул юлда очраклы гына очраган бу матур туташ белән артык мавыкмаска тырышты. “Аның эше шул. Ул һәркемгә елмаерга тиеш. Аңа шуның өчен акча түлиләр...” − дип уйланды Ринас, хатын турындагы бәйләнчек уйларын куарга тырышып. Шулай да ул, ашын сыпырта-сыпырта, кара чәчләрен килешле итеп кискән, зифа буй-сынлы, сөйкемле йөзле хатыннан күзләрен алмады. Касса артындагы яшь хатын да, әллә Ринасның карашын тоеп, озын керфекләре астыннан аның ягына күз сирпеде. Ринаска хәтта бер мизгелгә генә ханымның йөзенә чак кына сизелерлек алсулык йөгергән кебек тә тоелды. Туйган кебек булса да, Ринас, нидер алып, касса яныннан тагын бер кат урап килде. Ул хатынның сүз башлавын көтте. Тик чибәр ханым, мөлаем елмайса да, үз бәясен белеп кенә эшен дәвам итте, чит темага сүз ачмады. Ринас сәгатенә карап алды да утыра бирде. Инде кузгалырга да вакыт. Тик аның ашханәдән һич кенә дә чыгасы килмәде. Икенче керүенә бу хатын урынында булмас, югалыр кебек тоелды. Сөйкемле хатын Ринаска гына түгел, тагын бер юлчының күңеленә хуш килде, ахрысы. Йөк машинасы йөртүчеләр утырган өстәл артыннан калын гына гәүдәле ир, чыгып, хатын янына барып сөялде һәм ул гына ишетерлек итеп колагына нидер пышылдый башлады. Хатын башта, әдәп саклап, бер-ике сүз белән коры гына җавап бирсә, ирнең куллары үзенең беләген, муен тирәсен капшый башлагач, урыныннан сикереп торды да, исәр ирне этеп үк җибәрде. Юлчы ир аның саен кулына ирек бирде. Хатынның йөзенә уңайсызлану, киеренкелек бәреп чыкты. Бу юлы ул җитди, хәтта бераз усаллык кергән тавыш белән ирне кисәтте: “Тый кулыңны! Тыймасаң, әрмән хуҗаны чакырам! Иманыңны укытыр!” Бу ямьсез күренешкә карап утырган Ринасның түземлеге төкәнде. Ерак юлда йөргән күп кенә ир-егетнең хатын-кызга һәвәслеге аның өчен сер түгел иде. Тыштан тыныч күренсә дә, эчтән шырпыдай кабынып киткән Ринас, салмак кына атлап, бәйләнчек ир галәмәте янына барды да, якасыннан кысып, утырган урынына сөйрәп алып барды һәм лып итеп урындыкка төртеп утыртты: “Аңламыйсыңмыни, син кирәкми аңа! Бәйләнмә!” Аннан, үзе дә сизмичә, борылып өстәде: “Минеке ул. Минеке булачак...” Мондый кыюлыкны берсеннән дә көтмәгән ир кинәт сикереп торды да, китеп барган Ринаска арттан килеп йодрыгы белән сукты. Ринаска шул җитә калды. Яшь чагында ВДВ әзерлеге үткән ир яшен тизлегендә борылды да, ирне аягыннан егып та салды. Ашханәдәге хатын-кызлар чыр-чу килде: “Гөлмәрьям, тизрәк, милиция чакыр! Кыралар хәзер болар дөньяны!” Ерак юлга ашыккан юлчыларга монда милиция катышлыгы кирәкми иде. Ирләр, җыелып, Ринас белән теге кешене аердылар һәм тизрәк чыгып таю ягын карадылар. Шулай Ринас хатынның исемен белде. Матур хатынның исеме дә матур икән – Гөлмәрьям... Чыгып китәргә җыенган Ринас янына килеп, хатын аңа рәхмәт әйтте. Бу чибәр ханым Ринас алдында ни өчендер үзен гаепле тоя кебек күренде. Чыннан да, Гөлмәрьям, бер гаебе булмаса да, Ринастан гафу үтенде.  

Шул танышудан Ринас бу ашханәгә үткәндә-сүткәндә кагыла башлады. Беренче танышулары бик матур рәвештә булмаса да, вакыт үткән саен мөнәсәбәтләре якыная барды. Шул күрешүне көлешеп искә ала башладылар. Араларындагы унбиш еллык яшь аермасы да аларга киртә булмады. Эчеп үзәгенә үткән, дөнья көтмәгән иреннән аерылган Гөлмәрьям улы белән ялгызы гына яшәп ята. Китеп барганда кереп чыккан арада гына танышуны башта җилбәзәклек итеп санаса да, Ринасның үзенә өйләнергә нияте барлыгын белеп, аны чит типмәде. Күпме яшәргә була ялгызыңа? Гомер үтә. Ә гомер бер генә... Ай ярымнан Ринас машина кабинасыннан Гөлмәрьямнең бәләкәй генә фатирына күченде. Үз улын онытмыйча баргалап йөрсә дә, Гөлмәрьямнең улы Шакир белән дә уртак тел тапты. Хатыны да тиз арада Сережа белән интернет челтәрләрендә элемтә урнаштырды. Гөлмәрьям Ринасны барлык күңел яралары, җәрәхәтләре белән кабул итә белде. Иренең башыннан кичергәннәре турында сорашмаса да, аның йомшак җиреннән кисеп, тәненең берничә җиренә салынган “ямаулыклары” күп нәрсә турында сөйли иде. Еракта калган үткәннәре башта төшләр аша Ринасны яңа тормышыннан йолкып алырга тырышты. Тик алар соңгы арада элекке кебек үк куркыныч түгел иде инде. Кычкырып саташкан ирен Гөлмәрьям, чү, чү, матурым, тынычлан, яме, дип, сак кына кагылып уятты да, аның тирләгән маңгаен йомшак куллары белән сөртеп, иренең башын күкрәгенә кысты. Җанына әкрен генә үрләгән тынычлык аша Ринаска йокы да кайтты. Эчтән көчен суырган йокысызлык чигенде. Уянса да, ул янына сыенып яткан Гөлмәрьямнең озын керфекләренә текәлеп карап ята. Ә хатыны, аның карашын сизеп, күзләрен ача һәм елмая: “Йокла, сөйгәнем, йокла...” Ә бер төнне Гөлмәрьям үзенә төбәлеп яткан күзләргә озак кына карап ятты да аннан сорап куйды: “Ә син теге вакытта нигә мине минеке ул, минеке булачак, дидең? Синең мине беренче күрүең иде бит. Кайдан белдең минем синеке булырымны? ” Теленнән ул сүзләр ничек төшкәнен ул вакытта чынлап та сизми дә калган Ринас, үзе дә бераз гаҗәпләнеп җавап бирә: “Мин әйтмәдем аны. Язмышым әйтте...” Ә күзләре тагын бер кат кабатлый: “Мин юлларда сине эзләдем. Гомерем юлларында сине эзләдем...”  

Юлда йөргәндә Ринасның күзләре тирә-як матурлыгын ачарга өйрәнә башлады. Машинада барганда әйләнәдәге табигать, әйтерсең лә синең өчен, менә күр минем матурлыгымны, дип, кино тасмасын әйләндерә. Яшел урманнар бер-бер артлы матур болыннар, биек таулар белән алышына. Каршыга каен кызлары йөгерешә. Өеңдә көтәр кешең булганда, син кемгәдер кирәк булганда дөнья чынлап та нинди матур! Яшисе килә! Якыннарың өчен яшисе килә! 

Бер төнне Ринас еллар буена кабатлана килгән шул куркыныч төшен соңгы тапкыр күрде. Таш кыяның бәләкәй генә кыйпылчыгына соңгы көче белән ябышкан Ринасның хәле бетә бара, ул торган саен көчсезләнә бара... Астагы төпсез упкын егетнең аякларына, бөтен гәүдәсенә сарылган, ябышкан да, аны аска, үз кочагына суыра, йота, тарта... Өстән кемдер, ябыш, тотын миңа, дип кычкыра-кычкыра кулларын суза. Кемдер түгел, Гөлмәрьям бит бу! Аның Гөлмәрьяме! Ринас ике кулын хатынына суза. Бармаклар бармакларга тия... Бар көче белән аның кулларына ябыша. Үзе белән хатынын чоңгылга тартып төшерергә курка, ә үзе ябыша... Ә хатынының көчле куллары аны әкренләп өскә тартып чыгара... Ринас Гөлмәрьяме янына, иртәнге таң нурлары яктырткан хәтфә үләнгә ава... 
Бер елдан соң, аларның тормышына тагын да зуррак бәхет өстәп, уллары Мират туды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев