Логотип Идель
Иҗат

МИҢ

Көзнең вак иләктән үткән яңгыры пышан-пышан соңгы яфраклар белән сөйләшә. Әйтерсең, җәй буе сөйләшеп туймаганнар. Хәер, яшеннәр яшьнәп, күкләр күкрәп торганда, сөйләшүнең рәте-чираты буламы соң? Аның каравы менә хәзер... Сүзләрне ашыкмый гына берсе артыннан берсен тезеп... Беләсе иде, нәрсә турында икән әңгәмә.

Мич янындагы эскәмия өстендә, яңгыр шавына оепмы, карчыгының орчык моңына изрәпме, карт утыра. Аның үрә башлаган кәрзине, әнә тәгәрәп китәм, менә төшеп югалам дигәндәй, урманга алып барып адаштырылган песи баласы сыман югалып калган кыяфәттә, тезендә ята. Карт, карчыгы әйтмешли, «хыялланып» утыра: «Орчык бөтерелә. Аңа җеп чорнала. Вакыйгалар дисбесен күчәренә урый-урый, дөнья да шулай әйләнә микән? Шулайдыр. Кайчан гына әле бу карчык та бит учак өстендә биюче ялкынга бирмәс кыз булгандыр...»

Шулчак тәрәзә пыяласына лып итеп нәрсәдер килеп бәрелде. Картның күзләреннән томан пәрдәсе юылып төшкәндәй булды. Ул, «бу ни бу?» дигән сораулы караш белән, тәрәзәгә таба борылды. Һәм анда пыялага ябышкан сары яфракны күрде. «Күшеккән йөрәк. Кем йөрәге икән?» – дип уйлап куйды һәрнәрсәдән фәлсәфә эзләүче карт. Ул тәрәзә яңагына килеп таянды: «Ә алмагачлар яшел әле. Җылы як үсемлекләре шул алар, кыш якынлашуын сизәрдәй күзәнәкләре юк». Шушы көнгә кадәр яшеренеп торган бер алма дөп итеп юеш чирәмгә төште.

– Карчык, кил әле! Күр! – диде карт, галәми бер ачыш ясагандай кинәнеп.

Карчыгы, шуны гына көткән шикелле, карышмый-нитми генә орчыгын сәке өстенә куйды да аякларын яза башлады. Идәнгә төшеп басты. Ял итеп алырга бер сәбәп булды әле, дип куанса да, үзе, эштән аерганнарына ризасызлык белдергән кебек:

«Нәрсә булды тагын?» — дип сөйләнә-сөйләнә карты янына килде.

– Кара! – диде карт, алмагачка таба күрсәтеп.

– Нәрсә? Алма төшкәнме?

– Юк ла! Алмагач ботагында, күрәсеңме? Әнә, яфраклар астында.

– Ә, теге чәчәкне әйтәсеңме? Кичә үк күрдем инде мин аны.

– Шуннан, бер дә гаҗәп түгелмени соң бу сиңа?

– Гаҗәп? Аяныч, диң. Алмасы булмый бит инде аның.

– Алмасы? Аяныч? Андый уйлар башыма да кереп чыкмады.

– Нәрсәләр уйлыйсың соң бу чәчәккә карап? Мине алып килгәнеңә инде икенче көз, бер ачылып сөйләшкәнебез юк. Шулай диде дә үзенең әле суынып та өлгермәгән мендәре өстенә барып утырды. Карт та, эскәмия янына килеп, кәрзинен кулына алды. Ләкин икесенең берсе дә, нәрсәдер көткәндәй, эшләрен дәвам итәргә ашыкмады.

– Яшь чагымда мин вилсәпиттә йөрергә һәвәс идем, – дип башлады карт, – яланнарга, елга буйларына чыгып китә идем дә аулак сукмаклар, агач аралары буйлап әкрен генә йөри идем. Һәм хыяллар уяна, йөрәк тулпар аттай чаба башлый иде. Юлымда, имеш, күз явын алырдай алиһә очрый. Ул миңа шунда ук, бер карауда гашыйк була. Мин аны вилсәпитемә утыртам да алып китәм. Китәбез... Кая? Анысын кем белгән. Ике мөсафир — барабыз, барабыз. Кыйтгалар, дәрьялар, дәверләр артта кала...

Бервакыт шулай, печән өсте иде, әлеге дә баягы вилсәпиттә урманга, үзебезнең печәнлеккә китеп барам. Әти белән энем кунып калганнар иде, минем ашамлык алып килгәнне көтәләр. Җиләс, аяз иртә. Арыш басулары, тау битендәге кылганнар моңсу гына дулкынланып утыра. Менә кечкенә инеш. Туктап, су эчеп алдым. Инеш буе агачлыгыннан чыгуга текә генә үр. Бу үрне мин, гадәттә, вилсәпитне җитәкләп менәм. Ләкин бүген... Агачлыктан чыктым гына... үргә менеп баручы бер кызны күрдем. Зур гына сумкасы да бар, бөгелә-сыгыла атлый. Мин ничек вилсәпитемә атланганымны да, ни арада кызны куып җиткәнемне дә инде хәтерләмим. Әллә нәрсә дип шаяртып кына сәлам биргән булдым. Кыз дәшми генә карап куйды, керфекләрен аска төшерде. Таныш кыз түгел иде, мин аның кая баруын сорадым. Дәшми. «Кызылташкамы?» дигәч кенә «әйе» дигәндәй баш иеп куйды...

Ә, карчык, син бит Кызылташтан. Синең авылдаш булып чыга инде бу кыз. Озак кына үгетли торгач, сумкасын алып рульгә элүгә ирештем. Дәшми генә барабыз. Мин кызның арыш басуы шикелле дулкын-дулкын чәченә, шушы иртә кебек саф бит алмаларына, аякларына сылашып интектерүче күлмәк итәкләренә күз сирпеп-сирпеп алам. Алда тагын бер калкулык иде, анысын да менгәч, кызны вилсәпиткә утырырга үгетли башладым. Транспорт булганда нигә җәяү барабыз, имеш. Мине бит печәнлектә көтәләр, кояш та инде ярыйсы гына кыздыра башлады. Ә кыз, телгә килеп, беренче сүзен әйтте, «юк», диде. Һәм утырмады. Мин инде кызны авыр сумкасы белән калдырып та китә алмыйм. Кыз да бик ошый, аерылып китәсе килми. Барабыз шулай. Бара торгач, Чия тавы янына да җиттек. Син ул тауны беләсең инде. Ял итеп алмыйбызмы, мин әйтәм. Вилсәпитне агачка терәдем дә, «әйдә, чия ашап төшик», дим. Кыз «юк» дигән мәгънәдә башын йөртеп алды. «Алайса шушында күләгәдә генә утырып тор, мин хәзер киләм», – дидем дә тау башына менеп киттем. Кыргый чия куакларын ера-ера, чия эзләп йөрим. Бер дә күренми. Чүгәләп, астан карый башлагач кына берне таптым, икене... Менә уч та тулды, таудан төшә башладым.

Карасам, агач янында кыз да юк, сумкасы да юк. Йөгердем тау астына таба. Рульне бер кул белән генә тотып (икенче кулда чия бит), бар көчемә педальгә бастым. Эһ дигәнче кызны куып та җиттем. Вилсәпитне юл кырыена ыргыттым да учымдагы чияләрне аңа суздым. Кыз кире какмады. Мин җиңел сулап куйдым. Аның кыймый гына һәрбер чияне учымнан алуын, чия шикелле үк иреннәре белән, үпкәндәге кебек суырып кабуын ымсынып карап тордым. Чираттагы чияне алганда, аның бармагы әз генә минем учыма кагылып китте. О-о, моннан да зур ләззәтне минем кичергәнем юк иде әле. Кыз башка алмады. «Алып бетер инде», дип кыстап карасам да, «юк», диде. Калган өч чияне үзем кабып куйдым да, елмаеп, кызга карадым. Аның сул як яңагына бер тамчы чия суты кунган иде. «Кая әле, битеңә сут чәчрәгән», – дип, аңа якынлаштым. Каян шулкадәр кыюлык килгәндер, иңбашларыннан кысып кочтым да сут кунган яңагын... үбеп тә алдым. Кыз шунда ук читкә тайпылды. Сумкасын алды һәм китеп тә барды. Мин, үземне гаепле санапмы, урынымнан кузгала алмый торам.

Менә борылыштан, тузан болыты күтәреп, урмандагы җәйләүгә баручы сөт машинасы күренде. Кыз янына җиткәч, туктады һәм аны утыртып та китте... Шул булды минем беренче мәхәббәтем. Башкача мин ул кызны очратмадым, эзләсәм дә таба алмадым. Исемен дә сорамаганмын ичмасам...

– Күзлегеңне ки әле, – диде шунда карчык.

– Күземә әллә нәрсә булды, чүп кердеме. Карт, торып, өстәлдән күзлеген алды. Карчыгы янына килде. Карчык, «менә бу күздә» дип, сул күзен күрсәтте. Карт, карчыгының йөзенә иелү белән, июль кояшы астында көеп янган дала өстендә кинәт күк күкрәгәндәге шикелле, өнсез калды. Карчыкның сул як яңагында, җыерчыклар өрфиясе артында, чия суты сыман гына кызарып миң шәйләнә иде... Яңгыр пышан-пышан яфраклар белән серләшә. Яфраклар астына поскан чәчәк елмая кебек. Ә керфекләрендә, энҗе бөртекләрен хәтерләтеп, тамчылар ялтырый.

Марс Яһүдин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев