Логотип Идель
Иҗат

«МӘКТӘП ТОРМЫШЫ» /фельетон/

- Без мәктәптә ике чит тел укыган идек: берсе – инглиз, икенчесе – геометрия. Инглизе аз-маз холодильник җыйганда кирәк булды булуын, ә менә геометрия – юк. Вообще, минсиңайтим, мәктәптә укыган бернинди фән дә тормыш алып барганда кирәк түгел, – ди беркөн танышым.

Чынлап та, уены-чыны бергә, нәрсә хәтерлибез без мәктәп тормышыннан? Тапкырлау таблицасы, дөрес язу кагыйдәләре һәм дөнья картасынмы? Баксаң, күбегез мәктәп гадәтләренә тугъры калгандыр әле: айдагы көннәр санын бармак сөякләре буенча саныйсыз, планеталарның урнашуын балачакта ятлаган шигырьдән чыгып барлыйсыздыр... Мәктәп ул – мәктәптән соңгы олы тормышның кечкенә генә моделе, җәмгыятьтә үзеңне ничек тоту, аңа ничек яраклаша алу мәктәбе дә.

...Сербирмәс урта мәктәбенең директор бүлмәсендә Вәли Вәлиевич йодрыгына буйсынганнарны «мунча кертә»: берәү сүгә, икенчесе сүгелә һәм... кемдер йоклый. Берзаман, мондый төр чараларда гына була торган киеренке тынлыкны бозып, Вәли Вәлиевич каты гына төчкереп җибәрә. Иптәш Хафизовтан кала һәркем аңа исәнлек тели. Икенче көнне Хафизов «үз теләге белән» эштән китә. Гадәти хәл, әйеме? Шундый алар, бүгенге көн Вәли Вәлиевичлары. Шулай итәләр...

Чираттагы мең дә беренче эшлекле әңгәмә (җыелыш димәктән) тәмам. Вәли Вәлиевичның кыйммәтле җиһазлар белән бизәлгән бүлмәсенең Путин һәм Миңнеханов портретлары, грамоталар эленгән кыйбла як стенасында сәгать чаба – аның эчендә ашыкмый гына күке гомер сөрә (Гали Галиевич бүләге). Эшләре, хәл-әхвәлләре шәп булмыйча, җан көегенә әверелгән чакларда, Вәли Вәлиевич шул сәгатьтәге җансыз күкедән көнләшеп тә куя: көйләнгән тәртип буенча тәүлегенә 24 тапкыр чыгып тавыш бирә дә, эше бетте, кодагый. Беркем сиңа тими, ни дә булса таләп итми, «өстән» шалтыратып бимазаламый. Аннан, директор, әйткәненә үкенгәндәй итеп, үз алдына әйтеп куя: «Система корбаны!». Гыйбарәнең кемгә атап әйтелүе – инде икенче мәсьәлә.

Әнә бүген дә, көн тумас борын, Вәли Вәлиевичка Гали Галиевич шалтыратты. Имеш, аңа «сарафанлы радио»дан бер мәрхәмәтле җан якын күргәнгә сер итеп кенә мәктәпкә шәхесе дан казанган вәкил тикшерү белән киләчәге турында әйткән. Бу вәкил дигәннәрең, дөрес булса, бик таләпчән, усал икән. Медале дә бар, ди. Тагын биреләчәк икән, ди. Сербирмәс урта мәктәбенең укытучылар коллективы, укучылары белән би-ик күрешәсе килә, үзе телләр белән аеруча нык кызыксына ди, имеш. Күренекле вәкилне район һәм мәктәп йөзенә кызыллык китермәслек итеп каршы алырга, өрмәгән җиргә утыртмыйча, әйткәнен үтәп, бик җылы хисләр калдырырлык итеп озатып калырга кирәк булачак, ди. Укучылар белән линейка да җыясы килә ди, имеш. Вәкил килеп җитәргә өч-дүрт сәгатьләп вакыт калган, Казанга каршы алучы җибәрәсе, ди.

«Менә, ишелеп төшкән бәхет шулдыр инде ул, – дип уйлады директор. – Юкка гына кара мәче бүлмәгән икән иртән юлымны. Кемне җибәрергә соң инде? Мәктәпне калдырып чыгып китеп булмый, ләбаса!»

Шулчак, ничарадан бичара булып утырган Вәли Вәлиевичның җен ташыдай авыр уйларын бүлдереп, сәгать эленеп торган яктан тавыш ишетелә: «Ку-ку, Вәли Вәлиевич, ку-ку, җибәр мине Казанга вәкилне каршы алырга, чыгар мине бу коллыктан. Минем синең кысан бүлмәңнән, анда килүче ялагайлардан һәм борыннарын мышык-мышык тартып торучы шук ташбашлардан башка бүтән берни күргәнем юк, җибәр мине, ку-ку. Йөзеңә кызыллык китермәм: вакытында барып җитәрмен, вәкилне ипи-тоз, якты йөз белән каршы алып, машина урындыгына йомшак мамык мендәр көйләп, шунда утыртып, сөйләгәннәренә кирәк чакта баш кагып, канәгать елмаеп, үзен мәктәп баскычына кадәр алып кайтып куярмын».

Вәли Вәлиевич килеште. Килешми кая китсен: «Җаның сатсаң сат, тикшерүчене каршы алырга кеше тап!» – диделәр бит. Килеште дә Вәли Вәлиевич инструктаж үткәрде (дөнья хәлен белеп булмый!): «Син, – дип башлады ул сүзен, – минем бүлмәмә килгән кешеләрне хәтерлим дисең инде алайса?! Үз-үзләрен тотышларын, сөйләшүләрен истә калдыргансыңдыр. Шулар кебек кыланырга кирәк булачак. Алай да берничә кагыйдәне әйтим әле. Иң элек, вәкил белән күрешкәч тә, йөзеңә булдыра алган кадәр ихласлылык, теләктәшлек, аның килүенә чиксез шатлык билгесе чыгарып елмай. Аннан озата килүчеләр, вәкил үзе ишетерлек итеп «Здравствуйте» диген. Анда татарлар инде татарын, тик алай да урысча исәнләш. Казанда бит син вчүтки. Бусы булды бер. Аннан, кунакның бер алдына, бер артына төшеп, машинага кадәр озат, машина ишеген ачып утырт. Кереп урнашкач та, бик эшлекле кыяфәт яса, зур эш белән йөрүең күренеп торсын! Сөйләшкәндә, кунак татарча аңлый дип, берүк үзебезчә сөйли күрмә (бәласеннән баш аяк!), урысчаң чамалы булса да урысча гына аралаш, яхшы түгел. Монысын әйттем дә бугай инде, ну алай да кабатлау мишәйт итмәс. Әле монда кабатлап торганда да таман гына, хәзер урамга чыгып җырларга торалар, «Туган тел», имеш, эһе. Юл йөргәндәге саклык һ.б. турында әйтеп торасы юк инде, үзең чамаларсың. Артык бер хәрәкәт ясый, кирәкмәгән сүз сөйли күрмә, башлар Себер китә? югыйсә. Синеке дә, шул исәптән минеке дә. Җавап бирәсең килмәсә: «Белмим, мин кечкенә кеше», – диген. Белмимнең аның беркайчан башы авыртмый. Вәт. Ну, ярар, бар инде. Юлчының юлда булуы хәерле».

Шулай итеп, күке, бер система корбаныннан икенчесенә, ирек һәм демократик алдавычларга төрелгән коллыкка күчә.

Күкенең Казанда ниләр күргәнен бер үзе дә Алла гына белә. Вәкилне мәктәпнең ишек төбенә кадәр кайтарып куйды да Күке тизрәк сәгатенә ашыкты. Ай күрде – кояш алды, Күкене күреп калучылар аның: «Бу кешеләр дөньясында ничек түзмәк кирәк! Казаннары да кирәк түгел, ирекләре дә, вәкилләре дә үзләренә булсын», – дигән сүзләрен генә ишетеп калдылар.

Вәкил, мәктәпкә керү белән, мәктәп эчен каш астыннан гына «сөзеп» алды да үзен каршы алырга дип көтеп торган Вәли Вәлиевичка битараф кул сузып: «Хәмзә Мәскәүский булам», – диде. Директор бер агарды, бер кызарды, аннан шактый авырлык белән: «Кабинетка рәхим итегез» дигән сүзләрне «сытып» чыгарды. Бүлмәгә кергәндә, кабинетның стена кырыенда тезелешеп торган урындыкларда, менә-менә атарга алып кителергә тиешле кешеләрдәй агарып, кулларына хисап, уку-укыту планнарын күтәргән укытучылар утыралар иде. Вәкил бусаганы атлау белән, алар урыннарыннан сикереп тордылар. Татар теле укытучысы Хөршидә Бичараевна аеруча каушаган иде бугай: исәнләшергә баскан чакта, укытучы кулындагы папка-кәгазьләре идәнгә төшереп җибәрде. Ыгы-зыгы башланды. Директор йөрәген тотып карады, аны урынында тапмагач, табан ягына башын иде. Вәкил исә, сул кулы белән күзлеген борын өстенәрәк төшереп, туп-туры идән аркасыннан папка-кәгазьләр җыеп ятучы укытучыларга карады да, теш арасыннан гына: «Балаларыгызны җыегыз, линейка үткәрәбез. Сезнең белән сөйләшү озакка сузылачак әле», – диде.

Атна ахырында линейкага чакырып 3 тапкыр чылтыраган кыңгырауны ишеткән, шактый аптырашта калган укучылар, өтешә-төртешә, теләми генә урыннарына килеп бастылар.

- Исәнмесез, укучылар. Хәерле көннәр, – дип башлады сүзен тикшерүче. – Мин сезнең мәктәбегезне бик сагынып килдем, балалар. Минем сезгә бик җитди сүзем бар. Укучылар, бүгенге җәмгыятьтә начар ниятле кешеләр бик күп. Алар сине алдарга, әшәкелек эшләргә дә күп сорап тормый. Андыйлар кешене генә түгел, үзенең илен, милләтен дә сатарга мөмкин. Шуңа күрә беркемгә дә ышанырга, бигрәк тә таныш булмаган кеше кулыннан кәнфит-сагыз алырга ярамый. – Укучылар, мондый катлаулы сүзләрнең мәгънәсенә төшенә алмый аңларга тырышып тыңлап тордылар, директор кача-поса валидол капты, ә беренче класста укучы икеле капчыгы Хәмит бармагы белән борын тирәсендә кайнаша бирде. Вәкил укучыларның аңламавын күрмәде дә бугай, болай да озынга киткән сүзен дәвам итте. – Димәк, балалар, таныш булмаган бер апа йә абый сезгә берәр тәмле әйбер тәкъдим итсә, нәрсә дип әйтергә кирәк? – Вәкил, укучыларның җавабын көтеп, бер мәлгә тынып калды.

Ул арада, сорап бетергәнне дә көтмичә, вәкилнең сул ягында гына һәркайсы үз эше белән мәшгуль булып, инде тик кенә урыннарында басып тора алмаган беренче класс укучылары, өйрәнеп куйгандай, бертавыштан: «Рәхмә-әт», – дип сузмасыннармы?!

Вәкилнең авызы бер ачылды, бер ябылды; укытучылар «аһ» иттеләр; ерак түгел директорның һушын җуеп егылганы ишетелде; кемдер суга чапты... Бары беренче класс укучылары гына хәлнең нидә икәнен аңламыйча, җил куып йөрерлек тәнәфеснең бушка узуына чын-чынлап ачулары чыгып басып торуларын, Хәмит исә бармагы белән борын шәрифләрен чистарту белән мәшгуль булуын дәвам итте...

Тормышта да шулай бит: яшәешеңне икенче бер юлдан алып китәр төсле тоелган вакыйганы көтәсең, аңа озаклап әзерләнәсең, ә ул үзгәрешләр, сезләргә һәм безләргә игътибар итеп торуны кирәк тапмыйча, безне урап уза йә булмаса күзне дә ачып карамаслык итеп башка төшә, сиздерми шыпырт кына узып китә. Үзгәрешләр көтеп йөргәндә: «Хәерлесе булсын!» – дип теләргә онытабыз, бугай.

Гали Галиевичлар, Вәли Вәлиевич, Хәмзә Мәскәүский һәм Хөршидә Бичараевна тормыш мәктәбе белән бергә һәрчак беркатлы балачак, бер кайгысыз Хәмитле мәктәп яши.

Илүзә Гайфуллина
Ринат Нәҗметдинов фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев