Логотип Идель
Иҗат

КЫШЫН УКЫЙ, ҖӘЕН ЭШЛИ - АВЫР СТУДЕНТ ТОРМЫШЫ

Бүген Татарстанда, аеруча яшьләр арасында, студентларның хезмәт отрядлары турында ишетмәгән кеше юктыр. Бу егет-кызлар кайсы тармакта гына эшләми икән! Төзелеш, медицина, педагог-әйдаманлык, авыл хуҗалыгы, энергетика, тимер юл, сервис өлкәләре – боларның барысы да студентлар җилкәсендә. Киләсе елда 55 яшен тутырачак бу хәрәкәтнең тарихы, чыннан да, саллы.

1963 елда башланып киткән отрядлар БАМ, КАМАЗ, «Түбән Кама нефтехим», «Ак Барс» яшьләр үзәген төзүдә катнашканнар. Универсиада авылы, «Казан Арена» стадионы, Казан теннис академиясе, Су спорты төрләре сарае кебек объектлар да студентлар ярдәме белән төзелгән.

[embed]https://youtu.be/o26_1KCkwYw[/embed]

Рөстәм Гарифуллин, Татарстан Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы:

– Бүген Студентлар хезмәт отрядлары көндәшлеккә сәләтле шәхесне тәрбияләргә ярдәм итә. Җәй көне отрядларда эшләгәндә яшьләр укуларына түләү һәм төрле чыгымнарын каплау өчен акча эшли ала.

Бүген Татарстанның Казан, Яр Чаллы, Түбән Кама, Зәй, Бөгелмә, Чистай, Әлмәт шәһәрләре актив эш алып бара. Вузларга килгәндә, КФУ, КДАТУ, КДЭУ, КДМУ, КФУның Алабуга институты, Яр Чаллы дәүләт педагогика университеты яшьләре аеруча актив катнаша икән.

Киләсе елда урман хуҗалыгы отрядларын яңадан торгызырга җыеналар. Шулай ук юл төзелеше отрядлары, «Алабуга» махсус икътисадый зонасы, Яр Чаллыда алгарышлы социаль-икътисадый үсеш территориясендә сәнәгать отрядлары эшен башлап җибәрергә телиләр.

Быелгы җәйдә безнекеләргә бәхет елмайган.

-​ «Восточный» космодромында эшләгән «Ирбис» отряды җәйге сезонда 3нче урынны алган.

-​ Калининград өлкәсендә эшләгән «Монолит» отряды төзелештә иң яхшысы дип табылган.

-​ Анапада педагогик отрядлары арасында узган фестивальдә «Дельта», «Регион 116», «Импульс» отрядлары Гран-При алган.

-​ «Студентлар төзелешенең иң яхшы командиры» исеменә «Казан» студентлар төзелеш отряды командиры Булат Низаметдинов лаек булган.

Отрядларның үз урыны булачак!


Казанда студент хезмәт отрядларының данын тарихка кереп калдырырга җыеналар. 2018 елда Татарстандагы студентлар хезмәт отрядлары хәрәкәтенә 55 ел тула. Шул уңайдан, профессиональ рәссам, архитектор, дизайнерлар (шул исәптән студентлар һәм аспирантлар) арасында республиканың студент отрядларына багышланган стела яки һәйкәлнең иң яхшы проекты һәм макетына конкурс игълан ителде.

Быелның 1 ноябрендә башланган әлеге бәйгенең җиңүчесе 2018 елның февралендә билгеләнәчәк. Җиңүчегә 300 мең сумлык акчалата бүләк тапшырыла. 2-3нче урын алучылар 50шәр мең сум акча алачак. Конкурсның нигезләмәсе турында тулырак сылтамасына кереп, танышырга мөмкин.

Зур конкурс


Яшьләр студент отрядларында катнашкан элеккеге буын турында онытмый. Һәрчак үзләренең төпле киңәшләре белән ярдәм иткән бу кешеләр элеккеге елларны җылылык белән искә ала. 1972-1976 елларда төзелеш отряды комиссары, Татарстан студент отрядлары хәрәкәте ветераны Владимир Николаев эшләгән вакытта отрядка эләгү өчен бер урынга 10 кеше (!) ярышкан.

– Студентлар отрядларга ел дәвамында кабул ителә иде. Без шушы отрядларда эшләп, җирдә үзебезнең эзебезне калдыру турында уйлый идек, үз мөмкинлекләребезне сыный идек. Мин 50 кешелек отрядны җитәкләдем. Эш фронты, туклану, куркынычсызлык таләпләре – боларның барысы да минем карамакта иде. Студент отрядларында комиссар булу коллектив җитәкчеләрен әзерләү буенча яхшы мәктәп булды. Ни өчен студентлар отряды хәрәкәте бүгенгә кадәр сакланып калды? Чөнки ул халыктан чыккан тәкъдим иде. Җитмәсә, ул ватанпәрвәрлек мәктәбе дә булды. Отрядта торган бер генә кеше дә үз отрядының әләмен тапларга юл куймады. Бүген дә Казан шәһәрен төзекләндерәләр, матурлыйлар. Бу эшкә гастарбайтерларны түгел, ә үзебезнең төзелеш отрядлары студентларын җәлеп итәргә кирәк, – ди Владимир Николаев.

Ахырын уйларга кирәк...


Бүген студент отрядларына төрле яшьләр килә. Шушы ел эчендә генә безнең Татарстанның студент отрядларында торучылар барлыгы 265 миллион сум акча эшләгән. Уку вакытында отрядларда эшләү яшь кешенең көндәшлеккә сәләтлелеген арттыра. Яңа белем, дуслар, акча эшләү – боларның барысын да хезмәт отрядларында табып була.

Студент отрядларына кушылган вузлар күп булса да, әле кайберләре бу өлкәдә аксый. Мисал өчен, Казанның ветеринария академиясе, КИТТУ-КАИ, аграр университетка бу юнәлештә эшләүне көчәйтергә кирәк.



Тагын бер проблема бар. Анысы төзелеш тармагына карый.

– 4 ел дәвамында студентларның төзелеш отрядларында катнашучылар өчен махсус курслар алып барыла. Бу белемнәр төзелеш отрядларын сыйфат ягыннан әзерләргә мөмкинлек бирә. Безнең студентлар республикага килеп эшли торган кешеләрдән кимен куймый. Читтән килеп эшләүчеләр безнең студентларның "ипиен" ала. 10-15 елдан соң төзелеш тармагына белгечләр җитмәү куркынычы яный. Чөнки 1-2 елга безгә килеп эшләгән гастарбайтерлар үзләренең илләренә кайтып китә, тәҗрибәләре белән бүлешми. Бүген оешмаларга кадрларны студентларның төзелеш отрядларыннан эзләргә кирәк. Шул вакытта кытлык та булмас иде. Мисал өчен, Универсиада вакытында эшләгән яшьләр хәзер республикада төзүче, бригадир булып хезмәт куя, – ди Татарстан студент отрядлары республика үзәге директоры Ринат Садыйков.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев