Логотип Идель
Иҗат

КЫРЫК ЭШЕҢ КЫРЫК ЯККА ЯРЫЛЫП ЯТКАНДА

Дөнья хәтле өй эш өелеп торганда кайсыннан башлап, ни белән тәмамларга белми торган чакларың еш буламы? Нидән башларга икәнлеген белә торып та, берсенә дә кул бармыйча, йә теге нәрсәгә ябышып, йә монысына карап шаккатып торасыңмы? Алайса әлеге язма синең өчен, бүген без ничек итеп үзеңне эшләргә мәҗбүр итеп булуы турында сөйләшербез.

Ничек итеп үзеңне эшләргә мәҗбүр итәргә?


1. Эшләп утыру урынын алыштыр. Бүтән бүлмәдә эшләп кара, компьютерда эшләсәң, мониторыңны бүтән якка борып куй, мөмкинлегең булса, йөреп кер.

2. Вакытыңны чиклә. 25 минутка таймер куй һәм шул вакыт эчендә игътибарыңны бары тик укуга/эшкә генә юнәлт. Аралашмаска тырыш, социаль челтәрләргә кермә. 25 минут вакытта әллә ниләр эшләп бетерергә мөмкин булуына шаккатырсың!

3. Эш өстәлеңне җыештыр. Бу кәефне күтәреп җибәрер һәм син эшеңә яңа көч белән тотына алырсың.

4. Катлаулы эшкә тотыныр алдыннан берничә гади эш эшлә. Болай эшләгәндә синең үз-үзеңә ышанычың да артыр, четерекле мәсьәләләрне чишәргә дә әзерләнерсең.

5. Өстәге барлык пунктларны үтәп тә, барыбер берни дә килеп чыкмый икән, киләсе киңәшкә колак салып кара: башыңа килгән бөтен уй-фикерләрне кәгазь битенә төшереп бар. Башыңдагы бар булганнар ак бит куенына чумганнан соң торып йөреп кил, аннан кайтып барлык язганнырыңны укып чык һәм шулар арасыннан үзеңә иң ошаганын сайлап алып, эшкә кереш.

Матур көннәр, айлар, еллар, гомер сиңа!
Берәр мәсьәләдән чыгу юлын таба алмыйча йөдәп йөрсәң,
һәрчак бездән киңәш сорый алуыңны онытма.
Сине яратып, “Ялкын”ың!  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев