Логотип Идель
Иҗат

КӨЗ ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР

Көз һәр кешенең күңелендә төрле хисләр уята: кемдер алтын-сары төскә күмелгән бу вакытка ихластан сөенә, бу айларда үзенә илһам, көч ала, ә кемдер көзләрдә сагышка бирелә, хатирәләр дөньясына чума... Ничек кенә булмасын, бу ел фасылы һәр кешенең күңелендә үз урынын таба. Ә беләсезме, көзне нәрсә белән тагын да ямьләндереп җибәреп була? Әлбәттә, иҗат, шигырьләр белән! Көз бит хисләргә, җанны айкардай кичерешләр шулкадәр бай!

Көзге сагыш

Тып-тын гына урманнарда
Яфрак-яфрак сагыш ява.
Көзге яфрак — минем сагыш,
Минем җаным сагышлана.

Тамчы-тамчы сагыш яше
Күздән түгел, җаннан тама.
Тамчы-тамчы энҗе сагыш.
Минем күңел сагышлана.

Көзге урманнарга кушылып,
Минем җаным сагышлана.
Тәлгәш-тәлгәш миләшләрдә
Сагышларым дөрләп яна...

(Илсөяр Иксанова)

 

Көз

Күңелләргә сагыш салып,

Көзләр дә җиткән икән.

Куе урман өсләреннән

Сарысын сибеп үткән.

Пәрәвез җепләреннән ул

Үреп куйган ятьмәсен.

Чү! Кузгатма син аны, җил,

Бу матурлык бетмәсен.

Сары яфрак кулын изәп,

Алтын көз саубуллаша.

Үрелеп, нур сибә кояш

Болыт ертыгы аша.

Шушы нурлардан тулышып,

Тагын ямь иңә җиргә.

Сагыш түгел, муллык тула

Алтын көз белән бергә.

Күңелгә көзге муллыктан

Бәхет, шатлык тула сыман.

Ил-көненә өмет баглап,

Киләчәккә атлый җиһан.

(Суфия Мостафина)

 

***

Уйнап оча сары яфрак,
Әйләнгәндәй талгын бию...
Ә күңелдә баш әйләнгеч
Сихри бер хис -
көзге сөю.

Алтын-сары өрәнгеләр
Ут дөрләгән учак төсле!
Көй агыла җиһан буйлап,
Уш китәрлек, шундый хисле!

Билләремнән коч та иркәм,
Ал бөтереп, биик әйдә.
Табигатьнең чуак чоры,
Көз адашкан гүя җәйдә.

Биик әйдә, онытылып,
Көз дә гашыйк безнең төсле.
Яздагыдан мең кат серле,
Көз уянган сөю хисе!

(Гөлара Шәрәпова)

 

Көзге камлау

Килгән саен алтын көзләр җиргә,
Үзгә матур күлмәк киясез.
Җаннарымны моңлы нурга төреп,
Каеп- каеп сагыш чигәсез.
Чигү җебең сары, кызгылт төстән,
Каймалаган күлмәк итәген.

Пешкән алма кебек янып тора
Уймакланып көзем битләрең.
Салам төсле сары чәчкәеңнең
Җилләр тарый сүтеп толымын.
Шаман учагыдай ал шәфәгың
Күңел камлый салып ырымын.
Ямансу да, моңсу булып китә,
Чуак чоры хисләр тузгыта.
Көзләреңә кергәч син аңлыйсың-
Гомеркәйләр киткән узып та!

(Габдуллина Флера)

 

Миңа якын...
Гашыйк булдым кабат көзләремдә
Яфрак койган чакта миләшләр
Тагын берәү хискә чумды ,- диеп
Көлемсерәп карый тәлгәшләр

Мин яңадан туган кебек булдым,
Үзгә ягын күрәм дөньяның
Сизәм хәтта ,күңел гөлләренә
Күбәләкләр килеп кунганын

Уйларым да башка,хыялларым
Яшьлектәге кебек канатлы
Бер мизгелдә иярләрмен кебек,
Тышауларын чишкән пар атны

Кием сайлыйм,арып бетәм үзем
Көтеп торып күңел күнгәнен
Аңлап алдым кинәт,күпкә якын
Көзләр бүләк иткән күлмәгем!

(Сиренә Гатиятова)

 

***

Көз димәссең, җәйгә ошап тора-
Көннәре дә аның, күр әле!
Сер түгел бит, сирәк күргән идек
Җәендә дә мондый көннәрне.

Тоялармы матурлыкны диеп
Тәбигатьнең әллә сынавы.
Ямьле җәйне искә төшерергә
Җиткән икән әбиләр чуагы.

Тик озакка сузылмастыр,беләм,
Тәбигатьнең мондый көннәре.
Сизелми дә үтәр бу тылсымлы
Җанны сихерләгән көз яме.

Җәй җылысын тоя табигатьнең
Һәр бөҗәге, һәрбер куагы.
Көз бүләге - хозурланып калыр,
Матур чак шул әбиләр чуагы!


 (Фәнәвис Дәүләтбаев) 

 

Көзге моңнар.

Сагышка төренеп, моңнарга үрелеп
Бу көзләр күңелгә иңделәр.
Язлардан калмаган,
җәйләрдән алмаган
Җылыны көзләрем бирделәр.
Моңсулы көннәрне,
ямансу төннәрне
иркә көз алтынга буяды.
Язлардан дәртлерәк, җәйләрдән серлерәк
хисләрем тик көздә уянды.

(Суфия Мостафина)

 

***

Җәй җылысын эзләп киләм әле,
Җиргә иңгән алтын көзләрдән.
Өмет очкыннары бөтерелә,
Жылы көтеп сары төсләрдән.

Саташтырып алып калды мәллә,
Җәйләремне язлар кочагы?
Жылы өстәрме соң көзләремдә,
Яфракларның сары учагы?

Көттерсә дә җәем, упкәләмим,
Нурга күмә күңелем кояшы.
Бер елмайса эреп кенә тама,
Бозлар сарган бәгырь кыясы.

Көзләрнең дә җәе булыр әле,
Тормас әле тоташ яңгырдан.
Көзге яшен булып атылмасын,
Сагыш уты гына яндырган.

(С.Лилия)

Икенче өлеш

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Мне понравились эти стихотварения