Логотип Идель
Иҗат

КӨЗ ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР 2

КӨЗ ОФЫГЫ

Көз әле алтынсу биләүдә —
Мин инде җәйләрне сагынам.
Сагышның мәйданы киңәя —
Офыклар киңәйгән чагында.

Соңгы кат сөенеп калыйм, дип,
Каеннар таң белән торганнар.
Күңелгә көз моңын иңдереп,
Каңгылдый һавада торналар.

Яңгырый хушлашу авазы
Күкләрдән, таулардан — бар яктан;
...Йөрәгең өзелер бер мәлдә —
Агачтан өзелгән яфрактай.

Тик һаман кошларга ияреп
Талпына күңелем югары.
Бәхетнең үзенә илтә күк
Күктәге кошларның юллары.

(Разил Вәлиев)

 

***

Көз сәлам хатлары юллый,
Келәм итеп түшәп.
Хатында тик шушы сүзләр:
"Бәхет телим, ул булмаса,
Булмый бернишләп!"

Алтынга да алыштыргысыз,
Аның теләге!
Яфрак яңгыры булып ява,
Юмарт бүләге.

Аяк асларына сибәр
Ал, кызыл яфраклар.
Яфрак түгел, көз бүләге –
Ялкынлы "хатлар"!

Шыбыр-шыбыр, кыштыр кыштыр.
"Укырбыз" теләп.
Бәхет теләп язылган хатлар,
Килә бит сирәк!..

(Факия Шәрәф)

 

КӨЗ – АЛИҺӘ!..

Келәм чиккән Көз-алиһә:
Үзе теккән, үлчәм камил.
Күлмәкләре асыл, затлы,
Искитмәле, катлы-катлы.
Көз кызлары бәйге тота,
Гүзәллектә тиңнәр юк.
Күр өрәңге, балкып яна,
Кояшны кабатлый күк.
Яшел чыршы тоткан кулы
Әле һаман яз буйлы...
Күлмәкләрнең бәһасе юк,
Тегәрҗебе нәселдән.
Мондый нечкәлекне рәссам
Алган кайсы гасырдан?!
Чибәрлектә тиңсез каен
Очырый адым саен.
Бергәлекнең кадерен белеп,
Парын да тапкан җәен.
Чыршыларда тугрылык зур,
Мактанышалар, гүя.
Тукыманың затлылыгын
Кемдер бәяләп куя.
Купшылар күп, буй җиткесез,
Миләшкә җитүче аз:
Алкаларның кызыл чугы –
Сокланыймчы, көт бераз.
Табигатьнең көзге туе –
Бүген монда бар да бар.
Ничек китим яныгыздан
Кайтмас борын сагынам.
Өрәңгесе озатып калды,
Күз карашым йотылды.
Исән булсак күрешербез,
Син дә мине көт инде.
Яшәешнең көзге мәле,
Уйлата менә яме:
Балкып сүнә көчле кеше,
Пыскый тора көчсезе.
Келәм чиккән Көз-алиһә,
Сабак биргән шикелле.

(Сүрия Мингатина)

 

Табигатьтә— яфрак зилзиләсе...

Бөтерелә, һава кочып уйный,
Яфраклар да, күңел уем да.
Гомер көзем, көтмәгәндә килеп,
Ишек кагар кебек тоела.

Салмак кына, яфрак юрганыннан,
Атлыйм әле тын күл буена.
Каршы ала, озата бара кебек,
Көзге бакча мине, тын гына.

Ул да моңсу гына күзәтә күк,
Алтын -сары яфрак яңгырын.
Яфрак сыман сагыш тулы төскә,
Кергән чагы әле уемның...

Табигатьтә — яфрак зилзиләсе,
Кызыл, сары, яшькелт,шәмәхә.
Ә җәй һаман төшләремә кереп,
"Кал янымда гына!"— дип дәшә.

Көзләрдән соң кыш озак көттермәс,
Кышлар үткәч, килер язлары.
Җаннар гына тынычлыкта калсын,
Көзләрнең дә гүзәл, саф таңы!

Көзләрдә дә якты хисләр яши,
Нәкъ бүгенге яңгыр төсендә.
Бар да яхшы— күңел генә никтер,
Тик соңарып моңа төшенә.

(Факия Шәрәф)

САРЫ ЯФРАК

Шаян көз безгә килгән
Буярга килдем дигән
Яшел утырган урман
Алтын төскә күмелгән
Көз аны буяп куйган.

Сары яфраклар яна
Төшкән кояш нурына
Зәп- зәңгәр күкнең йөзе
Сап-сары тирәк үзе
Фасылның алтын көзе.

Соңгы бию һавада
Сары яфрак әйләнә
Искән көзнең җиленә
Күбәләк булып оча
Очып ул җилне коча.

Җил алып кочагына
Зәңгәр күктә уйната.
Юл буйлап ул йөгертә
Әйтерсең лә өермә
Яфракларны өерә.

Тирәк яфрагын коя
Җил өреп аны куа
Белми тик кайсы якка
Әллә инде еракта
Ятып кала туфракта.
Очып йөргән яфракта.

(Лилия Ф. Гиматдинова-Хисамова)

 

СИН КӨЗДӘ... МИН ҖӘЙДӘ...

Көзеңнән сузасың
Балланган алмалар.
Җәйләрдә әчкелтем
Дисең дә, син, алар.
Син көздә... мин җәйдә....
Җәемнән чәчкәле
Болыннар юллыймын.
Ошатырмы көзем
Дип, үзем уйлыймын.
Син көздә... мин җәйдә....
Кыштырдый сак кына
Яфраклар өеме.
Исемнән һич чыкмый
Көздәге сөюем.
Мин көздә... Син көздә...

(Люция Әблиева)

 

КӨЗГЕ МОҢ

Көзге бакчаларга яшем тамды
Яфрак япкан сары сукмакта.
Җәйнең ямен алып кошлар китте
Бигрәк авыр җанга шул чакта.

Кайчан гына җирдә яз иде лә
Хуш исләрдән йөрдем тилереп.
Бушап калган көзге бакчаларда
Йөрим бүген ялгыз тилмереп.

Хушлашмыйча никтер китеп бардың
Сагыш кочагында калдырып.
Күкрәгемне кыскан шул сагыштан
Яшем тама җанны яндырып.

Сары яфракларга басып үтәм —-
Артса артсын әйдә сагышым.
Сабыр булган өчен , рәхимле бул,
И ялгышлар тулы язмышым.

(Рауза Хафизова)

 

КӨЗГЕ ИРТӘ

Көз иңенә кулын салган
Өрфиядәй ак томан.
Каеннар — яшьлеге белән
Хушлашучы кыз сыман,

Керфекләрен җиргә чәнчеп,
Торалар тынып кына.
Тамам - тамам диеп торган
Яшьләрен тыеп кына.

Ак бөркәнчек япкан томан-
Төшмәсен ятлар күзе.
Сагаеп карый тирәкләр
Нык микән вәгъдә сүзе?

Тын калып көтә табигать
Алтын нур сибелгәнен
Кояшка карап,дөньяның
Сөенеп бер көлгәнен.

Җемелдәр энҗе тамчылар
Каен күзләрен юып.
Шатлык яме булып төшәр,
Ак бөркәнчеге шуып.

(Рауза Хафизова)

 

Беренче өлеш

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев