Логотип Идель
Иҗат

КӨТӘРСЕҢМЕ МИНЕ | ХИКӘЯ | ДҮРТЕНЧЕ БҮЛЕК | СУЛГАН ЧӘЧӘК

Айзирәк вакыт уза барган саен шиңде, сүрелде. Укуын көчкә генә тәмамлап, югары белем алырга керде. Айга бер килгән солдат хаты әйтеп бетереп булмаслык якын иде кызга. “Сөям... Сагынам... Үбәм” – дигән. Теге айда да шулай дип язган иде ич. Димәк, мәхәббәте сүрелмәгән. Айзирәк кулына дәфтәр, ручка алып хат язарга утырды.







“Булатым, сөйгәнем. Синнән хат кабул итүе – нинди зур бәхет икәнен белсәң иде син... Бүген төштә сине күрдем. Миңа елмаеп карадың да, чәчәк бәйләме суздың. Лилияләр.


Хуш искә күмелгән чәчәкләрне мин бик яратам. Тик син биргәннәре нигәдер аңкып тора торган исле түгелләр иде. Мин аны алуым белән синнән китеп бардым. Юк, юк, төшләр чынга ашмыйлар алар. Шулай бит? Син бер үк ялгыш әйбер уйлый күрмә. Без бәхетле булачакбыз... Кайт кына...”






Матур сүзләр белән үрелеп барган хат Булатка барып җиттеме юкмы, билгесез. Егетнең икенче айда хаты килмәде. Бары тик өченче айда гына бик яраланганын язып җибәргән иде ул. Айзирәк сөйгәне өчен борчылып, укуына бармас булды. Тән температурасы күтәрелеп, караватына еш ауды. Ябыгып, ямьсезләнеп килгән кызны хастаханәгә салдылар. Билгесез чир белән кимендә ике атна ятты кыз. Хәле тагын да начараеп, башка шәһәргә җибәрделәр.


Билгесезлектән аяктан тәмам егылган кызны кыйбатлы дарулары да коткарып кала алмады. Дус-ишләре бизеп, күзгә күренмәскә әйләнделәр. Бер ай буе хәрәктәсез, аңсыз ятты Айзирәк. Җитмәсә, сөйгәне дә язмый. Бик авыр ноктага туры килде шул. Тән җәрәхәтләре алып тора. Икенче ай киткәндә, Айзирәкнең чире билгеле булды. Табиблар тәгаен әйтә алмасалар да, шунысы мәгълүм – ул аякка баса алмаячак. Бу яман хәбәрне йокы аралаш кына ишетеп алган кыз үксеп-үксеп еларга тотынды. Авызында бары тик бер сүз “Минем яшисем килми!” Аның бу дөньядан югаласы, каядыр еракка китеп юк буласы килде. Булатына да ачыктан ачык хат язып салды ул бүген:







“Чәчәкләрнең шиңгәне матур булмый. Син сулмаганнарын эзләргә тырыш. Минем кебек гарип кыз сиңа кирәкмәс...” Өч җөмләле хат Булатка тиз арада барып җитте, ахрысы. Әмма, бәхеткә каршы, егет кызны ташламады. Ә киресенчә, юатырлык матур хатлар җибәрде. Берсеннән берсе матур сүзләр Айзирәкне үзгәртерләр шикелле иде. Тоелган гына шул. Булатын өзелеп сөйгән кыз үзен яратмаска әйләнде. Һәр туган көннән кимчелек, ямьсезлекне тапты.





Яныннан бер адым да еракка китмәгән Айзат Айзирәкнең күңеле булсын дип ниләр генә эшләмәде. Көн саен кулына чәчәк, күчтәнәчләр тотып кергән егетне дуска гына санады кыз. Ә укыган шигырьләре ни тора бит! Айзат кызның сөйгәне бар икәнен дә белә, югыйсә. Тик өметен генә өзми шул. Еласа да, көлсә дә шуның янында. Кыскасы, Булатны алар бергә көттеләр. “Егетең кайтканчы аякка да басарсың дип” - Айзат Айзирәкне бүлмә буйлап күтәреп йөрде. Рәхәтләнеп, чын күңеленнән кыз шул көнне генә көлде. Аның, чыннан да, сөйгәне каршына үз аяклары белән барасы килде. Йөгереп кочаклап “Яратам!” дип пышылдыйсы килде. Килде шул...



Дәвамы бар...


Рәфидә Галимҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев