Логотип Идель
Иҗат

ЛАНДЫШ ГАБДРАХМАНОВА ТӘҮГЕ ШИГЫРЬЛӘР ҖЫЕНТЫГЫН ТӘКЪДИМ ИТТЕ

Татарстан китап нәшриятында «Яшим – димәк, яратам» дигән тагын бер яңа китап дөнья күрде. Бу – шигърияткә ныклы адымнары белән атлап керүче, инде иҗатының яраткан укучылары булган Яңа Чишмә районы Акбүре авылы кызы Ландыш Габдрахманованың тәүге шигырьләр җыентыгы.
Китапны ул укучысына үзе тәкъдир итте. Бирегә шулай ук танылган язучылар Газинур Морат, Ркаил Зәйдулла, Марат Кәбиров, шагыйрь Рифат Сәләх, Ландыш ханымның авылдашлары һәм гомумән, аның иҗатын югары бәяләүчеләр килгән иде.


Шагыйрь, журналист һәм публицист Газинур Морат китапның редакторы булган. «Бүгенге көндә иҗатның һәр өлкәсенә гүзәл затларыбыз күбрәк килә башлады. Шуңа үз авазыңны, үз тавышыңны белдерү җиңелләрдән түгел. Ландыш Габдрахманованың үз юлы ачык күренә, ул беркемгә дә иярми, ул – ихлас», – дип ассызыклап үтте язучы.
Ландыш ханым шигърияткә җиде ел элек кенә килгән. Башта иҗат җимешләрен интернет челтәренә урнаштырган. Менә шунда аңа канат куючы укучысы, төпле киңәшләрен бирүче дуслары – Балык Бистәсеннән шагыйрә Гөлнур ханым Әхмәдуллина-Архипова, Лениногорск шәһәрендә иҗат итүче язучы Рәмзия Габделхакова барлыкка килгән. Алар тәкъдиме белән Ландыш ханымның шигырьләре «Идел» журналында дөнья күргән.
Инде менә танылган язучылардан да югары бәяләмә алып, шигырь тәлгәшләре китап битләрендә урын алган.
Шагыйрь, язучы, «Гаилә һәм мәктәп» журналы баш мөхәрире Ркаил Зәйдулла: «Ландыш Габдрахманованың иҗатында Такташка хас чалымнар бар. Ә бу – табигыйлек, сүз көчен белү, тою, укучыга җиткерү. Андый сәләт кинәт кенә пәйда була алмый. Монда Ландышның укытучылар гаиләсендә үсүе, татар теле һәм әдәбияты бүлегендә укуының да роле зур», – дип чыгыш ясады.

Чыннан да, Ландыш ханымның әтисе күп еллар мәктәп җитәкчесе, әнисе татар теле һәм әдәбияты укытучысы булып эшли, өйләрендә китаплар бик күп була. ә менә әбисе кечкенә Ландышка Габдулла Тукайның шигырь, әкиятләрен, «Кыйссаи Йосыф»ны яттан сөйли торган була, шул ук вакытта оныгына әсәрләрнең тәрбияви мәгънәсен дә җиткерә.

Бервакыт 5 яшьлек кызга әнисе белән Казанга баргач, Хәсән Туфан белән очрашырга туры килә. Шагыйрь бала хәтеренә чал чәчле, аның башыннан сыйпаган ягымлы кеше булып кереп кала. Нәкъ менә шуңадырмы, Ландыш өйгә кайткач, әнисенә: «Мин дә чәчләрем агаргач, шагыйрь булам», – дип әйтә.

Менә шулай балачактан салынган эзләр буенча Ландыш ханымның күңеле шигърияткә килә. Аның шигырьләренә язылган җырлар да бар. Ә ижатының үзәгендә – тормышның төрле каршылыклары белән очрашкан, ләкин сынмаган-сыгылмаган лирик герой. «Шигырьләрем нинди дә булса вакыйга белән бәйле туалар. Аларда минем чын гаиләм, яки үземнең язмышым чагылмый», – дип белдерде яшь шагыйрә.
Ә гаиләсенә килгәндә, Ландыш ханым тормыш иптәше, улы Булат (Медицина университетының 2нче курс студенты), кызы Нәргизә (10нчы сыйныф укучысы) белән Казан шәһәрендә гомер итәләр. «Яшүсмерләр белән аларны аңлап, дусларча сөйләшеп кенә иң якын кешеләренә әйләнеп була. Шуңа да улым һәм кызым белән авырлыклар күрмим. Хыялым – балалар өчен дә шигырьләр язу», – дип уртаклашты ул безнең белән.
Уй-хыялларыгыз чынга ашсын, иҗат чишмәгез саекмыйча, укучыгызны яңадан-яңа үрләр белән сөендерергә язсын, Ландыш апа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев

2
X