Логотип Идель
Иҗат

"КАЗАН МАРАФОНЫ"НА СПОРТ МӘКТӘПЛӘРЕ ДӘ КУШЫЛА

«Казан марафоны»на да күп калмады, дустым. 21 майда узачак әлеге чарада Татарстан башкаласының спорт мәктәпләре дә актив катнашырга җыена. Шуларның берсе – Вахитов районының Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары. Алар тренерлары Владимир Бәйрәмов белән республиканың башка мәктәпләрен дә марафонда катнашырга өнди.

Йөгерү – теләсә нинди спорт төренең башлангычы. Шуңа да Вахитов районының Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе укучылары үзләре сайлаган спорт төре белән дә шөгыльләнә, йөгерүне дә читкә куймый. Теннисчыга йөгерү уен ритмында калырга мөмкинлек бирә. Ә боксчыларга исә тигез итеп сулыш алырга булыша. Хәер, мисаллар бик күп төрле. Тик бу уңышларның нигезендә даими рәвештә йөгерү нөтиҗәсендә барлыкка килгән чыдамлылык ята.

Вахитов районының Балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбенең 2007 елда туган балаларның футбол командасы инде дүрт ел дәвамында актив рәвештә шөгыльләнә. Жиңүләре дә шактый. Балаларның әти-әниләре дә командага һәр уенда җан атарга килә. Спортка мөкиббән булган балаларның ата-аналары да спорт ярата. Шуңа да «Казан марафоны» көнне алар гаиләләре белән 3 чакрымга йөгерәчәк.







Балаларның әти-әниләре башка спорт мәктәпләренә йөрүче балаларны ярышка чакыра:
– Без Казанның, республиканың башка спорт мәктәпләрен дә марафонда катнашырга өндибез. Беренчедән, балаларыбыз үзләренең дуслары арасы белән ярышып, иң яхшы нәтиҗәләрен күрсәтергә мөмкин. Икенчедән, без, ата-аналар, сәламәт яшәү рәвешенә тагын да күрәк гаиләләрнең кушылуын телибез.

Үзенең тәрбияләнүчеләре белнән тренерлары Владимир Бәйрәмов – элек “Рубин” футбол командасы өчен чыгыш ясаган профессиональ футболчы – да марафонда катнашачак.
Белешмә:
Хәзерге вакытта Казанда 42 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе эшләп килә. Аларда эшли торган 300 секциядә балаларны кечкенәдән чемпион булырга өйрәтәләр. Яшьләр биредә баскетбол, волейбол, футбол, хоккей, җиңел атлетика, чаңгы ярышлары, черлидинг, керлинг, гольф, көрәш белән шөгыльләнә.





«Казан марафоны» турында тулырак мәгълүматны tatar.run и kazanmarathon.org. сайтларыннан белергә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев