Логотип Идель
Иҗат

КАЗАН МӘКТӘПЛӘРЕНЕҢ "СӘЕР" УКЫТУЧЫЛАРЫ

Татарстан мәктәпләрендә нинди гадәти булмаган укытучылар белем бирә? Республикабызның кабатланмас укытучылары белән танышыйк! 

1. Яшел Үзән шәһәренең Пушкин исемендәге лицеенда Валентина Кибец укыта. Һәм, әйтергә кирәк, инде күптәннән. Би-и-ик күптәннән. Төгәлрәге, инде 51 ел! Аның дәресләрен укучылары "Шәм янган арада" дип атап йөртәләр. Чөнки биредә дәрес буе шәм яна. Укытучы үзе "Шәм дәрескә сихрилек өсти", - ди.

2. Югары икътисад мәктәбенең тарих укытучысы Василий Кузнецов дәресләрен рэп уку рәвешендә алып бара. Василий бу дәрескә 6 сәгать әзерләнгән, видеосы интернетта күпсанлы караулар җыйган. "Балалар белән уртак тел таба белү мөһим. Программа "Евгений Онегин"ны өйрәтүне таләп итә, тик башта үзеңә "Игра престолов" һәм "Рика и Морти"ны белү кирәк", - ди укытучы.

3. "СОлНЦе" мәктәбе укытучысы Александр Сегинев үзенчәлекле тышкы кыяфәте белән аерылып тора: сакал, билгә кадәр чәч, башында песи колаклары... Болар барысы да балаларның игътибарын үзеңдә тоту өчен кирәк икән. "Минем тышкы кыяфәтем болай да кабатланмас, тик балалар өчен мин барысына да әзер! Дәреслекләрне мин кулланмыйм, бөтен биремнәрне дә үзем уйлап табам. Җаваплары да кызыклы була. Ә иң мөһиме — чишә белү!" - ди Александр Сегинев.

4. Испанлы Алонсо Агулар Казанлыларны испан теленә өйрәтә. Әгәр дә сез сальсо яки Энрике Иглесиас белән кызыксынасыз икән, телне дә тиз арада үзләштерә алырсыз! "Минем практикамда телнең нигезләрен 1 атнада өйрәнгән балалар бар! Игътибар, ятлау сәләте, язу осталыгыгыз булса, сез дә өйрәнә алырсыз", - ди бу испанлы.

5. Казан шәһәре 35нче мәктәпнең биология укытучысы Ксения Сапарованы инде берничә тапкыр космонавтлар әзерләү үзәгенә эшкә чакырганнар. Баксаң, аның укучылары бик кызыклы эксперимент куйган икән: колбада салат үстергәннәр! Тик укытучы әлегә хыялын читкә куеп тора, аның укучыларын укытып бетерәсе бар. "Балаларым белән эко-системалы колбада төрле үсемлекләр үстереп карыйбыз. Колбага туфрак урынына мамык салдык та үстердек. Шуннан аны галәмгә җибәрделәр. Ни кызганыч, ул кире кайтмады, күзәнәкләре үзгәрешен бик карыйсы килгән иде. Шуннан соң миңа космонавтлар отрядына кушылырга тәкъдим иттеләр", - ди Ксения.

Чыганагы: "Город" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев