Логотип Идель
Иҗат

КАЗАН - ЧӘЧӘКЛӘР ҺӘМ АЧЫК ЙӨЗЛЕЛӘР ШӘҺӘРЕ

Алар – һәрвакыт позитив дулкында. Кояшны үз күңелләрендә йөртүче кешеләр алар. Кемнәр бу дисезме – Конфедерацияләр Кубогы волонтерлары. Туристлар да “Сезнең Казаныгызда 10 метр саен волонтер, шәп бит бу!” дип шакката.

Игенчеләр сарае каршында урнашкан кызыл түбәле чатыр әллә каян җәлеп итеп тора. Бу – волонтерлар “йорты”. Иртән бу волонтерларның бергә җыелышып зарядка ясаганнарын күргәч, шаккаттым! Баксаң, бу аларның традициясе икән! Биредә «SаMоSтоятельные дети» наркотикларга каршы республика проекты катнашучылары эшли. Волонтерлык хәрәкәтендә алар 5 сыйныфтан бирле икән.

– Миңа актив тормыш алып бару, кешеләргә булышу бик ошый. Конфедерацияләр Кубогына тәҗрибә алырга килдем. Киләсе елга футбол буенча дөнья чемпионатында волонтер буларак катнашасым килә. Берничә көн эчендә инглиз телем дә яхшырды инде, – ди Элина Алетдинова.
Биредә 3 сменада барлыгы 24 волонтерлар эшли.

1 сменаның эш сәгате – 9.00 – 13.00

2 сменаның эш сәгате – 13.00 – 17.00

3 сменаның эш сәгате – 17.00 – 21.00



– Көннәребез бик күңелле уза. Иртән бергәләшеп зарядка ясыйбыз. Бер-беребезгә уңышлы көннәр телибез. Сәгать 11дә туристлар агыла башлый. Шуннан соң чатырны бизибез, флэшмоблар уздырабыз, – дип сөйли Ева Батюкова.

Гадәттә, кызлар музыкаль флэшмоб ясыйлар. Аларны хәтта Кытай телевидениесе турыдан-туры эфирдан күрсәткән булган. Тик волонтерларның төп максатлары – туристларга һәм шәһәрлеләргә булышу.




Волонтерларга иң еш бирелә торган сораулар:

«Билет үзәге кайда урнашкан?» «Аңа ничек барып җитәргә?»

«Шәһәрнең кайсы урыннарын карарга киңәш итәсез?»

«Кремль кайда урнашкан?»

«Игенчеләр сарае нәрсә ул?»

«FAN-ID үзәге кайда?» «Җанатар паспортын кайдан алырга?»

«Шәһәр буйлап экскурсияләргә билетны кайдан сатып алып була?»

«Арзанлы гына кая ашап була?»

«Ник сездә мәчеләр күп» (сувенирлар турында сүз бара).




 



Урамда зәңгәр ветровка кигән кешеләрне күрсәгез, бу, һичшиксез, волонтерлар. Универсиада белән чагыштырганда, Конфедерация Кубогы волонтерларының киемнәре күпкә сыйфатлырак дип ышандыралар малайлар-кызлар. «Безгә формабыз бик ошый!», ди алар бертавыштан. Форма үз эченә ветровка (яңгыр үтми торган), 2 футболка-поло, чалбар һәм кепканы ала.

Шулай ук волонтерларны бушлай ашату да каралган. Кремль яр буенда эшләүче волонтерлар Игенчеләр сарае бинасында ашый. Бер смена 4 сәгать кенә булгач, волонтерларны 1 тапкыр ашаталар. Беренче, икенче аш, эчемлек һәм камыр ризыгы – волонтер менюсы шуннан гыйбарәт. Бүген волонтерларны рассольник, кыстыбый белән кәтлит, кабартма, морс белән сыйлаганнар.



Волонтерлар туристларның һәр соравына җавап табарга тырыша. «Без үзебезне карап йөрергә тиеш. Чәчләрне һәрчак җыеп куябыз», – ди Диана Давыдова.
Волонтерга ярамый:

– алкоголь, психотроп, наркотик матдәләр кулланырга;

– күңелсезләнергә;

– үзеңне дорфа тотарга.

Казан турында «шәп» диләр!




Без волонтерлар янында кунакта булганда, алар янына Чили кешеләре килеп китте. Моңа кадәр аларның палаткаларын Мексика халкы сырып ала торган булган. Дөресен генә әйткәндә, туристлар Россиядә мондый хөрмәт күрсәтерләр, Казанда шундый ачык кешеләр яши, дип уйлап та карамаган!

Чилидан бирле футбол карарга килүче турист Аналиа Салазар "22 июнь көнне Чили – Германия матчына махсус килдек", - ди. - Казан – бик матур шәһәр. Кичә төнлә генә килү сәбәпле, әле күп җирләргә барып өлгермәдек. Татар милли ризыкларыннан да авыз итмәдек".

Ә Мәскәү кунагы Илья Костарнов "Сыйфатлы футболга һәм Казанның кунакчыллыгыннан таң калдык. Монда һәр 10 метр саен волонтер. Алар безгә бик булыша. Хәзер инде Германия – Чили матчын караячакбыз. Казанга әле беренче килүебез. Россиянең күп кенә шәһәрләрендә булдык. Ләкин Казан матурлыгы, чисталыгы белән Санкт-Петербургтан бер дә калышмый", - дип мактады.



– Казан турында килгән кунаклар таң калып сөйли. Бу безне бик шатландыра. Түбән Новгородтан килгән бер кыз Казанда чәчәкләрнең күп булуына шаккатты. «Бу бит бик сәер! Аларны беркем дә өзмиме? Алар болай гына үсеп утырамыни?» дип мең сорау яудырды. Әлбәттә, мондый сүзләрне ишетү күңелебезгә май булып ята, – дип сөйли волонтерларның тим-лидерлары Лилия Тиркия.

«Без барысыннан да канәгать. Бик бәхетле!» дип озатып калды алар безне. Ничек инде мондый ярдәмчел, ачык йөзле волонтерларны яратмыйсың, ди! Казан волонтерлары – иң шәбе. Бу – берсүзсез!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев