Логотип Идель
Иҗат

КАРБЫЗ СЕЗОНЫ АЧЫК

Карбыз сезонын ачык дип игълан итәргә күп калмады. Ә без шуңарчы ничек итеп дөрес (тәмле, баллы, сусыл) карбыз сайларга икәнлеге турында сөйләшә торыйк.

Кемдер карбызны кыз-малайга аера, берәүләр сугып карый, ә кайбер кешеләр бары таныш сатучылардан гына ала. Ничек итеп чыннан да тәмле карбыз табарга соң?

1. Зурлыгына игътибар ит. Зур карбыз алма. Бездәге табигать шартларында гигант карбыз үсә алу ихтималы бик аз, шуңа да аны ясалма рәвештә шулай үстергән булулары бар. Ә артык кечкенә карбызларның балсыз булулары бар. Димәк, идеаль размер булып уртача зурлыктагысы тора. Авырыгы 5-7 кг тирәсе булса, яхшы.

2. Кыз-малай. Карбызларның да җенесе бар. “Малайлар” – зур, озынча, ә “кызлар” – кечерәк һәм шарсыман була. “Кыз” карбызлар тәмлерәк һәм баллырак санала.

3. Койрык. Ул булырга тиеш, чөнки койрык – өлгергәнлек билгесе. Коры сары койрык карбызның өлгергәнлеген билгели. Яшел икән, димәк, карбызны өлгермәгән килеш өзгәннәр.

4.Шакылдатып карыйбыз. Өлгергән карбызга шакылдаткач, артык тавыш чыкмый, өске һәм аскы якларыннан кысып карасаң, шыгырдап куя.

Күп сатучылар карбызның бер өлешен кисеп куялар, имеш, өлгергәнлеген күрсәтәләр. Андый карбызны алмаска киңәш итәбез, чөнки ул бөтен нәрсәне дә үзенә сеңдерүчән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев