Логотип Идель
Иҗат

КӘГАЗЬ КИТАП КЕМГӘ ХАҖӘТ?

Тузан арасында аунап яткан китаплар бүгенге көндә кешелек тормышында зур роль уйнаган планшет һәм гаджетларны алыштыра алырмы? Әллә күп көч түгеп, гасырлар буена басылып килгән “белем чишмәләре” бетүгә дучар булырмы?

Бүген, 21нче гасырда, кәгазь китапларның әһәмияте көннән-көн кими. Билгеле, кемнең Л.Н.Толстойның дүрт томлык “Война и мир” китабын һәр дәрескә “өстерәп” йөрисе килсен. Кеп-кечкенә телефоныңа әллә ничә мең битлек китабыңны урнаштырасың да укыйсың. Җитмәсә кыскача эчтәлеген дә янына “элеп” куярга мөмкин. Шәп бит, әйеме? Тик, китапханәләрдә булган меңнәрчә китапларны бетүгә илтүче замана түгелме бу? Бу турыда студентлар һәм тормышның ак-карасын күрергә өйрәнгән өлкәннәр нәрсә уйлый икән? Алар белән әңгәмә оештырырга булдым.

“Чын кәгазь китапны кулыңа гына алу да ни тора бит”, - дип фикерен белдерде Казан дәуләт аграр университетының 3нче кур студенты Ләйсән Шакирова.” Минем уйлавымча бугенге көндә китапның роле бик зур. Минем өчен һәр китап аерым бер дөнья төсле, һәр китаптан кеше үзе өчен яңа ачышлар ясый.Чын кәгазь китапны кулга алып уку нинди рәхәт бит ул, бу хисләрне бернинди электрон китаплар да алмаштыра алмый, әмма электрон китапларның да үз плюслары бар. Аларны үзең белән йөртергә уңайлы, берничә китапны берьюлы саклап була.” Соңыннан исә, китапларның алга таба юкка чыгуын, тик чын күңелдән китап тотып укырга яратканнарның моңа юл куймаячагын искәртеп үтте.

“Кәгазь китапның исе ошый, аны иснәп тә, тоеп та, кулга тотып та була, ә электрон варианттагы китапларга бу сыйфатлар хас түгел”, – дип фикерен белдерде Казан дәүләт университетының 1нче курс студенты Миләүшә Гафурова. - Шуңа да китаплар яшәр дип өметләнәм”.

Бөек шагыйребез Габдулла Тукай туган районда - Арчада китап тормышы турында ниләр уйлыйлар икән? Бу сорауга Арча педагогия көллияте студенты Гыйниятуллина Фирүзә җавап бирде: “Китап гомер-гомергә белем чишмәсе булып килде һәм бүгенге көндә дә ул чишмәнең саекмавына зур этәргеч булып тора. Билгели ки, электрон китаплар күбрәк кулланыла һәм алга таба да шулай булачак, ләкин бу кәгазь китапларның югалуын тудырырга тиеш түгел, чөнки интернеттагы текстлар китаптагылар белән тулысынча туры килеп бетми, шуңа да электрон вариантта уку үзеннән бераз читләштерә”.

Дөрестән дә, интернет аша укырга мөмкин булган китаплар күптөрле һәм алар һәр сайтта төрлечә языла. Шуңа өстәп анда хаталар да күп очрый. Димәк, китапханәдән китап алып уку кулайрак килеп чыга.

Өлкән яшьтәге китап сөючеләр өчен китап – ул алыштыргысыз “кул коралы”. 76 яшенә җитсә дә, Исмагилов Юрик китапны кулыннан төшерми, аларны укып, җаныма ләззәт алам ди ул. “ Без 41нче ел балалары өчен электрон китаплар бернинди кызыксындыру да тудырмый. Без аның рәтенә дә төшенә алмыйбыз, шуңа күрә кәгазь китаплар – безнең аерылгысыз дусларыбыз”,- дип белдерде ул.

“И китабым, и китап! Миңа кыл син хитаб! Син генә башымдагы чүп-чарны алырсың утап”, - дигән юллар яза танылган шагыйребез Шәехзадә Бабич үзенең “И китап” шигырендә. Димәк, безнең кәгазь китапларыбыз яши һәм яшәячәк, бигрәк тә аларны сакларга әзер булган укучылар булганда.

Рәйдә Нигъмәтҗанова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев