КҮҢЕЛ - САЛАВАТ КҮПЕРЕ /хикәя/

Җәй... Бигрәк эссе! Көндезен барлык балалар елгаларга, күлгә таралышып бетәләр.  Мөгаен, бу җәйге челләдән котылуның бердәнбер нәтиҗәле юлыдыр.  Кояш батканчыга кадәр урамнан бер баланы табып алам, димә. Тик Асияне генә абыйлары үзләре белән елгага ияртми. “Бәләкәй” икән бит ул... Нинди бәләкәй булсын! Аңа бит инде тиздән дүрт яшь тула. Шулай да Асия аларга үпкәләмәде, ул аларны бик каты ярата иде. 

Бу көн эссе булуга да карамастан абый белән апасы су коенырга бармыйча, көнне бары тик Асия белән генә үткәрергә  булдылар. Аларга бик күңелле иде. Һәм һич көтмәгәндә яңгыр ява башлады, әмма күктә болыт юк иде, кояш шат нурларын сибә иде. Шундый матур күренеш иде бу... Ә Асия өчен беренче дә әле. Яңгыр туктауга ук апасы белән абыйсы Асияне урамга алып чыктылар, ә анда бөтен аларның урамындагы балалар җыелган иде инде. Ул гына да түгел, урамда олылар да бар иде. Бөтен җирдә бәйрәм һавасы. “Барысы да нидер көтә? Нәрсә микән ул?” – дип уйлады Асия.

– Салават күпере! – дип кычкырып җибәде балаларның берсе, шатлыгын эченә сыйдыра алмыйча.

– Салават күпере?! Нәрсә соң ул? – диде Асия, аптырашта калып. Моңарчы аның бу сүзне ишеткәне юк иде бит. Ләкин Асиягә җавап бирүче булмады һәм ул абыйсы янына юнәлде.
Абый! Абый! Ә нәрсә ул салават күпере?

– Салават күпере? Хмм... Ничек аңлатырга соң сиңа? Салават күпере – ул, дөньяның бер могҗизасы. Күрәсенме ул нинди матур, ничә төсе бар... Шушы төсләр безнең тормышыбызны яктырта...

– Фонарь кебекме? Караңгыда курыкканда фонарь белән яктыртып җибәргәч бөтен куркулар да кача, һәм бөтен җир яктырып китә бит. Шулай бит?

– Әйе, шулай.

– Бөтен кешенең дә тормышлары төрле төсләр белән яктырамы? Шуңа алар бик каты шатланамы?

– Әйе, сеңлем, нәкъ тә шулай, – диде абыйсы Асияне кочаклап.

Асиянең күңелендә тагын бер салават күпере чыкты. Ул күктәгесеннән дә яктырак иде. Һәм ул салават күпере бер мизгеллек кенә түгел, ә гөмерлеккә. Беркешенең дә күңелдәге салават күпере турында ишеткәне юктр. Аптырарлык та түгел, чөнки аны “бәхет” дип йөртәләр. Әйе, Асия бәхетле иде. Аның шундый якыннары булуга, могҗизалар якында гына булу белән ул бк бәхетле иде.

Алинә Әхтәмҗанова, Саба районы Түбән Шытсу мәктәбе укучысы

Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 21 сентябрь 2019 - 20:55
    НИГЕЗ ЙОРТ Сания карчыкның бәгыренә төшкән сагыш иксез-чиксез иде. Бу сагышны бер генә үлчәмгә салып та, бер генә бизмәнгә куеп та булмыйдыр. Ул аны гүя утырган эскәмиясенә мәңгелеккә беркетеп куйган да үзе башка җаннар эзләп китеп барган. Шуңа күрәдерме, Саниянең күңеленә авыр булса да, аның җаны тыныч иде...
    2508
    1
    51
  • 22 сентябрь 2019 - 14:14
    ВӘСИЛӘ Күпләр өчен мәктәпнең ямен алып китте Вәсилә апалары. Шул китүеннән башка килә алмады Вәсилә яраткан мәктәбенә. Авыр чир утыз ике яшьлек чибәр хатынны, аяктан яздырып, урынга беркетте. Көннән көнгә сүнә барды Вәсилә, корый барды. Хастаханәдә дә аңардан тиз баш тарттылар. Үзенә берни әйтмәсәләр дә, табиблар Вәсиләнең ире Ниязны ачыктан-ачык кисәттеләр: “Без ярдәм итәрлек түгел...” Бианасы Кәримә карчык киленен им-томлап та карады. Тик Вәсиләне аягыннан еккан авыр чир китәргә килмәгән иде шул. Айлар буе ятты да ятты урында Вәсилә. Берни аңламаган биш яшьлек кызы Ләйлә белән аңардан да кечерәк улы Фәрит кенә: “Әни, тор инде. Кайчан мәктәпкә барасың?”, - дип җанын кыйдылар.
    1949
    1
    24
  • 26 сентябрь 2019 - 15:08
    ПЕРӘ Вәсил бүген дә иртә таңнан, әнисе урыныннан кузгалып кыштыр-мыштыр йөри башлауга ук, йокысыннан торып утырды. Әнә ул инде кичтән үк әзерләп куелган утыннарны мичкә тутырып, ут үрләтеп җибәргән, сыерны савып кереп, сөтен дә сөзеп куйган. Менә хәзер самавырга чиләктән су салыр, торбасына яңа өлгергән кузлы күмерләрне өстәп җибәрер. Мичтә дөрләгән ялкынга, самавыр торбасы «тәрәзәчек»ләреннән күз кыскан кузларга карап утырырга ярата ул. Улының иртәләрен әнә шулай онытылып, утларны күзәтеп утыруын әнисе сизми диярлек. Сизеп тә игътибар итмиме? Комачауламагач, ярый, утырсын инде, ихтыяры, дияме?
    1773
    0
    13
  • 12 октябрь 2019 - 11:30
    БУШ ЙОРТ Туганыннан артык күреп яраткан күршесе Зөһрә карчык үлеп, өч-дүрт ел үтүгә, аның өен авылның теге башында яшәгән ике балалы, яше утыздан арткан Зөлфәт сатып алгач, ялгызы яшәп яткан Гөлсемнең тынычлыгы югалды. Зөлфәтнең авыл халкына ясаган этлекләрен күреп-ишетеп белгән хатын, яңа күршеләре белән бик якыннан аралашмаса да, йорт-бакчалары терәлеп торгач, алардан качып та яши алмады.
    1654
    0
    14
  • 10 октябрь 2019 - 16:48
    ТУКТАЛЫШ “Тизрәк! Тизрәк!..” Кыска гына мизгелгә аңына килгән Айдар үз янында кайнашкан ак халатлы кешеләрнең кем икәнлеген дә, кая ашыкканнарын да аңламыйча, бөтен тәненә таралган кискен авыртудан тагын аңын җуйды... Тукталышта юл аша чыгарга басып торганда килеп бәрелгән машинаны ул хәтерләмәде. Изелгән аякларын бот төбеннән кисәчәкләрен белми иде әле утыз тугыз яшьлек авыл укытучысы...
    1644
    2
    24

  • 23 сентябрь 2019 - 15:32
    ЖВАЧКА: "БҮГЕН МИНЕМ ТУГАН КӨН!" Бүген без көненә берәр пачка чәйни торган ЖВАЧКАның туган көне. Аңа ничә яшь дип уйлыйсыз? Ничек уйлап тапканнар? Хәзер беләбез!
    136
    0
    0
  • 27 август 2019 - 11:02
    РОССИЯДӘ ШӘП ФИЛЬМ ТӨШЕРӘ БЕЛӘЛӘР! 27нче август – Россия кинематографиясе көне. Россиядә, Совет чорында төшерелгән фильмнарга карата шикләнеп караучылар шактый, әмма син андыйлардан булсаң, бу язманы ябып куярга ашыкма, чөнки Россия кинематографиясе “Ёлки”, “Притяжение”, “Бабушка лёгкого поведения” ише чүп-чардан гына тормый. Һәм без сиңа блогер Badcomedian фикеренчә иң яхшы 5 рус телле фильм тәкъдим итәбез!
    205
    0
    2
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019