Логотип Идель
Иҗат

КӘЕФНЕ КҮТӘРҮЧЕ КОЯШ

Нихаять, кичә җәй үзен сиздерде. Галиҗәнаб Кояш та горур булып күккә күтәрелде. Дөньяны җылытучы, «кысык күзләр» бригадасын төзүче, кәефне күтәрүче КОЯШ турында ниләр беләбез соң әле? Якты, сары, тирәсендә планеталарны әйләндерә дибез… Юк икән, иң яктысы да ул түгел, төсе дә сары түгел, үзе дә тик тормый икән ул чынлыкта!

Дусларыңнан: «Кояш нинди төстә?» - дип сорасаң, барысы да: «Сары, кызыл-сары» - дияр. Чынлыкта исә ул АК төстә! Саргылт төсмерне аңа «атмосфера сибелеше» дигән феномен бирә.

Кояшка, күзләрне кысмыйча, һич карап булмый. Бар галәмдә аннан яктырак берни юктыр кебек. Болай уйлау – хата, дуслар! Җиһандагы йолдызларның 15% безнең Кояштан яктырак.

Күпләр Кояшны урынында тик тора, ә планеталар Кояш тирәли әйләнә дип белә. Бу дөрес, ләкин тулысынча түгел. Кояш җиһан үзәге тирәсендә әйләнә. Тулы әйләнешне ул 225-250 миллион елда башкара.



Галимнәр бүген дә аңлатма таба алмаган тагын бер кызыклы факт: Кояшның тышкы катламында җылылык Кельвин шкаласы буенча 1 млн градус тәшкил итә, ә өслегендә (поверхность) – 6 мең градус кына.

«Нинди кайнар!» - дисезме? Тагын да кайнаррак нәрсәләр бар. Әллә кайда, галәмдә түгел, ә безнең җиһанда. Беләсегез килсә, гади яшен Кояш өслегеннән (6 мең градус) 5 тапкырга кайнаррак!

Кояшның төзелеше дә бик сәер. Ул гомумән каты матдә түгел, газдан тора. Химик составы бөтенләй «бомба». Әйтик, Кояш үзәгеннән (ядро) бер генә тамчы Җир өстенә төшсә, шул урында һәм якын 150 км радиуста бер җан иясе дә исән калмас иде. Ерактагы йолдыз бу очракта яктырак кына түгел, куркынычсыз да булып чыга.

Кояшның ультрафиолет нурланышы – ул табигый антисептик. Ул тән тиресендәге зыянлы бактерияләрне үтерә, тиренең иммунитетын ныгыта, матдәләр алмашынуын активлаштыра. Шулай ук D витамины синтезы башлана. Бу витамин төре мускуллар һәм сөякләр өчен, яман шеш барлыкка килмәсен өчен, йөрәк, бөер, бавыр һәм гормоннар балансы өчен бик кирәкле.



Тәүлектә ничә сәгать? Дөрес, 24. Ә ни өчен? Борынгы мисырлылар рәхмәт әйтергә кирәк. Алар кояш алласы Рага ышанган һәм ул 12 сәгатьне – җир асты патшалыгында, калган 12-сен күк патшалыгында үткәргән.

Без Кояшны соңгы арада сирәк күрәбез, ә кайдадыр аның белән елга 300 көн буе яшиләр. Кайдадыр дигәне – ул Марокко, Ницца, Брисбан (Австралия), Монте-Карло һәм Уссурийск.

Кояш тотылу (затмение) күренеше турында ишеткәнең бардыр инде. Ә ул елына кимендә 2 тапкырбулганын белә идеңме соң? Ник күрми калам дисеңме? Күрергә, алар бит сизелми дә диярлек, ә тулысынча Кояш 200-300 елга 1 генә тотыла.

Кояш нурының бәхет гормоны эшкәртүе сер түгел. Шуңа күрә кояшлы көндә иренмичә, саф һавада күбрәк йөр! Каникуллар вакытында моны эшләү бик җиңел, Кояшы гына чыксын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев