Логотип Идель
Иҗат

"КҮБӘЛӘКЛӘР ПАРКЫ"НДА КҮБӘЛӘКЛӘР ГЕНӘ ТҮГЕЛ!

Кәҗә белән куян ике дус, кер юа торган янутлар (енот).. Юк, бу әкият геройлары түгел, ә Suvar Plaza сәүдә үзәгендә яши торган чын җәнлекләр. Хайваннар “Күбәләкләр пракы”нда яши, монда гади авыл әтәче, көньяк Африкадан сурикатлар, көнчыгыш Азия, Америка күбәләкләре – барысы бергә дус, тату яши.

Паркка килеп керү белән кунакларны искиткеч кошлар сайравы, тропиклардагы үсемлекләр белән бизәлгән әкияти дөнья каршы ала. Күргәзмә террариумнарда көн күрүче җанварлар белән башланып китә: бака, елан, үрмәкүч, игуана, хамелеоннар. Бигрәк тә кәлтә гаиләләренә кергән экзотик экземплярлар кызыксыну уята. Мәсәлән, яшел игуана буйга 1,8 метр һәм авырлыкка 8 килограммга хәтле була ала икән. Игуана тумышы белән көньяк Мексика, үзәк Америка, Кариба бассейны утрауларыннан була, яфраклар һәм чәчәкләр белән генә туклана. Табигатьтә игуана 10-15 ел яшәсә, ирексезлектә дөрес шартларда яшәү очрагында 20 елга кадәр яши ала.

Киләсе җанварлар иң моңлылары булып чыкты. Кенәрий, аллы-гөлле тутый кошларның күп төрләре. Узып китешли иң олы тутый кош оста гына, китәләр ахры дип сөенеп, “пока” дип кычкырып та куйды!

Кошлардан соң кунакларны нәни генә лемур каршы ала, үзе кечкенә генә булса да, койрыгы байтак озын. Күз алдына “Мадагаскар” мультфильмындагы оста, әрсез лемур килеп басса да, бу лемур бик тәртипле һәм оялчан булып чыкты. Паркта хәтта җанварны үз кулларыңнан ашату мөмкинлеге дә бар.

Икенче залга керү белән, кыргый хайваннар белән вольерлар тора. Беренчесендә бик агрессив һәм хәйләкәр кара төлкеләр, шуны әйтергә кирәк, бу җәнлекләр янында кешеләр озак тормый, әллә шуңа упкәләп, төлкеләр ачы итеп кычкырышалар. Киләсе вольерда ике янут яши. Бик кәмит җәнлекләр, һаман каядыр йөгерәләр, бер дә тик тормыйлар. Әйтерсең лә эшләре бик күп, бер минут вакытлары да юк. Янутларның төре “полоскун” дип атала, ягъни чайкаучы. Чынлап та, җәнлекләр барлык уенчыкларын, чүпрәкләрен сулы тазга салалар да, мәш киләләр.

Янутлар янында безгә таныш булган мини-пиг исемле кечкенә дунгызлар, чебешләр, әтәч, кәҗә, куяннар яши. Ике кәҗә белән бергә, калган иптәшләреннән аерылып, бер куян яши. Кәҗә бәтиләренең мөгезләре чыгып килә, кычыналар, минут саен сөзешеп торалар. Куянга да шактый гына эләгеп ала, әмма куянкай да төшеп калганнардан түгел, кечкенә генә тәпиләре белән бәтиләргә типкәләп ала. Ә әтәч белән бергә тавис кошы яши, ләкин үзенең зиннәтле койрыгы белән ул таң калдырырга ашыкмый.

Күргәзмәнең соңгы җәнлекләрнең берсе булып маймыллар тора. Мартышковый гаиләсенә кергән кечкенә маймыллар альпинистлар сыман агач ботаклары, лианалардан элдерәләр генә! Әле кунаклар килә дип матур-матур киемнәр киеп куйганнар, берсе генә моңаеп, төрмәдәге тоткын киемен киеп утыра бирде.

Иң ахырда күргәзмә кунаклары сурикат дигән җәнлек белән таныша. Бу мангустлар гаиләсенә керүче җанвар кызык кына итеп ике тәпиләренә баса белә. Кызыклы факт: сурикатлар көтүенең башлыгы гаилә коргач, авыр гына карар ясарга тиеш – йә ул балаларын үтерә, йә гаиләсе белән көтүдән чыгып китә.

“Күбәләкләр паркы” дидегез, ә күбәләкләр турында бер сүз дә юк дисезме? Иң кызыгы,әлбәттә, ахырдан. Күргәзмәдә бик сәер генә аквариум тора. Якыннан килеп карагач, күбәләк кузыларын күреп була. Монда күбәләкнең дөньяга килүенең бөтен стадияләрен күреп була. Баштан йомырка, аннан соң күбәләк корты һәм иң соңыннан кузыдан күбәләк чыга. Экзотик күбәләкләр махсуслаштырылган бүлмәдә яшиләр, анда билгеле бер температура булырга тиеш. Күбәләкләрне шулай ук тотып карага рөхсәт ителә.





Бөтенсен сөйләп бетердем бугай инде, ләкин ишетү генә җитми, барып, йомшак җәнлекләрне тотып карарга кирәк, алар турында кызыклы мәгълүмат белү дә файдага гына булыр.

Паркның эшчеләрен дә мактап китергә кирәктер, белгечләр җәнлекләрне бик яраталар, үз эшләрендә осталар һәм кунакларга бөтен хайваннар турында да тулы мәгълүмат бирә алалар.

Айсылу Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев