Логотип Идель
Иҗат

ӘЙДӘМАН БУЛУ - ҮЗЕ КУРКЫТА, ҮЗЕ КАЙФ БИРӘ

Күпләребез җәй көне кояшта кызынып ятарга яратабыз. Ә язмабыз геройлары диңгез буенда булса да, ял итеп ятарга ашыкмый. Чөнки үзләреннән кала тагын 30га якын баланы кайгыртасы бар. Балалар лагеренда әйдаман булып эшләү бер дә җиңелләрдән түгел шул ул!

«Башта куркытты инде»


Алабуга егете Салават Галимов беренче тапкыр әйдаман булып, чирканчыгын әле быел гына алган. Шуңа да карамастан, киләсе елга тагын барырга әзер. Казан илкүләм технологик тикшеренү университетының беренче курсын тәмамлаган егетне әйдаманлык эшенә сыйныфташ кызлары кызыктыра.

Аларның әйдаманлык маҗаралары 100 егет-кыз белән тулган поездда Анапага юл алу белән башлана. Беренче мәлдә Салаватка «Энергетик» лагеренда элеккеге елларда әйдаман булган егет-кызлар ярдәмгә килә.

– Башта бераз куркытты. Отрядта 27 кеше, аларның күбесе малайлар иде. Безнең төркем «спорт отряды» дип аталды. 12-14 яшьлек малайлар иртән дә, әбәттән соң да, кичен дә – һәрвакыт тренерлары белән шөгыльләнде. Кайвакыт мин үземне көтүче итеп хис итә идем. 27 кеше артыннан бары тик дүрт күз – ике әйдаман гына күзәтә бит, – ди Салават.

Спорт төркеме булгач, лагерьда уздырылган чараларда катнашырга вакыты калмаган диярлек ял итүчеләрнең. Әмма әйдаманлыкның чын тәмен Салаватка икенче сменада да эшләргә калгач татырга туры килгән. Мондагы 8-12 яшьлек балалар гадәттәге лагерьдагы кебек ял иткән. Барлык кичке чараларда катнашканнар. Поход-экскурсияләргә дә йөрткән ул аларны. Шунда гына әйдаманлыкның бөтен нечкәлекләрен өйрәнергә була бит.





Әйдаман булу бик күп җаваплылык та сорый. Караватларын җыярга да өйрәттек. Көн саен бүлмәдәге чисталыкларын тикшердек. Ике кызның фортепианода берничә ел уйнаганын белгәч, алар белән «стекляшка» дип аталган җиргә «репетиция»ләргә йөрдек. Аннан соң отрядны чакырып, аларга концерт оештырдык. Шулай итеп, кызларга да, төркемгә дә сюрприз ясадым, – дип искә ала кадерле минутларны егет.

Әлбәттә, ял итүче балаларның күңелсезләнгән вакытлары да булмый түгел. Андый вакытта юата белергә кирәк. Салават беренче тапкыр әйдаман булуына карамастан, психологка әйләнеп беткән. Башта егетнең әнисе куркып, җибәрмәү яклы булган. Тик соңыннан гына улы белән уртак фикергә килгән.

– Лагерьга без акча эшләү теләге белән бармадык. Чөнки инде алдан ук анда хезмәт хакы аз буласын белә идек. Бер смена өчен 4500 сум акча түлиләр. Ул лагерьда бетте дә инде, – ди ул.

Әйдаман булып эшләсәң, тәүлек буе йокламаска әзер булырга тиешсең. Салаватның да аз йоклау аркасында күзләре кып-кызыл. Үзе исә, "юк-юк, арып-талып кайтмадым, үзгә бер рәхәтлек белән кайтым", ди.








Әйдаман булуны 4 ел көткән!


Вероника Климентьева инде 14 яшендә үк әйдаман булырга теләгән. Тик лагерьда 18 яше тулганнар гына эшли ала. Шуңа бу хыялын тормышка ашыру өчен 4 ел көтәргә туры килгән аңа.

Монда теләсә кем эшли алмый, махсус укулар узарга кирәк. Вероника бу сынауларны яхшы үткән. 2015-2016 елларда ул Мәскәү өлкәсендәге стационар лагерьда һәм Кара диңгез янындагы «Энергетик» лагерында әйдаман булган.



– Лагерьда эшләгән чагымны бары тик яхшы яктан гына искә алам. Анда позитив эмоцияләр дщ, аерылышасы килмәү аркасында елаулар да – барысы да булды. Шундый бер очрак истә калган: лагерьда балалар бер агачның кайрысын тулысынча салдырды. Аннары агачны бака яфрагы белән ябыштырып чыкты, – ди Вероника.

Әйдаманлыкны сайлавы да юкка түгел аның. Гомумән алганда, лагерь үз-үзеңне күрсәтү, креатив, иҗат өчен менә дигән мәйданчык, дип саный кыз. Ул эшләгән лагерьда җитәкчелек тә шәп, "барысы да контрольдә", ди. Монда бары тик яхшыларның яхшылары гына эләгә икән.

Диңгез дә аерым таләпләр куя. Чөнки Кара диңгез буенда әйдаман булып эшләү өчен физик яктан нык булу, җаваплылык, үҗәтлек, башкаларны ишетә һәм тыңлата белү кирәк икән.




«Әйдаманлык – ул кайф!»


Инде 6 ел дәвамында төрле балалар лагерьларында эшләгән Айнур Гәрәевкә әйдаман булу "кайф бирә" икән. Ул "бу эштән беркайчан да туймам, мөгаен", ди. Балаларга шуның кадәр күңел биреп эшләгән, алар өчен янып торган әйдаманнар бармак белән генә санарлыктыр ул! Хәзер Айнур – Татарстанның педагогик хәрәкәте ветераны. (Бу исемне 5 ел әйдаман булып эшләгәч бирәләр икән). Әлеге юнәлешкә саллы өлеш керткән Эльза Абдуллина, Кристина Никифорова, Гөлнара Йосыповларга бик рәхмәтле ул.

– Беренче тапкыр лагерьга бару – минем өчен вызов иде. Үзем лагерьда балачакта күп тапкырлар ял иткәнем бар. Дөресен әйтим, беренче тапкыр әйдаман булып барганда, бу эш миңа ошамады. Чөнки балалар белән эшләгәндә син һәрвакыт нервылы буласың, йокың да туймый. Шуңа әйдаманлыкның рәхәтен шул ук елны икенче сменага килгәч кенә тойдым. Үземдә булган барлык яхшы якларымны балалар белән бүлешергә тырышам, – дип искә төшерә Айнур лагерьда эшләгән вакытларын.



6 еллык стажы булган әйдаманның эш тәҗрибәсе дә шактый җыелган. «Киләчәкне үзгәртүнең иң яхшы ысулы – ул киләчәк буынның күзаллавын үзгәртү. Юкка гына «Балалар – тормыш чәчәкләре, дип әйтмиләр. Чөнки сабыйларның елмаюында да күпме самимилек ята», – дип саный Айнур.

2013 елда ук КФУны тәмамлаган егетнең әле һаман да балачак дөньясыннан аерыласы килми. Лагерьлар аны һаман магнит сыман тартып тора. Шуңа быел да «Энергетик»ка әйдаман булып барырга җыена Айнур. Хәер, ул һәркемгә бу рольне татып карарга тәкъдим итә. Чөнки биредә туплаган тәҗрибә киләчәктә үз балаларыңны тәрбияләгәндә дә кирәк була, ди ул.

Әйдаман тәрбияче һәм күзәтүче генә түгел әле ул. Психолог, биюче, җырчы, тылсымчы, фокусчы, дус, фантазер, режиссер – бер әйдаманга әллә ничә вазыйфа башкарырга туры килә. Шушыларның барысын да үз җилкәсенә сыйдыра алган әйдаманнар иң осталары була. Чөнки лагерь – социаль тормыш мәктәбе.

– Җитмәсә, яшьләр, әйдаман булып эшләп, яшерен сәләтләрен дә ачарга мөмкин бит әле. Мәсәлән, мин үземдә ораторлык осталыгын ачтым, үз-үземә ышанычым артты, аралашучанга әйләндем, – ди ул.

«Кунак ашы – кара-каршы», дип белми әйтмиләр шул. Балаларны яраткан Айнурның үзенә дә балалар еш кына мәхәббәтләрен белдерә икән. Кемдер килеп кочаклый, кайсысыдыр рәхмәт әйтә. «Балаларның сиңа булган мөнәсәбәте һәрчак күренә. Алар бит алдый белми. Әгәр син эшеңә бөтен күңелеңне бирәсең икән, алар да моны тоя. Син ял итүче балаларга кыска вакыт эчендә чын дуска әйләнергә тиешсең», – дип сөйли тәҗрибәле әйдаман.

«Гафу ит, мин дөрес уйламаганмын икән. Син безнең җәебезне онытылмаслыкка әверелдердең! Мин дә, синең кебек, әйдаман булырга телим» – мондый сүзләр кемнең генә йөрәгенә май булып ятмас икән соң?! Айнур өчен дә алар – лагерьда ишеткән иң кадерле сүзләр.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев