Логотип Идель
Иҗат

ҖИРНЕҢ ТИШЕГЕ ЧЫНЛАП БАР ИКӘН!

Кеше һәм табигатьнең мөмкинлекләренә чикләр юк. Шуңа күрә Җир шарында төрле ландшафт һәм архитектура могҗизалары бик күп. Шул исәптән үзенчәлекле һәм зур җир чокырлары да җитәрлек бүген.

“Делюкс Мистери Хоул”



«Делюкс Мистери Хоул» (Deluxe Mystery Hole) — бу җир чокырының килеп чыгышын берәү дә белми. Тирәнлеген дә бүгенгәчә билгеле булган бер генә ысул белән дә үлчәп булмый. Хәзер ул аттракцион буларак кулланыла.

“Дан чокыры”



«Дан чокыры» Монтичелло буасында урнашкан. Беренче карашка су җир астына зур бүрәнкә (воронка) аша агып төшә кебек, ләкин чынлыкта ул зур торба. Гаҗәеп күренешне яңгырдан соң, су кирәкле дәрәҗәгә кадәр күтәрелгәч, күрергә була.

“Савмилл чокыры”



«Савмилл» (Sawmill Sink) — Багамаларда урнашкан. Археологик казынулар урыны булган, галимнәргә Җир шары 1 000 ел элек нинди булганын ачыкларга булышкан.

Шайтан бүрәнкәсе



Шайтан бүрәнкәсе – җир асты куышы (пещера). Кешеләргә анда керү тыела. Ләкин җәйге чорда аннан 3 млн ярканат очып чыкканын күрергә була.

Зур зәңгәр чокыр



Бу чокыр – Кариб диңгезендәге Лайтхаус-Рифның үзәге. Башта ул бозлык чорында барлыкка килгән куышлар системасы булган. Зур зәңгәр чокыр суга чуму буенча иң яхшы 10 урын исемлегенә кертелгән.

Динның зәңгәр чокыры



Динның зәңгәр чокыры – дөньядагы иң тирән зәңгәр чокыр. Багамаларда урнашкан, фридайверлар өчен тренировкалар базасы буларак кулланыла.

Харвуд чокыры




Харвуд чокыры – Яңа Зеландиядә урнашкан куыш. Илдәге иң тирән вертикаль куыш булып санала.

“Мир” кимберлит торбасы



“Мир” кимберлит торбасы – Якутиядәге зурлыгы буенча икенче алмаз чыганагы.

“Удачный” руднигы



“Удачный” руднигы – Якутиядәге алмаз чыганагы. Төньяк поляр түгәрәгеннән 20 км ераклыкта урнашкан.

“Күк чокыры”



“Күк чокыры” карст бүрәнкәсе 128 мең ел элек барлыкка килгән. Әлеге бүрәнкә дөньяда иң тирәне булып санала. Парашют белән сикерүчеләрнең яраткан урыны.

Бингем-Каньон



Бингейм-Каньон – АКШда тау сәнәгате пункты. Монда ачык ысул белән бакыр чыганагын булдыру эшләре бара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев