Логотип Идель
Иҗат

"ҖИР-АНА АВАЗЫ" /әкият/

Борын-борын заманда яшәгән, ди, Былтыр атлы мәрхәмәтле бер егет. Ул табигать дусты булган икән. Көн дә урманга, сахраларга чыга, кош-кортларның, бөҗәк-хайваннарның, агач-үсемлекләрнең хәлләрен белешә икән, кирәк булганнарына ярдәм дә итә, ди. Ә урманда нинди генә агачлар үсми: меңьяшәр имәннәр, төз буйлы чыршы-наратлар, зифа ак каеннар... Ә алар төбендә нинди генә җиләкләр үсми дә, нинди генә гөмбәләр юк. Урманга килүчеләр табигать нигъмәтләрен җыеп кына түгел, ә җаннарына дәва, сихәт тә алып китәләр, ди. Төрле төсле күбәләкләр күзләрне иркәли, сихри тавышлы кошлар күңелләрне күтәрә. Сахраларында да шундый ук гүзәллек. Былтыр урман-сахралар белән шулкадәр дуслашып беткән ки, дусларына берәр авырлык яки куркыныч яный башласа, шуны күңеле белән тоя башлаган.

Урманга бер баруында Былтыр «Тукта! Сак бул! Безне таптый күрмә!» дигән тавышлар ишетә. Тирә-якка күз сала, тик якында беркем дә күренми. Бераздан янә «Аяк астыңа кара, без монда», – дигән тавыш кабатлана. Былтыр иелеп җиргә карый һәм җир җиләге яфрагының сизелер-сизелмәс кенә селкенгәп утыруын күреп ала. Яфракны күтәреп караса, бер төркем кырмыскалар җыелышып, кып-кызыл җир җиләген өстерәп кайталар икән. Былтыр тиз арада кечкенә дусларына ярдәмгә ашыга. Тырысына берсеннән-берсе сусыл, җитешкән җир җиләкләрен тутыра да кырмыскаларга бүләк итә. Кырмыскалар исә Былтырга хөрмәт йөзеннән тылсымлы салам таягы бүләк итәләр. «Сиңа ярдәм кирәк булганда, «Салам таягы, салам таягы, тылсым көченә ия таяк, үзеңнең тылсымыңны күрсәт, миңа ярдәм ит!» дигән сүзләрне кабатла һәм шуңа өч тапкыр өр», – дигән өлкән кырмыска. «Тик шуны онытма, Изге җан иясе, бу таяк синең ике теләгеңне генә үтәячәк». Былтыр сөенә-сөенә өенә кайтып китә. Юлда кайтканда: «Тылсымлы таяктан нәрсә генә сорарга икән? Планшетмы, компьютермы, әллә ipadмы? Ярар, бераз торсын әле, аннары күз күрер», – дип уйлап кайткан.

Ә көннәрдән бер көнне урман бик зур куркыныч алдында калган. Ниндидер кешеләр зур-зур тракторлар белән килеп, урмандагы төз буйлы агачларны кисә башлаганнар. Урман, авыртуына түзә алмыйча, бик каты ыңгырашкан. Кешеләр моны ишетмәгәннәр дә, үз эшләрен дәвам иткәннәр. Мең еллар буена хайваннарның, кош-кортларның өе булган җәннәт почмагын бик тиз арада кисеп тә бетергәннәр. Урманда кисәк кенә борчу һәм бушлык хөкем сөрә башлаган. Әйтерсең лә, сугыш булып үткән: җирләр актарылган, үсентеләр трактор тәгәрмәчләре астында калып өзгәләнгән, кош-кортлар, хайваннар кайсылары машина астында калганнар, кайсылары куркуларыннан урманнан чыгып та качканнар. Урман урынында агач төпләре, авыртуларына түзә алмыйча ыңгырашкан агач кисәкләре генә ятып калган. Бар җиһанны Табигать ананың җан өзгеч тавышы яңгыраган: «Коткарыгыз!»

Ярдәмгә килеп җиткән Былтыр мондагы хәлләрне күреп, бермәлгә телсез кала. Аңына килгәч, Җир Ананы кочаклап, үксеп елап та җибәрә. Вакытында ярдәм кулы суза алмаганына, урманга зыян салган кешеләрне рәхимсез эшләреннән туктата алмаганына бик озак әрнеп елый батыр егет. Инде хәзер нишләргә? Урман бит ул планетабызның үпкәсе, планетабызга болай да куркыныч яный, хәзер кешеләр, җәнлекләр, бөҗәкләр нинди һава суларлар? Агачлар бит углекислый газны йотып, безгә кислород бүлеп чыгара. Тереклек бик зур куркыныч алдында бит. Эх, кешеләр, нишләдегез сез, ник урманнарны кисеп бетердегез?..

Шулай хәсрәткә бирелеп утыра торгач, Былтыр кырмыскалар биргән тылсымлы салам таягы турында исенә төшерә. И сөенә, Былтыр, и сөенә. Тиз арада кесәсеннән салам таягы чыгарып һавада болгап җибәрә һәм тылсымлы сүзләрне пышылдый: «Салам таягы, салам таягы, тылсым көченә ия таяк, үзеңнең тылсымыңны күрсәт, урманга ярдәм ит!»

Менә тылсым кайда ул! Күз ачып йомганчы, үлгән урман терелә башлый, тирә-якка үләннәрдән, агачлардан хуш ис тарала, кош-кортлар сөенечләреннән сайрап җибәрәләр. Агачлардагы яшел яфраклар кояш нурларына коена, Былтырга иелеп елмаялар, ә агач ботаклары башларын ияләр. Җир-Анабыз сөенеченнән җиңел сулап куя. «Мәрхәмәтле җан иясе! Табигатьне саклап калу өчен никадәр зур эшләр эшләдең. Инде кешеләр агачларны башка кисмәсеннәр, табигатькә зыян салмасыннар. Шуң күрә мин кешелек дөньясына зәңгәр ягулык бүләк итәм. Аның исеме – газ булыр», – ди.

Бу хәлләрне Былтыр авылга кайтып сөйли. Тик бөтен кеше дә нәрсә соң ул газ дип уйга кала. Ул кешелек дөньясына ни өчен кирәк? Уйлана торгач, Былтыр кабат тылсымлы салам таягына мөрәҗәгать итәргә була. «Салам таягы, салам таягы, тылсым көченә ия таяк, үзеңнең тылсымыңны күрсәт, ярдәм ит кабат! Газның нәрсә икәнен аңлат!» Нәкъ шул мизгелдә кечкенә кырмыска килеп чыга һәм газ турында бөтен белгәннәрен Былтырга сөйли. «Газ ул – кешелек өчен бик тә уңайлы табигый байлык. Кешеләр җир астыннан килгән төссез, иссез матдәне торбалар аша йортларына сузып, өйләрен җылыталар, ашарларына әзерлиләр. Моның бик уңайлы ягы шунда: барып агач кисәсе түгел, җирне казып, ташкүмер чыгарасы юк, мичкә ягып, төтен һаваны пычратмый, димәк урманнарыбыз исән кала, экологиягә зыян салмыйлар. Тик шуны исеңнән чыгарма: газ шаярганны яратмый!»

Шул көннән башлап, Былтыр газ турында бик күп мәгълүмат туплый. Йортларга газ кертү белән шөгыльләнә башлый. Бигрәк тә авыл җирлегендә яшәүчеләр зәңгәр ягулыкны бик теләп файдалана башлый.

Диләрә Галимуллина,
Киров өлкәсе Иске Пенәгәр авылы мәктәбенең 6нчы сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев