Логотип Идель
Иҗат

ИНСТАГРАМ: В БОЙ ИДУТ ОДНИ СТАРИЧКИ!

Тәк, тәк, тәк. Яхшы фон, матур кием, макияж, дөрес поза, уңышлы фильтр. Булды. Инстаграм өчен идеаль фото әзер. Хәзер көткән бөтен нәрсәм – лайклар. «Шаштың инде шул инстаграмың белән» дип уйлаучыларны читләтеп үтүләрен сорыйм. Бөтен дөньяны бер җиргә сыйдырган инстаграмнан һич кенә дә баш тартырга җыенмыйм. Мин түгел, шагыйрьләребез һәм язучыларыбыз да утыра социаль челтәрләрдә.

Алай дисәң... Интернет һәм социаль челтәрләр бөтен тормышны биләп алды. Өйдә, укуда, эштә, урамда – телефон кулдан бер дә төшми. Язучы кеше түгелмени?! Аларның да заманадан артта каласы килмидер. Шулай дип уйладык та, татар язучыларының һәм шагыйрьләренең аккаунтларын эзләргә керештек. Нәрсә белән яши татар язучысы, нәрсә уйлый һәм нинди фотолар «кертә» интернетка: кызыклы бит!

Социаль челтәрләрдә «утыручы» иҗатчыларыбыз шактый булып чыкты. Ни кызганыч, «ВКонтакте»дагы иҗади төркемнәр популярлыкларын югалтып килә. Аның каравы инстаграмда язучыларның шәхси аккаунтлары бик зур кызыксыну уята икән кешеләрдә. Кайбер шагыйрьләребезнең язылучылар саны меңнәр һәм дистә меңнәр белән исәпләнә. Язучыларның һәм шагыйрьләрнең күбесе Инстаграмга үзләренең шигырьләрен, яшьлек хатирәләре турындагы язмалар, сәяхәтләрдән фото һәм видеолар урнаштыра. Ләбиб абый Леронның аккаунты бездә бигрәк тә зур кызыксыну уятты. Кызыклы, актив һәм үзенчәлекле аккаунт, шуңа өстәп үзенең шәхси #хештеглары да бар. Ләбиб абый инстадөнья кагыйдәләрен яхшы үзләштергәнлеге әллә кайдан күренеп тора. "Татар" инстаграмының иң актив кулланучылары рәтенә Рөстәм Закуан, Вахит Имамов, Ләбиб Лероннар һәм Роберт Миңнуллинны рәхәтләнеп кертеп була.

Роберт абый Миңнуллинның 2017 елның 24 июнендә генә аккаунтын булдырган икән. Шуңа да карамастан, аның бүгенге көндә инде 4000гә якын язылучысы бар. Инстаграмның актив кулланучысы буларак, Роберт абый язылучыларына хәерле иртәләр тели, яхшы көн теләп язылган шигырьләр урнаштыра, дуслары белән төшкән фотолар кертә. Роберт Миңнуллин аккаунтында татарча каленьдар, яңа китапка сылтамалар, танылган шәхесләр белән тарихи фотолар, көндәлек тормышта, дачада төшерелгән сурәтләр, хәтта селфи да күрергә мөмкин. Шагыйрь ни белән шөгыльләнсә дә шагыйрь булып кала. Роберт абый моңа ачык дәлил. Өч йөздән артык постның күбесе шигырьләр белән тулыландырылган. Кайбер шигырьләрнең бер яки ике генә строфасы тәкъдим ителеп, «Дәвамын китаптан укый аласыз», – дип тә язылган. Роберт абыйда «пиарщик» та яшеренеп ята бугай. Кыскасы, шагыйрь Роберт Миңнуллиның Инстаграмдагы аккаунтына без «5»ле куябыз һәм төрле аудитория өчен кызыклы дип билгелибез.

Беренче карашка таләпчән һәм бик кырыс Вахит абый Имамовны Инстаграмда «күреп» бераз аптырап куйдык һәм тагын да зуррак кызыксыну белән аккаунтын өйрәндек. Вахит абый Инстадөньяда 2016 елның 11 ноябрендә теркәлгән. Язылучылар саны белән мактана алмаса да, Вахит абыйның постлары аккаунт кунакларын битараф калдырмый бугай: лайклар да, комментарийлар да юк түгел. Үз эшенең фанаты буларак, Вахит Имамов «Мәдәни җомга» газетасы тормышы, очрашулар, төрле чаралардан фотолар кертә, кайда һәм нәрсә булганлыгы турында актив яза.



Роберт Миңнуллин: «Инстаграмда үз «бит»емне булдырырга Таңсылу кызым котыртты. Миңа ошый, өйрәнәм генә бит әле. Иң төп максат: иҗатымны пропагандалау. Шигырьләремнең искесен дә, яңасын да уранаштырып торам, укыйлар, реакция бар. Инстаграм мине эшләргә мәҗбүр итә, анда эләргә дип яңа шигырьләр яза башладым. Бәйлелеккә килгәндә, әлегә аны сизмим, тик тора-бара ул барлыкка килер дип уйлыйм, чөнки язылучыларым көннән-көн арта, алар миннән яңа фото язма, шигырьләр көтә.

Матур җирләрне күрәм дә, телефонны чыгарып селфига төшәм, мине төшерергә гел янда кеше булмый бит. Монда бераз саграк эш итәргә кирәк дип исәплим, син урнаштырган фото бер кешегә ошаса, 10 кешегә ошамаска мөмкин. Минем үземә ошамаган әйберләр дә бик күп анда».



Ләбиб Лерон: «Истаграмны кызларым Айсылу белән Ләйлә «Әйдә, әти, ачыйк», – дигәч ачкан идек. Кечкенә чакта бик яратып көндәлек алып бара идем, Инстаграм минем өчен әнә шул көндәлек кебек. Үземнең барган, күргән җирләрем белән уртаклашам. Инстаграмның тагын бер файдасы шунда: язганнарыңа бәяне шунда ук аласың.

Кайчакта язганда күз күреп бетерми, ялгыш хаталар китә. И тотыналар инде сүгәргә! Ара-тирә кем ябышыр икән дип хаталарны махсус да чыгарам.

Син кайда укыйсың, эшлисең, шунда дусларың күбрәк була, Интаграмда күп утырсаң, дусларың анда да күбәя, ник дигәндә, кем мине укый, кем мине карый, кем минем белән кызыксына – шул минем өчен дус. Селфига мин малай чактан ук төшәм инде! Сарай түбәсенә менеп утырам да, селфи ясыйм: авыл күренеше дә керә, мин дә керәм (көлә). Чит илләргә, регионнарга чыккач та, гел юлдашыңа ялынганчы (ә фотога төшәргә мин яратам), тотасың да, селфи төшәсең. Миңа Марсель Галиев: «Син башлап җибәрдең ул селфины», – ди гел».



Вахит Имамов: «Инстаграмны мин үз фикеремне әйтү өчен ачтым. Башта аңлап бетерми идем, баскалый торгач, фото кертергә дә, аның астына язма уранаштырырга да өйрәндем. Ә менә селфи төшенү «чир» дип атыйм, үзеңне ул дәрәҗәдә яратырга кирәкми. Тиктомалдан селфи, йә булмаса кая барганы, нәрсә эшләгәнең турында фото кертеп утырудан милләткә бернинди дә файда юк».

Зилә Сабитова
Айгөл Абдрахманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев