Логотип Идель
Иҗат

ИЛДАР ХӘЙРУЛЛИН: 20 ЕЛДАН СОҢ БЕЗ ТЕАТРНЫ НИНДИ ТЕЛДӘ УЙНАРБЫЗ СОҢ?

Казан федераль университетының “Tataristica” үзәге март аенда татар дөньясы өчен мөһим темалар турындагы дискуссияләргә старт биргән иде. 17 май көнне “Татар театры: югалту һәм табышлар” исеме белән чираттагы шундый чара булып узды.

Татарстанның Театр әһелләре берлеге рәисе, Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев, режиссер, Казан театр училищесы педагогы Илдар Хәйруллин, язучы, «Мәдәни җомга» газетасының баш мөхәррире, язучы Вахит Имамов, филология фәннәре докторы, Казан федераль университеты профессоры Әлфәт Закирҗанов, Әлмәт татар дәүләт драма театры директоры Фәридә Исмәгыйлева, Буа татар дәүләт сатира театрының сәнгать җитәкчесе һәм артисты Раил Садриев, Татарстан Язучылар берлегенең драма секциясе җитәкчесе, драматург Рәдиф Сәгъди, «Сәхнә» журналының баш мөхәррире Зиннур Хөснияр, К. Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрының әдәби бүлек җитәкчесе һәм артисты Шамил Фәрхетдинов, С.Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театрының баш режиссеры Дамир Самерханов, драматург режиссер Илгиз Зәйниев һәм Мәдәният министрлыгы белгече Аида Бакировалар татар театры сәнгате турында фикер алышты.



Дискуссия барышында яңгыраган кайбер фикерләрне сезгә дә тәкъдим итәбез. Фәрит Бикчәнтәев: "Башка регионнардан килгән театрлар үз телләрендә уйнарга куркалар. Без үз телегездә уйнасагыз гына киләсез, дип шарт куябыз. Аннан соң алар русча спектакльләрен туган телләренә тәрҗемә итеп, яңадан өйрәнеп безгә киләләр".

"Әкият" курчак театрында куелган татар спектакленә кеше йөрми икән, аның каравы, русчаларына билетларны 2-3 ай алдан кырып-себереп алып бетерәләр. Шул сәбәпле, театр татарча спектакльләр санын азайтырга мәҗбүр. Бу турыда Илгиз Зәйниев: "Ике бала, өч бала утырсын, тик норма тутырабыз, дип спектакльләр русча куелырга тиеш түгел", - дип белдерде.

Илдар Хәйруллин: "Әкият" театрына йөреп үскән балалар күпмедер вакыт узгач, безгә - Камал театрына килер. 20 елдан соң без нинди телдә уйнарбыз соң? Монда хокүмәтне гаепләргә кирәкми. Үзебез гаепле, үзебез битараф".

Чараны карарга һәм фикерләрне тыңларга Казан дәүләт мәдәният институтының театр факультеты һәм Казан театр училищесы студентлары һәм укытучылары да килгән иде.

«Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр» дип исемләнгән киләсе дискуссия 14 июнь көнне булачак.

Зилә Сабитова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев