Логотип Идель
Иҗат

ҖИДЕНЧЕ ТӨШ: «КЕШЕ ИЧ БЕЗ!»

/БЕРЕНЧЕ ТӨШ: «БАШЛАНА!»/


/ИКЕНЧЕ ТӨШ: «ШАГЫЙРАНӘ ЯЛГАН»/


/ӨЧЕНЧЕ ТӨШ: «ШАЙТАНИ-ЯУ»/


/ДҮРТЕНЧЕ ТӨШ: «ЙОРТ ИЯСЕ»/


/БИШЕНЧЕ ТӨШ: «ЯЛКЫН» ЖУРНАЛЫНДА/


/АЛТЫНЧЫ ТӨШ: «ПЫЯЛА ЧИТЛЕКТӘ»/


Булат могҗизалы мендәр белән экспериментларын туктатырга булды. Җиденче төшен генә программа буенча карый да җитәр. Уйланмасының эшләгәнен белә инде ул хәзер. Ничек кенә эшли әле! Кайларга гына алып барып бетермәде дә ниләр генә күрсәтмәде ул аңа. Ачышына патент аласы гына калды. Җидегә тукталуы да очраклы түгел. Татарда җиде санына үзгә мөнәсәбәт. «Җиде кат тирең чыкканчы», «җиде юл чатында», «җиде кат үлчә, бер кат кис», «җиде буын бабаларыңны бел!» ди халык. Димәк, серле сан бу. Җиденче төшен күргәч тә, ниндидер яхшы хәл булыр кебек тоела аңа. Күкнең җиденче катыннан берәр яңа хәбәр алыр кебек.

***

Булат маймыл булып уянды. Гади генә маймыл түгел, япон макакасы. Аның да кызгылт-көрән йоннары урыны-урыны белән коела башлаганы. Әлбәттә инде, кып-кызыл шәрә артлы. Абау! Кыяфәте макаканыкы булса да, уйлау сәләте үзенеке калган иде аның.

Читлек эчендә аннан башка тагын дүрт макака икән. Башта бераз сагаеп торган булсалар да, читлектәшләре акрын-акрын гына аңа якынлаша башлады. Кызгылт төстәге битләрендәге кешенеке сыман күзләрдә чиктән тыш кызыксыну иде. Ике бәләкәч зур күзләрен түгәрәкләндерә төшеп, бармаклары белән Булат-маймылның кулыннан, иңнәреннән сыйпап карады. Шунда ук берсе, бет күреп алды булса кирәк, тешләре белән шуны үтерергә кереште. Бррр! Бу очракта нишләргә икәнлеген белми иде малай.

– Аннан ниндидер ят ис килә, – диде бәләкәчләрнең берсе.

– Монда озаграк торса, нәкъ безнең кебеккә әйләнер, – диде читтән генә күзәтүче олы макака.

– Болай да ачлы-туклы яши идек, безнең өлешкә керер микән инде?– дип борчылуын белдерде икенче олырагы. Монысы әнкә маймыл иде. Кызык, әниләр бөтен җирдә дә бер икән, дип уйлап куйды Булат-маймыл.

Ул арада зоопаркка кешеләр кереп тулды. Бер шау-шулы төркем алар торган читлеккә якынлаша иде.

– Малайлар! – диде бәләкәчләрнең берсе. Аның күзләрендә сагаю катыш курку күреп алды Булат. – Качыйк тизрәк!

– Ярамый, – диде аталары. – Түзәргә кирәк. Аларга ошарлык кыланырга тырышыгыз, бәлки, тәмле әйберләр сузарлар.

Малайларның берсе башкаларын бу якка әйди иде:

– Карагыз, кара, теге кызыл к... – ул әйткән сүздән бөтенесе пырхылдап көлеп җибәрделәр. – Карда озак утырып өшеткәннәрдер.

– Юк, мин аларны чәйнек парына утыртып тордым, – дип кушылды икенчесе.

– Малайлар, тәртипле генә булыгыз. Үзегезнең кеше арасында булуыгызны онытмагыз. – Яшь кенә әйдаман шау-шулы төркемне тынычландырырга маташты. Аның сүзенә колак салучы күренмәде.

– Биесәгез, кәнфит бирәм, ягез әле, – дип кәнфитле кулын сузды тагын бер малай. Бәләкәчләр кәнфиткә таба тартылып куйды.

– Аңламый бит ул сине, надан! Алар бит примат булса да, кешедән түбән баскычта тора.

– Ой инде, ботаник! Ул гына күп белә.

«Сез үзегез түбән баскычта» . Булат ата маймылның уйларын ишетеп аптырап китте. «Ярар, биергә тек биергә». Гаилә башлыгы биргән ым буенча барысы да торып биегән рәвешләр китерә башладылар.

– Оһо! Бииләр, карагыз, кара! Аңлыйлар бит болар. – Малайлар чыр-чу килеп, читлеккә кулларын суза башладылар. Ата макака «әйдә, күңелегез булсын» диде дә сузылган кулларга кулы белән чәбәкәй итеп чыкты. Кайберләренең кулын тотып селкеп торды. «Сез шуны яратасыз бит».

– Үләм, не могу! Исәнләште бит бу! Минем белән исәнләште, күрдегезме? – кызыл күлмәкле, яңа модель белән өскә тырпайтылган чәчле малайның авызы колагына җитте.

– Әй, макакыч! Әйдә, бир бишне!

– Карагыз әле теге йоны коелганына. Ничек ачулы карый.

– Әй, эт талады мәллә, хәчтерүш?

«Син үзең хәчтерүш! Икеле капчыгы. Беләм мин сине, күрше мәктәптә генә укыйсың».

Ул арада Булат «икеле капчыгы» дип билгеләгән сары чәчле, бөтен битен сипкел баскан тәбәнәк буйлы малай каяндыр нечкә ботак кисәге сындырып килеп, Булат-маймылга төрткәли башлады. Мондый үртәшләрне кеше чагында да тыныч кына уздырып җибәрә алмаган Булат, ботакның бер башына ябышты да тартырга тотынды. Моны күргән малайларга тагын да кызыграк булып китте. Һау-һаулап ике якка куәт биреп тора башладылар. Ата макака Булат ягына карап «тукта, кирәк түгел» дигән уен белдертмәсә, ни белән бетәр иде бу тартыш, билгесез. Мөгаен, теге малайның ипи шүрлегенә үк менеп төшәр иде ул. Ләкин өлкәннәрнең сүзе закон, туктарга тек туктарга.

Кәнфит, чипсы, күмәч кисәкләрен ыргытып, макакаларны уңнан да, сулдан да фотога төшереп, тәмам күңелләре булып китте малайлар бу читлек яныннан.

– Уф, – дип авыр сулап куйды әнкәләре. – Көне буена шул мәхшәр инде хәзер.

– Нихәл итәсең, безнең язмышка шул язгандыр. Игътибарга алма син, матурым, әнә балалар белән уйна.

– Хәзер тагын килеп җитәләр ич. Кеше күз алдындагы тормыш тормышмы ул?

Гаилә башлыкларының үзара аңлашуларын тыңлап торган Булат «болар нәкъ безнеңчә аралашалар икән» дип уйлап куйды.

Читлек янына олырак кына бер гаилә килеп басты.

– Эшләре беткән боларның. Менә кайда ул рәхәт тормыш, – дип мыгырданды төксе кыяфәтле абзый. Аның таушалган йөзендә чиктән тыш арыганлык сизелә иде. – Яшәү байдан, үлем Ходайдан инде боларга.

«Яшәп каратырга иде синең үзеңне бу читлектә». Өлкән макакага абзыйның сүзләре ошамаганы сизелеп тора иде.

– Иии, кара инде боларга, бигрәк кеше төслеләр инде, атасы. Әнә баласын кочаклап алды бит, бәгырькәем, маймыллар да яратуны белә диген, ә? Кара, кара, ничек сеңеп бетте тегесе дә. Иии, бала бала инде ул. Кара-кара, тегесе көнләшә бугай, – мөлаем йөзле ханым иренә эндәште.

Әнкә маймылның күңеленә хатынның сөйләнүләре хуш килде булса кирәк, ул да аны авызын зур ачып, сәламләп алды.

– Китче, үләм!!! Кара инде, көлде бу миңа, җанашым. Кая, сумкаңда күмәч кисәге калмадымы анда, бирик әле шуларга.

– Бетмәс монда ач тамаклар. Чәй эчәргә дигән күмәчне зоопаркта калдырасыңны белсәм, соңрак алган булыр идем. Яртысын кошларга биреп бетердең бит инде, – төксе чырайлы ир мыгырдана-мыгырдана китеп барды. Хатын, нәүмизләнеп, аңа иярде.

«Нәрсәгә килгән инде бу адәм монда?» дип уйлап куйды Булат. Җәнлекләрне генә түгел, кешеләрне дә яратмый бит бу. Мөгаен, хатыны бик инәлеп сораганга күнгәндер дә йөри хәзер аның кәефен бозып. Була бит шундыйлар: һәр нәрсәдән гаеп эзләргә торалар. Тормышның матур якларын күрмиләр, кыеш-мыешларын зурайткыч пыяла аша зурайталар. Алар чиста суга агызган дегет, ашка төшкән таракан кебек: яхшылык эшли белмәүләре белән начарлык кылалар. Булат-маймыл теге ир артыннан зур авызын ачып, телен чыгарып ирештереп калды. Аннан күрмәк, нәни макакалар да шуны ук кабатладылар. Бу күренешне күзәтеп торган олы макакалар да аларга кушылды. Барысына да күңелле булып китте.

– Китәргә мөмкинлек булса, кая китәр идең? – Булат сораулы күзләрен ата макакага төбәде.

– Кайнар күлле таулы туган җиремә инде, сорап торасың. Үз ишләребез янына.

– Табигатьтә ризык ягы авыррак булмасмы соң? Монда, чынлап та, ашаталар, карыйлар...

– Ирекне тук корсакка алмаштырырга дисеңме? Ирек тәмен белгәннәр өчен рәнҗеткеч сорау бу. Әнә нәниләр, әйе, читлектә туды. Аларга үз ирегеңдә яшәүнең никадәр татлы ләззәт икәнлеген аңлатуы бик авыр. Теләсә нинди тәмле ризыкка да шат алар. Башка берни дә кирәкми. Биредә бит күк тә шакмаклы, күрәсеңме син?

Булат күзләрен күтәреп күккә карады. Читлек аша күренгән зәңгәр күк ямаулыклардан укмаштырган корама юрган кебек икән шул.

– Ә минем иң зур хыялым – туган ягымның киңлекләрендә арып егылганчы йөгерү. Моннан котыла алсам, бертуктамый йөгерер идем мин, – дип сүзгә кушылды әнкә маймыл уен белән мавыккан бәләкәчләренә карап. – Рәхәтләнеп сикерерлек, тәгәрәшеп уйнарлык җир дә юк бит биредә. Әле ярый, ирекнең ни икәнлеген белми бу нарасыйлар. Шул дөньяга, үз дөньябызга кайтыйк дип теңкәгә тиярләр иде.

***

Булат уянып китте. Алдан фаразлаганча, бернинди могҗиза да булмады бу төштә. Без көтәбез утызны, Ходай бирә тугызны, диме әле өлкәннәр? Ниндидер күңелсез төш булды бу. Ял көне иде. Иртәнге ашны ашауга, әти-әниләренә зоопаркка барып килүен әйтеп, Булат өйдән чыкты. Малайның кәефсезлегенең сәбәбен аңламаган өйдәгеләр ул-бу әйтеп тормадылар. Була инде аның белән шундый хәлләр: яшүсмер чак бит, белдекле сеңелкәше әйтмешли, ут белән су кушылмасы. Белгеч инде анысы да, күп укый, имеш.

Нигә аяклары зоопаркка алып килде, малай үзе дә аңлап җиткермәде. Аңламады ул бүгенге төшен. Ни адреналин күтәрерлек маҗара юк, ни сабак бирерлек гыйбрәт.

Аяклары аны маймыллар ягына алып килде. Йокыдан уянып та бетмәгән йөзен Булат читлек кырыена китереп терәде. Икенче яктан аңа озын йоннарын бетләрдән арындырып утыручы шактый олы яшьтәге ата макака карап тора иде. Әйе, монысы да япон макакасы, гаҗәп! Башка килүләрендә ул, бүтән малайлар шикелле үк, аларның әлеге дә баягы кып-кызыл арт шәрифләренә генә игътибар итсә, бу юлы күзләренә текәлде. «Яшәп каратырга иде сине бу читлектә» дип әйтә сыман иде бу моңсу күзләр. Булат шаккатты. Маймылның күзләре чыннан да моңсу икән ич! Элек сизелмәгән дә. Хәзер төшендәге шикелле уйларны ишетү сәләтен югалтса да, аның башына «Сез бит безгә уенчык итеп карыйсыз! Без уенчык түгел, бер – тере!» дигән сүзләр ишетелгән кебек булды. Зоопарктан ашыга-ашыга чыгып китте малай. Аңа уңайсыз иде. Төбәп караган (Булатка рәнҗеп караган кебек тә тоелды) ул күзләргә малай озак түзә алмады. Аңа биредәге һәр читлектән сынап-оялтып карыйлар кебек иде. Тавис кошы да, тундрасыннан аерып алынган йөнтәс аю да, җылы яклардан китерелгән бу леопардлар да, бегемот та... Барысы да аңа бертавыштан «без уенчык түгел, без дә сезнең кебек үк тере җаннар» дип кабатлый кебек иде.

Күзләренә тыгылган яшьләрне кул арты белән сыпырып алды да яңа идеяләрен барларга кереште Булат. «Нишли алам? Бу ирексез калдырылган җан ияләренең хәлен җиңеләйтү өчен мин нишли алам?» Йөгерек уйлары төрле вариантларны барлый башлады. Өенә кайтып җиткәндә, ул бераз тынычланган иде инде. Җиденче кат күкләрдән бу төшне юкка гына җибәрмәгәннәр шул, дип уйлап алды ул. Битараф һәм мәнсез булып яшәмәскә кирәклеген аңлатырга тиеш булгандыр бу төш. Кешеләр ич без: бу планетадагы иң зур акылга ия затлар.

***

Ә без, хөрмәтле укучым, Булат дигән булачак даһи галимнең кешелекле ачышлары турында ишетеп сөенербез әле. Элеккеге галимнәр кебек, табигатькә, кешеләргә зарар сала торган ачышларны ясамас ул. Киресенчә, ГМОларның тәэсирен юк итә торган, радиациянең көчен юкка чыгара торган, үлем коралларының кирәклеген калдырмый торган ачышлар ясаячак. Хәтта кошлар телен, җәнлекләр телен аңларга мөмкинлек бирүче җайланмалар уйлап табачак ул. Әйе, әйе! Зоопарклар бетәчәк ул вакытка. Тыюлыклар табигать кочагында тыныч кына яшәп ятучы хайваннар дөньясына алып керәчәк. Ультра тизлекле очкычлар теләүчеләрне Җирнең теләсә кайсы почмагына илтеп җиткерәчәк һәм кире кайтарып куячак. Әлбәттә, бушка! Ышанасызмы? Мин ышанам...

ТӘМАМ




Лилия ФӘТТАХОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев