Логотип Идель
Иҗат

ЯҢА ЕЛ ТУРЫНДА ШИГЫРЬЛӘР

Тиздән, инде бик тиздән иң көтеп алган бәйрәмнәрнең берсе – Яңа ел җитә. Шушы әкияти бәйрәм белән дусларыгызны, якыннарыгызны котларсыз дип, без матур шигырьләр тупладык. 

«Яңа ел алдыннан»

Күңел дә кояшлы көннәрне сагына;

Гомер буе ышана, табына.

Елларым юлдашы –

                               кадерле

Дусларым түгәрәк табында.

Бер минут тынлыктан дөньяга

Яңа ел килгәнен белдереп

Чаң сугар...

                                Дус-дусын,

                                сөйгәне сөйгәнен калдырыр;

Бер минут тынлыкта куаныч,

                                мәхәббәт,

                                              бераз шом,

Шул тынлык дөньяны

                                аякка бастырыр.

Ә күңел кемнәрне хәтерләр

Күз текәп хрусталь бокалга.

Уйланам мин,

                                бәхет өчен

Чак кына зур түгел бу дөнья.

Рәшит Гатауллин

 

«Яшел чыршы»

Тышта буран бөтен җиргә карлар тутыра,

Безнең бүлмәдә ямь-яшел чыршы утыра.

Яшел чыршының очына йолдыз куелган.

Яңа елны каршыларга дуслар җыелган.

Бүген бәйрәм! Әйлән-бәйлән уйныйк-гөрләшик.

Бүген бәйрәм! Бәйләм-бәйләм бүләк өләшик.

Җәвад Тәрҗеманов

 

«Яңа ел ишек кага»

– Кем бар анда?

Кем шакылдый?

– Яңа ел ишек кага!

Ач ишекне, үтсен түргә –

Тормасын бусагагада.

Бизәп куйдык чыршыбызны

Бик зурлап сәхгәбезгә

Изге теләкләр теләсен

Ул безнең һәммәбезгә.

Уңышлы килсен елларның

Язы, җәе, көзләре.

Шатлык белән балкып торсын

Сабыйларның күзләре.

Карт-карчыклар тыныч булсын,

Еламасын аналар.

Көннәр аяз, матур торсын,

Бозылмасын һавалар.

Бергә-бергә күңел ачыйк,

Бәйрәм итик төннәрен!

Кабул килә, ди, бәйрәм кич

Теләгән теләкләрең!

                       Флёра Сәйфетдинова

 

«Чыршы күлмәкләре»

Яшь чыршылар киң итәкле

Күлмәкләрен кигәннәр,

Җитәкләшеп, бергәләшеп

Юл буена килгәннәр.

Энәле күлмәкләренә

Карап тордык сокланып.

Тик Равил берничә энә

Өзеп алды шукланып.

Апа әйтте: «Болай эшләү –

Начар гадәт, бел менә:

Һәр чыршы күлмәк алыша

Җиде елга бер генә».

Бу энәләрен йолыксак,

Чыршы күлмәксез калыр.

Җиде ел буена ничек

Күлмәксез яши алыр?

Мәрзия Фәйзуллина

 

«Яңа елга – иске теләк»

Әй, Яңа ел, Яңа ел!

Яңа туган бала ел.

Син шаян, син шук әле.

Гөнаһларың юк әле.

Ай үсәсен көн үсеп,

Туктамыйча гел үсен,

Күп гамәлләр кылырсың,

Баһадир ир булырсың.

Тик берүк явыз булма,

Җиргә кан-яшь агызма.

Җыйма ләгънәт-каргышлар,

Чуалмасын язмышлар...

Өйсезләрне өйле ит,

Көйсезләрне көйле ит.

Җылы, йомшак кул белән

Үксезләрнең яшен сөрт.

Буең белән түгел син,

Эшең белән олы бул.

Һәр кешенең гел көткән

Иң бәхетле елы бул!

                          Фәнис Яруллин

 

Алсу Вәлиуллина иллюстрациясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев