Логотип Идель
Иҗат

ХЕЗМӘТ ДӘРЕСЕ ЗАМАНЧА: ЧҮКЕЧ ТӘ ЮК, ПЫЧКЫ ДА!

Элек хезмәт дәресе кабинетларында чиләк-чиләк кадак, бишәр чүкеч, пычкы, ышкы кебек кораллар булса, хәзер аларны шәм яндырып эзләсәң дә, табып булмый. Аның каравы, класслар 3D принтер, 3D компас, лазер грайверы, автоматлашкан фрейзер станогы белән җиһазланган.  Мәктәптә элек сыерчык оясы, китап киштәләре, урындыклар ясасалар, хәзер танк, корабль, машина...

Компьютер сыза, лазер аппараты кисә

Казан шәһәренең 2нче санлы лицей-интернатында инженерлык нигезләренә өйрәтәләр, модельләштерү, конструкторлау серләрен төшендерәләр. Биредә укучы егетләрнең һәрберсенең үз проекты бар.

Кул эшләре елдан-ел актуальлеген югалта барган чорда заман белән бергә атлау уңай күренеш, әлбәттә.

– Җитештерү предприятиеләрендә, заводларда эш процессы тулы автоматка корылган, математик модельләр аша бара. Безнең укучылар исә алар белән 7 сыйныфта ук таныша башлый, – ди технология укытучысы Сергей Серегин. – Кабинетта 3D принтер, компас, автоматлашкан фрейзер станогы, лазер грайверы бар. Алар электромеханик заводта кулланыла. Анда  металлдан детальләр ясыйлар.  Ә безнең укучылар аны агач эшкәртүдә сынап карый. Әйтик, иң элек берәр детальнең сызымы компьютерда сызыла. Компьютер 3D фрейзер станогына тоташкан.  Лазер бирелгән программаны бер миллиметрга да ялгышмыйча, автомат рәвештә кисә.

Хезмәт дәресләренә бүленгән сәгатьләр бик аз. Хәер, ул хәзер хезмәт дәресе дип түгел, технология түгәрәге дип атала. Мисал өчен, 2нче лицей-интернетта технология түгәрәгенә атнасына ике сәгать вакыт бирелгән. Сәгать дигәнем, 45 минутлык ике дәрес. Ә 8 сыйныфта исә бер дәрес. 10-11 сыйныфта исә технология дигән фән юк. Моңа укытучы үзе дә борчыла. Чөнки бу вакыт эчендә генә теге яки бу күнекмәне су урынына эчеп булмый.

Сергей Владимирович быел укучылары белән “Юниор” конкурсында да катнашкан. “Разведкага барып кайттык. Киләчәктә лазер технологиясе буенча “Ворлдскиллс”та көч
сынашырга да уйлыйбыз”, – ди ул.

Чыннан да, сәләтле укучылар бар биредә. Лицейнең кичәге карлыгачлары Иннополиста, КАИда укый. Хәтта белем эстәргә дип, Петербургка китүчеләр дә бар.


Чүкеч тә юк, пычкы да!

7 сыйныф укучысы Нияз Хисмәтов фанерадан замок макеты ясаган.

– Монда һәрберебез аерылып торырга тиеш. Кабатланырга яратмыйбыз. Мин замок ясау турында балачактан бирле хыялланып йөрдем. Монда укырга килгәч, башта кулдан рәсемен ясадым. Аннары компьютерда сызымын сыздым. Аннан соң  3D фрезерда кистем дә, ябыштырдым, – ди ул.

Бу эшкә егетнең ике айлап вакыты киткән.

Әмирхан Закиров исә шундый ысул белән танк ясаган. Эш тәртибе шул ук: рәсем, сызым, 3D компаста проектлау, кисү, ябыштыру.

Аңлашылганча, кул хезмәте юк диярлек. Шуңа да укучылардан: “Кадак кага, пычкы белән агач кисә беләсезме?” дип сорадым. Уңай җавап ишеткәч, үз күзләрем белән дә бу һөнәрләрен күрергә теләдем. Тик юкка! Заманча технология классында кояш яктысында шәм яндырып эзләсәң дә, чүкеч белән кадак табып булмый.

– Кулсыз буын үстерәсез дигән тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килә безгә, – ди укытучы. – Янәсе, алар мөстәкыйль рәвештә берни дә эшли белми, барысын да станоклар башкара. Әмма уңай яклар турында да онытырга ярамый. Яңа аппаратлар белән укучылар мәктәп бусагасыннан ук танышып чыга. Бу – бик зур плюс.

Укучыларга бер дә җиңел димәс идем. Баш белән уйлыйлар, нидер уйлап чыгаралар, яңа проектлар тәкъдим итәләр, бер-берсен кабатламаска тырышалар. Алар инде 14-15 яшьтән үк инженер, дизайнер, технолог һөнәрләре белән танышалар дигән сүз.  Димәк,  киләчәктә кайсы өлкәдән китәчәкләрен мәктәпне тәмамлаганчы ук төгәл беләләр. Фантазиягә дә өйрәнәләр. Хәзерге заман балаларын урыннарыннан селкетү, уйларга өйрәтү дә кыен. Тик безнең укучылар андый түгел, алар киләчәк белән кызыксына, яңа аппаратларда эшләргә өйрәнә. Үз-үзләренә бурычлар куеп,  шуларны үтәп чыгарга тырыша.


Мәктәптән  үк – инженер

Билгеле булганча, 2нче лицей-интернат физика-математика юнәлешендә көчле. Биредә укучыларны 7 сыйныфка, махсус  имтиханнар тапшырганнан соң гына кабул итәләр. Көненә 8 дәрес. Беренче елны балалар мәҗбүри рәвештә шунда торып укырга тиеш. Ялларга өйгә кайтырга мөмкин. Тик бу мохиткә бер чумган бала өйгә кайтырга атлыгып тормый. Алар бер-берсен уздырыштан укый, белем дәрәҗәсе, үз-үзләрен тоту буенча да башка яшьтәшләреннән аерылып тора.

– Беренче чиректә сызым графикасы, конструкторлау белән танышабыз. Икенче чиректә автоматлашкан  проектлау системасы, машина графикасы нигезләре, 3D модельләштерү дәресләре уза.  Өченче чиректә укучылар туплаган белемнәре нигезендә үз проектлары өстендә эшлиләр. Карандаш белән эскиз ясап, аны үлчәмгә яраклаштырып, копмьютерда проектлыйлар, детальләр ясыйлар, аны кисеп ябыштыралар, – ди Сергей  Серегин.

Сүз уңаеннан, ул беренче дәрәҗәле инженер-конструктор. Моңа кадәр Вертолет заводында эшләгән. Мәктәпкә килгәненә дә 7 ел вакыт үткән инде.


Хезмәт дәресендә - роботлар

Лицей укучылары “робототехника” белән дә теләп шөгыльләнә. Мәсәлән, бүгенге көндә робот-машина ясаучы Артем Сафин бу эшнең нечәклекләре турында сәгатьләр буе тәмләп сөйли ала.

– Күз алдыгызга китерегез, менә бу өстәл – кыр, – ди Артем эше белән таныштырып.  – Анда киртәләр – кегльләр куелган.  Берничәсе ак, калганнары кара төстә. Безнең максат: ак кегльне бәреп чыгару. Әлеге машина шуңа ярдәм итә. Робот-машинаны кеше контрольгә алмый, автомат система ярдәмендә  ул барысын да үзе башкара. Машина хәрәкәтне көйләүче ике двигатель, араны көйли  һәм төсне аера торган датчиклардан тора. Мондый машина нигезендә, лабиринтлар аша үтә торган машина ясап була.

Артемның киләчәктә ул киртәләргә бәрелми-сугылмый торган машина ясау турында хыяллана.

Әйе, хезмәт дәресләре хәзер тавыш-тынсыз гына үтә. Укучылар да аннан өсте-башы белән пычкы чүбенә буялып чыкмый. Махсус кием дә кимиләр. Мәктәп формасы – “хезмәт” дәресе өчен таман гына.



– Инженерны мәктәптән үк әзерләргә кирәк, – ди Сергей Серегин. –Җәмгыять бүген әлеге белгечләргә кытлык кичерә.  Кадак сугып, такта кисеп мәктәп тәмамлаган балалар уку йортына кергәч, югалып кала. Талны яшь чагында бөгәргә кирәк бит. Безнең укучылар инженер, конструктор нигезләрен белеп чыга. Мин киләчәктә аларның барысын да профессионаллар итеп күрергә телим.

Сергей Владимирович быел укучылары белән “Юниор” конкурсында да катнашкан. “Разведкага барып кайттык. Киләчәктә лазер технологиясе буенча “Ворлдскиллс”та көч сынашырга да уйлыйбыз”, – ди ул. – “Ворлдскиллс” - эшче һөнәренең абруен, яшьләрнең әзерлек дәрәҗәсен күтәрүне максат итеп куйган чемпионат. Анда катнашу минем дә, шәкертләремнең дә зур теләге. Әлеге халыкара чемпионат буенча дәрестән тыш та сөйләшәбез. Бәйгедә эксперт комиссиясе бәяне эш сыйфатына һәм тизлеккә карап кына түгел, схеманы укый белү, тиешле җиһазлардан куллана алу осталыгына һәм төзелгән схеманың ничек эшләвенә карап та бәя бирә бит. Бу яктан безнең лицей укучылары чын профессионаллардан кимен куймый. Алар һәрберсе “Ворлдскиллс”та катнашырга һәм җиңәргә лаек.




Чулпан ШАКИРОВА
Александр ЭШКИНИН фотолары
//Интертат.ру//

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев