Логотип Идель
Иҗат

"ӘФГАН ИСТӘЛЕКЛӘРЕ"

Әфган сугышы...
Булган, диләр
80нче елларда.
Ни өчен булды икән ул?
Баш катырам шуңарга.

Кирәк булды микән кемгә?
Югалтулар, хәсрәтләр...
Тынычлыкка, татулыкка
Бердәмлеккә ни җитәр?..

Әбиемнең бер энесе
Шул сугышта катнашкан.
Әле яхшы гомере булып
Исән-сау килеш кайткан.

Сорадым Рәис абыйдан:
- Сугыштыгыз кем өчен?
- Ә без чик сакчылары бит,
Безнең көрәш - ил өчен.

Әфганстан халкына да
Безнең ярдәм кирәкте.
Дошман, басмачылар белән
Безнең гаскәр көрәште.

Күпмилләтле гаскәребез
Аяусыз көрәшләрдә,
Бик күп дусларны югалттык
Шунда, чит төбәкләрдә.

Инде 30 ел үтсә дә
Сугышның беткәненә,
Кискен каты бәрелешләр,
Гомере киселгән егетләр
Йөрәктән чыкмый бер дә.

Әбекәем теләк тели
Көн дә намаз артыннан.
“Илгә, көнгә иминлек бир,
Тынычлык бир, бер Ходам!”

Шулай булсын! Тынычлыкта
Бәхетле булып яшик.
Җир йөзендә һәр балага
Имин тормышлар телик.

Динә Шәвәлиева, Апас районы Каратун урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы.
Җитәкчесе: Шәвәлиева Раилә Хәйдәр кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев