Логотип Идель
Иҗат

ФӘН ҺӘМ КИНО: ГАҖӘПЛӘНЕРЛЕК НИ БАР?!

Голливуд та, Аурупа киностудияләре дә, һәм хәтта Россия кинематографы да ел саен фәнни-фантастик һәм фәнни-популяр фильмнар белән безне сөендереп тора. Әйе, океан төпләренә төшүчеләр һәм галәмне гизүчеләр хәзерге кино караучыларны гаҗәпләндерми инде.


Бу кинотасмаларның тагын бер үзенчәлеге - аларны һәрвакыт фән күзлегеннән тәнкыйтьлиләр. «Бу мөмкин түгел, ә менә бу хәрәкәт физика кануннарын боза»... Шулай да, вакыт-вакыт фән белән бик якын дуслашкан режиссерлар һәм кинолар очрый.


Интерстеллар




[caption id="attachment_13465" align="aligncenter" width="1180"] "Интерстеллар", реж. Кристофер Нолан, 2014 ел[/caption]

2014 елда чыккан бу фильм күп бәхәсләр уятты, әмма аның фәнни-популяр яктан сыйфатлы булуы бәхәссез: тасманың башкарма продюсеры һәм консультанты — Кип Торн. Ә ул – гомуми чагыштырмалылык теориясенә кагылышлы сорауларда дөньяда иң абруйлы белгечләрнең берсе, физик һәм астроном. Дөрес, кинофильмны тулысынча дөрес аңларга теләсәгез, шул ук исем белән чыгарылган китапны да укырга кирәк булыр. Фильмда «кара упкыннар», «сукыр тычкан өннәре», күп үлчәмле фәзалар (космос) һәм астрофизиканың башка катлаулы темалары очрый. Киноны карасагыз һәм китапны укып чыксагыз, мөгаен, мәктәптә өйрәтелми торган яңа теорияләр белән таныша алырсыз.


Фильмда аерым төгәлсезлекләр һәм фантастика жанрына бәйле рәвештә махсус ясалган хилафлыклар бар. Әгәр аларны табарга өйрәнәсез икән, димәк, фильм сезгә булышкан.


Аполлон 13




[caption id="attachment_13466" align="aligncenter" width="1180"] "Апполон", реж. Рон Ховард, 1995 ел[/caption]

Бу кинофильм 1995 елда ук чыккан. Анда төп рольне атаклы Том Хэнкс башкара.


«Аполлон 13» — америкалыларның Айга оештырылган өченче миссиясе. 1970 елның 13 апрелендә бу космик корабта кислород савыты шартлый. Нәтиҗәдә, Айга утыру мөмкин булмый һәм, гомумән, экипажның Җиргә исән-имин кайтуы куркыныч астында кала. Кинода исә бу шартларда экипажның кичерешләре һәм корабта булган вакыйгалар тасвирлана. Әлбәттә, бу фильмда да вак төгәлсезлекләр бар, ләкин алар бик аз. Хәтта экипажның чынлыкта әйткән сүзләрен дә саклап калдырганнар. Әгәр Айга очу турында хыяллансагыз, «Аполлон 13» белән таныша тора аласыз.


Контакт


Хм, мин сезгә тәкъдим итергә теләгән чираттагы фильм шулай ук «борынгы», ул 1997 елда чыккан. Ул «Контакт» дип атала. Бу фильм да җитди, чөнки ул атаклы астроном Карл Саганның китабы нигезендә төшерелгән. Монда чит цивилизацияләр белән элемтәгә керү проблемасы карала. Фильмда SETI — Search for the Extraterrestrial Iintelligence — «Җирнеке булмаган акылны эзләү» эшчәнлеге яктыртыла. Карл Саган үзе бу темага бик якын булган.




[caption id="attachment_13467" align="aligncenter" width="1180"] "Контакт", реж. Роберт Земекис, 1997 ел[/caption]

Бер караганда, башка цивилизацияләр белән элемтәгә керүнең артык авырлыгы булмас та кебек. Әгәр дә инде без бер-беребезне табабыз икән, нишләп әле элемтәгә кермәскә ди? Ләкин... ничек? Җир йөзендә яшәгән халыклар уртак тел таба ала, чөнки гомумкешелеккә хас булган категорияләр бар, ләкин бөтенләй башкача фикер йөрткән мәдәниятләр белән нишләргә? Нинди уртаклыкларны кулланып була?


Фильмда шушы проблеманы хәл итәргә тырышучы галимнәрнең эшчәнлеге белән танышып була. Әсәрдә сурәтләнгән Аресибо телескобы чыннан да бар, анда чыннан да башка цивилизацияләрнең тавышын ишетергә теләп, күкне «тыңлаучы» тикшеренүчеләр бар.


Гравитация




[caption id="attachment_13468" align="aligncenter" width="1180"] "Гравитация", реж. Альфонсо Куарон, 2013 ел[/caption]

Ниһаять, яңа фильмнарга кайттык. 2013 елда киң экраннарга чыккан «Гравитация» фильмында ике актер гына катнаша. Халыкара галәми станция космик чүп белән бәрелешкәнгә күрә, ике астронавтка исән калу өчен төрле авырлыкларны кичерергә туры килә. Күз алдына китерегез: ачык космоста берүзең. Башка кешеләр, я һәлак булганнар, я Җиргә кайтып киткәннәр. Синең белән булган иптәшең, сиңа исән калырга форсат бирер өчен, үзен корбан итә...


Нәкъ менә шундый җан өзгеч моментлары өчен фильм технодрама дип атала да инде. Ә фән күзлегеннән кызыклы урыннар монда шулай ук күп. Иң беренче чиратта, космик чүп проблемасын искәртергә кирәк. Җир орбитасында бик пычрак, анда сафтан чыккан иярченнәрнең калдыклары һәм кораблардан, станцияләрдән калган төрле детальләр очып йөри. Алар инде болай да ХКС белән вакыт-вакыт бәрелешә, әмма вак булганга, бик җитди зыян китермиләр. Хәзер астрономнар белә: бу чүпләрдән ничек тә булса арынырга кирәк. Былтыр декабрь аенда японнар космик чүпне җыеп чыгып, атмосферада яндырырга тиешле махсус ятьмәне галәмгә җибәргәннәр иде, әмма аларның проекты барып чыкмады. Ләкин проблеманы хәл итәргә кирәк, галимнәр нәрсә уйлап табыр инде.


Күбәләк эффекты




[caption id="attachment_13469" align="aligncenter" width="838"] "Эффект бабочки", реж. Эрик Бресс, Дж. Макки Грубер, 2003 ел[/caption]

Бу фильм күпләргә таныштыр. Ул 2003 елда чыкты. Аның нигезендә хаос теориясенә караган «күбәләк эффекты» ята. Фильм катлаулы, аның ахырында мөмкин булган берничә «энд» тәкъдим ителә, һәм аларның барысы да «хэппи» түгел. Шулай да, без эффектның үзенә игътибар итик әле.


Табигый фәннәрдә бу термин белән хаостагы кайбер системаларның бер мөһим үзенчәлеген белдерәләр: системага ясалган кечкенә генә тәэсир итү дә системаның башка өлешендә һәм башка вакытында зур һәм көтелмәгән нәтиҗәләргә китерә ала. Бу күренешне җентекләп тасвирлаган Эдвард Лоренц күбәләк белән мондый мисал китергән: Американың Айова штатында канатын җилпегән күбәләк аркасында бер-бер артлы берничә эффект башланып, алар ахыр чиктә Индонезиядә яңгыр айларында иң югары ноктага менеп җитә ала.


Бу тема Рэй Брэдбериның «Күк күкрәү тавышы» исемле хикәясендә җентекләп карала. 2005 елда бу хикәя нигезендә шул ук исемдә кино чыкты (русча «И грянул гром»). Аны карасаң, хаос теорияләрен бераз яхшырак аңлый башлыйсың.


Безнең арабызда Галәм


Менә монысы инде өр-яңа фильм. Ул 2017 елның февралендә генә чыкты. Ләкин алдан ук әйтеп куйыйм: монда фәнни хаталар күп. Консультанты NASA үзе булса да, романтик сюжет хакына төгәлсезлекләр мулдан киткән. Тик киноәсәрнең төп идеясенә игътибар итик әле.


Марста туган бала Җирдә яши аламы? Марска сәяхәт һәм аны колонияләштерү кинематографта еш күтәрелә торган тема, шул ук «Марс кешесен» генә искә төшерик. Ләкин кызыл планетада туып, Җиргә кайтырга теләгән яшүсмер тарихын кинотасмага теркәүчеләр булмады әле. NASA, SpaceX һәм Роскосмосның бик якын киләчәктә Марста торак пунктлар оештырырга хыяллануын исәптә тотыйк та, фильмның актуаль булуын искәртик. 20-30 елдан соң медикларга Марс балаларының Җирдәге сәламәтлеге өчен борчылырга туры килмәгәе әле.


Айдар Шәйхин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев