Логотип Идель
Иҗат

"ЭЗТАБАРЛАРГА КҮПМЕ АКЧА ТҮЛИЛӘР?"

Студентлар җәйге ялларга таралышты. Тик каникуллар җитте, дип кенә актив студентларны туктатам, димә. Әнә, эзтабарлар отрядлары составында булган бөтен ил яшьләре дә Казанга җыелды.

II Бөтенроссия студентлар эзтабарлар слеты илебезнең төрле почмакларыннан 150 кешене җыйды. Бу юлы монда 22 вуз катнаша.

Чишмә башы кайда?


Безнең республикада мондый отрядларның саны 63кә җитә. 1968 елдан башланган эзтабарлар отрядлары нәкъ менә Казан дәүләт университетында (хәзер КФУ) ачылган була. Шуңа слетның биредә үтүе очраклы түгел. Җитмәсә, бу эштә әлеге вуз Татарстандагы иң яхшы уку йорты, дип тә табылган.

Республикабыз отрядлары эзләнү хәрәкәтендә профессиональ рәвештә эшли. Хәер, Татарстанда бу өлкәдә проблемалар да җитәрлек. Алар арасында хәрбиләрнең пыран-заран китерелгән каберләрен яңарту, сугышта һәлак булган һәм хәбәрсез югалган кешеләрнең исемнәрен тергезү – көн кадагында.

– Мин дә “Кар десанты” отрядында тордым. Безнең вакытта һәрбер факультетта шундый отрядлар бар иде. Гомумән алганда, аларның саны 12гә җыела иде. Ә хәзер Казандагы студентларның эзтабар отрядлары 8гә генә җитә. Элек комсомол оешмалары аркылы бу отрядларга ярдәм булды. Хәзер дә эшләр бераз җайлана, бугай. Минемчә, студентларның эзтабар отрядларының үз ассоциациясе булырга тиеш, – ди “Отечество” яшьләр берләшмәсе советы рәисе, “Россия” эзтабарлар хәрәкәтенең рәисе Александр Коноплев.

Сер түгел, эзтабарлар отрядлары гомер буе энтузиастлар җилкәсендә иде. Ләкин профессиональ рәвештә эшләүче студентлар финанс ярдәмен алырга тиеш, дип саный җитәкче. Шуңа коры энтузиазм белән генә алга китеп булмый. Чөнки ДНК-технологияләре, мәгълүмати системалар да арзан тормый. Гомумән алганда, монда ватанпәрвәрлек белән профессиональ хезмәт бергә атларга тиеш.




“Акча түлиләрме?”


“Химик” эзтабарлар отряды Казан илкүләм технологик тикшеренү университеты каршында эшләп килә. 7 ел дәвамында 17 экспедициядә катнашканнар әлеге отрядтагылар. Ничә солдатның җәсәденә тап булуларын хәзер дә төгәл әйтә алмыйлар. Быел яз көне генә сугышта катнашкан 4 кешенең калдыкларын тапканнар. Отрядта торучы студентлар эзтабарлар мәктәбендә инде лекторлар буларак та чыгыш ясыйлар икән.

– Чынлыкта, яшьләрне җәлеп итү авыр түгел. Бары тик студентларга якын килә белергә кирәк. Ел башында агитация эшләрен уздырабыз. Безгә 100гә якын кеше килә. Аннары аларның мәнфәгатьләре үзгәрә. Килгән 100нең 20-30 кешесе генә отрядларда кала. Әмма таянырлык яшьләр бар. Әлбәттә, баштарак “Моның өчен күпме акча түлиләр?”, дип сораучылар да юк түгел. Әмма бу эшнең ни өчен башкарылганлыгын аңлаткач, аларның карашлары үзгәрә, – дип сөйләде безгә “Химик” отряды командиры Андрей Мордвинов.

Күп кенә студентлар бу эшчәнлек турында гомумән белмәгән була икән. “Химик” отрядының активында хәзерге вакытта 30 кеше тора.


“Экспедиция – үзебездә!”


Волгоград шәһәрендәге эзтабарлар отрядларына ерак җирләргә экспедицияләргә чыгып йөрүнең дә кирәге юк. Сталинград сугышы шушында узган бит. Шуңа да студентлар экспедицияләргә ял көннәре булу белән бара ала.

“Гвардеец” отряды Волгоград дәүләт педагогика университеты каршында эшләп килә. 1990нчы елларда вузда эзтабарлар отрядлары булса да, алар таркалган инде. Хәзер шуларны торгызырга булганнар. Яңа отрядка бары ярты гына ел икән. Әлегә отряд составындагы яшьләр бик күп түгел. Проблемалар арасында финанслау мәсьәләсе кискен тора.

– Без ярты ел эчендә 17 кешенең җәсәден таптык. Соңгы тапкыр тагын 3 кешенекенә тап юулдык. Бер җәсәдтә “Отвага өчен” медале да бар иде. Безнең бу эшебез - мөһим. Мондый форумнар ярдәмендә без тәҗрибә белән бүлешәбез. Алга таба яшьләр төрле өлкәләргә “Хәтер вахтасы”на да йөри, – ди “Гвардеец” отряды әгъзасы Алена Заломина.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев