Логотип Идель
Иҗат

«Еллар дәверендә көз исе...» Энҗе Хөсәенова

Энҗе Хөсәенова - Әтнә районы Бахтаче авылы кызы. Кечкенәдән шигърияткә гашыйк булып үскән бу кызның иҗаты үтә дә саф, якты хисләр белән сугарылган. Бу шигърияттә яшьлек кайнарлыгы да, үкенү ачысы да, җылы хатирәләр дә бар. Ә иң мөһиме, Энҗе - авылга, гашыйк, аның һәрбер сулышын, ымын тоеп яшәүче кыз. Сез моны аның шигырьләрендә дә ачык тоярсыз...

***
Мин көчсезмен, әнкәй.
Бу тормышның
мине кабат
үтереп
сынавы.
Әйтче, зинһар,
гомер, яшәү
берәр кайчан
җиңел буламы?

Мин ялгызым,
әнкәй.
Син дә ерак.
Мендәр кочып
елыйм төннәрен.
Түзә алмый
бу газапка,
бу әрнүгә
сулый алмас
булдым
бер мәлне.

Кул сузучы
кешем юк та, әнкәй.
Уйлар килә кайчак
ярдәмгә.
Йокы керсә,
тынычланып торам,
онытылып торам -
тик әзгә.

Ә уянгач,
шул ук газап, әнкәй.
Бимазалый
җанның сызлавы.
Кочак-кочак бәхетләрнең,
никтер,
тамчысы да
насыйп булмады.

Син дә ерак, әнкәй.
Мин ялгызым.
Көннәр кыска,
Төннәр бик озын.
Йокы керми
интеккәндә,
менә кабат
күз яшьләрен
сөртә кызың...

***
Йөзеңдәге елмаю
Түгел ул һәрвакыт
Күңелең көзгесе.
Күпләр чәчәк аткан
Җәйләрдә
Еллар дәверендә
Көз исе...

***
Мең
кабат
уйладым,
уйландым.
Башымда
йомгаклар
чуалды.
Башларын
табалмыйм.
Югалды.
Йомгак
күк
тормышым
буталды.
Олы юл.
Кабаттан
тукталдым.
Сыналдым.
Утырып
тын алдым.
Уйландым.
Гафу ит,
бүгеннән
мин синнән
гомергә
Югалдым!

***
Үз чагылышым
мин
синдә
күрердәй.
Я кил син
гомергә.
Я калдыр
бөтенләй.

***
Кул күтәреп буген
Дога кылдым.
Чиксез рәхмәт
Әйттем Аллаһка!
Бүгенгедән башлап,
Ризалыгың өчен,
Тапкан кыйбламны
Югалтмам!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев