Логотип Идель
Иҗат

ДҮРТЕНЧЕ ТӨШ: «ЙОРТ ИЯСЕ»

/ХИКӘЯНЕҢ БАШЫ → БЕРЕНЧЕ ТӨШ: «БАШЛАНА!»/


/ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫ → ИКЕНЧЕ ТӨШ: «ШАГЫЙРАНӘ ЯЛГАН»/


/ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫ → ӨЧЕНЧЕ ТӨШ: «ШАЙТАНИ-ЯУ»/


Күзенә төшкән ай яктысыннанмы, әллә башка сәбәп булдымы, Булат уянып китте. Әбисенең алгы якта мес-мес килеп йоклаган тавышы ишетелеп ала, ул ара-тирә җиңелчә генә гырлап та куя. Өйнең бу ягында малайның аяк очына менеп яткан Мырауның мышнаганы ишетелә. Кара, ничек мышный! Абау, мәче болай мышнамый бит. Булат, юрганын ияк очынарак тартты да колакларын шомрайтып тыңлап ята башлады. Кайдадыр якында гына кемдер авыр сулап куя, үзе бертуктамый мыш та мыш килә. Малайның коты ботына төште, “Әби!” дип кычкырмакчы иде, тавышы чыкмады. Ул караватына сеңде. Өйгә карак кергән! Димәк, малайны әле күрми. Куркуын җиңәргә тырышып, Булат кесә телефонының кайдалыгын исенә төшерергә тырышты. Шайтан алгыры, әбисе ягында калдырды бугай шул.

Инде нишләргә? Сулыш алганын да сиздермәскә тырышып, ул күзләре белән генә тирә-якны күзәтте. Тәрәзә төбендәге яран гөлләре аша үрелеп өй эченә үткән урам утлары белән тулган ай яктысында бернинди хәрәкәт тә күренмәде. Ә мышнау бар! Малай, акрын гына башын калкытты да чүт кычкырып җибәрмәде. Тәрәзә янында калган әбисенең кабасында йон эрләнә, ай нурында ул акрын гына хәрәкәтләнә, әйләнә. Ләкин ...анда беркем дә юк! “Галлюцинация башланган” дип уйлап куйды ул. Агулы гөмбә дә ашамады инде югыйсә. Бөтен булган көчен туплап, ул: “Әби!” дип кычкырып җибәрде.

Алгы яктан кыштыр-кыштыр килеп әбисенең чыкканы ишетелде.

– Нәрсә булды, бәбкәм?

– Әби, анда кемдер бар.

Әбисе утны кабызды. Малай әле генә җеп эрләнгән каба ягына карады, анда беркем юк иде.

– Әби, синең йонны кемдер эрли идем. Мин бит үзем күрдем, ул селкенә иде, – малай күзләрен челт-челт йомгалап, әбисенә карады.

– И бәбкәм, чыкканмыни, рәхмәт төшкере.

– Кееем?

– Йорт иясе ул, бәбкәм, бер дә борчылма. Гомер буе безне саклый инде шулай. Иии, күптән күренгәне юк иде. Йокла, йокла, бер зыяны да тими аның сиңа. Бик игелекле булды ул.

Әбисе, шулай сөйләнә-сөйләнә, алгы якка кереп китте.

Йорт иясе, полтергейст дигән нәрсә турында ишеткәне булса да, малай андый ырым-шырымнарга ышанмый иде. Ул шактый озак йоклый алмый ятты. Ләкин йон эрләүче дә, мышнаучы да булмады бүтән.



***

– Әби, нәрсә иде ул төнлә? Син бит гел "бисмилла" укыйсың, үзең юк-барга ышанасың.

Оныгына коймак пешереп йөрүче Әминә карчык, авыз эченнән генә нәрсәдер укыды да:

– Дөнья булгач, һәммәсе бардыр инде ул, бәбкәм. Җен-мазармы инде ул, кем белгән, без йорт иясе дип уйларга ияләнгән, – дип әйтеп куйды. – Мин кечкенә идем әле, өебездә янгын чыкты. Йорт иясе әткәйне аягыннан тартып уятмаса, барыбыз да үләсе булганбыз. Аннары без яңа йорт торгыздык. Иябезне дә үзебез белән алдык.

– Ничек? Ул бит күренми.

– Йорт иясен күчерүнең серләре бар инде аның. Без бабакай әйткәнчә эшләдек. Чиста урыннан бер уч балчык алып, җиде тапкыр дога укып, яңа өй нигезенә сипте әткәй. Яңа йортны урманга якынрак итеп салдылар. Әле аның вакытын да дөрес сайларга кирәк.

– Нинди вакытын?

– Юлда берәү дә очрамаска тиеш. Олы юлга чыкмау да хәерле, анда нинди генә рухлар, шаукымнар юк. Аларга юлыкканда ия кире кайтып китәргә дә мөмкин. Башкага иярүе дә бар. Сихердән котылу өчен дә әйберләрне җиде юл чатына чыгарып ташларга куша борынгылар.

– Иии, әби! Әкият бит инде болар!

– Алай димә әле син, бәбкәм. Бер елны бөтен тынычлыгыбызны алды ул безнең. Төн ката дөбер-шатыр йөри башлады, әллә нинди үзәк өзгеч тавышлар белән улап җибәрә. Нишләргә дә белми аптырадык менәтерәк. Ярый әле, олы атай гыйлемле безнең. Аның киңәшен тоттык.

– Нишләдегез? – Булат ышаныр-ышанмас кына әбисенә карады.

– Йорт нигезенә пычрак су түгәргә, нәҗес әйберләр ташларга ярамый. Шулай эшләмәдегезме, ди бабакай. Юк, дибез. Аяк белән тибәргә, көрәк, сәнәк ише нәрсәләр белән сугынырга, сүгенергә, карганырга, сияргә ярамый. Шулай эшләмәдегезме, ди. Юк, дибез. Безнең әткәй-әнкәй бик тәртипле, ипле гаиләдән, андый хәлләргә барасыбыз юк. Үләксә-фәлән юкмы нигез туфрагыгызда, ди. Шуннан эзли торгач, тәки таптык бит без бер күсе үләксәсен идән астыннан. Шуны чыгарып ташлау белән тынычланды иябез.

– Абау, әби, әллә ниләр сөйлисең син. Куркыныч булып китте.

– Иманлы, тыныч нигезнең сакчысы алар, бер дә куркасы түгел, бәбкәм. Сөенәсе генә. Менә әле бер көнне көтүемә соңга каласы идем. “Кәҗәң саумаган, тор, Әминә” , диеп уятты, рәхмәт төшкере.

– Иии, юри сөйлисең лә син, – диде малай. Аңа болар бар да әкият сымак кына тоелды. Егерме беренче гасырда мондый нәрсәләрне чын дип кем уйласын.

«Юри түгел, юри түгел, юри түгел...» – кемдер Булатның аягын кытыклый иде. «Юри түгел...» Малай кытыкланган аягын юрган эченә тартып кертте дә, тавышның әбисенеке түгеллеген уйлап, күзен ачты. Ул үзенең бүлмәсендә, янәшәдә беркем дә юк иде. Сәгать сигез тулып килә. Малай мәктәпкә соңга каласын уйлап сикереп торды. Әй шул әниләрне, тагын уятмаганнар! Мөстәкыйльлек тәрбиялиләр, имеш. Кем уятты соң аны? Ишеттем бит мин ул тавышны, дип уйлап куйды малай. Ишеттем!

Лилия ФӘТТАХОВА

ДӘВАМЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев