Логотип Идель
Иҗат

ДӨРЕС АШЫЙ БЕЛӘСЕҢМЕ?

Без артыгын ашыйбыз. Һәрвакыт диярлек. «Өстәл артыннан аз гына ач килеш торып кит» классик киңәшен истә тоту да бик булышмый.

Үзеңә сорау биреп кара әле, дустым: соңгы тапкыр син кайчан чын-чынлап ачлык хисе кичердең? Еш кына ашыйсы килмәгәндә дә берәр нәрсә кимереп утырасың, капкалап аласың. Бигрәк тә офис-кабинетта эшләүчеләрнең «чәйләп алулары» көн дәвамында артык ашауга сәбәп була.

Ничек итеп артыгын ашамаска күнегергә соң? Билгеле, азыктагы калорияләр санын санарга була. Тик бу тиз ялыктыра, туйдыра. Ашаган ризык күләмен тиешенчә кысаларда тотуның бик ансат юлы да бар икән, дустым. «Кул кагыйдәләре»н белергә генә кирәк. Бу кагыйдәләр ризыкның дөрес порцияләрен исәпләргә булыша.

1. Ит. Диетологлар фикеренчә, син ашыйсы стейк яки башка төр ит кисәге зурлыгы уч төбе зурлыгыннан (бармакларны исәпкә алмаска кирәк).



2. Балык. Ак итле балык төрләре (тәрәч балыгы (треска), мәсәлән) майлы булмый, шуңа күрә балык порциясен бармак озынлыгын кертеп уч төбе зурлыгы белән чамалап ашарга мөмкин.



3. Яшел салат, үләннәр. Көн дәвамында ничә тапкыр ашап-капкалап алсаң, яшел үлән синең өстәлеңдә шуның кадәр кунак булырга тиеш, ди диетологлар. Телисең икән, бер утыруда организмга зыянсыз тутырып куш уч яшеллек ашап бетерергә дә мөмкин. Атна дәвамында бу күләм җыеп алганда бер капчыкка да җыела ала.



4. Җиләкләр. Көненә 80 г дан артмаска тиеш – нәкъ уч төбендә. Җимешләргә да шул кагыйдә.



5. Яшелчә. Йодрык кадәр яшелчә ашасаң – таман гына. Тәлинкәнең яртысы яшелчә булырга тиеш.



 

6. Макарон, ярмалар. Аларның авырлыгын белү өчен, әлбәттә, коры килеш үлчәргә кирәк. Бер йодрык кадәрле өемгә 75 г макарон сыя – көнлек порция өчен менә дигән.



7. Чикләвек. Чикләвек һәм төрле симәнке-орлыкларны бөтенсен бергә ашау ашказанына авырлык китерәчәк. Аларны берәм-берәм чүпләү дөресрәк һәм организзм өчен файдалырак булачак. Ә көнлек порциягә килгәндә исә, бер уч таманга киләчәк.



8. Бәрәңге. Ашаганда углеводлар күләме хатын-кызлар өчен 200, ир-атлар өчен 250 калориядән артмаска тиеш. Нәкъ менә бер кулга сыерлык бәрәңге дигән сүз.



9. Май һәм шоколад. Көн дәвамында ашалган ризыклардагы майларның теләсә нинди төре (сыер, үсемлек, җир чикләвеге майлары) чәй кашыгына сыеп бетергә тиеш. Әгәр чәй кашыгы яныңда гына булмаса, баш бармак ярдәмгә киләчәк. Шоколадны «үлчәү» өчен имән бармагыңны куллан.



10. Сыр. Файдасы бик күп булуга карамастан, бер утыруда 30 г нан артык сыр ашарга киңәш ителми. Ике баш бармак кадәр кисәк дигән сүз бу.



Ашыгыз тәмле булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев