Логотип Идель
Иҗат

ДӨНЬЯ - БЕР ЗУР ЧҮПЛЕКМЕ?!

"Экология", "чисталык" дигэн сүзләрне бик еш кулланабыз. Ә бит беребезнең дә моңа җитди караганыбыз юк! Барыбыз да бу глобаль проблемага “шәмәхә” күзлекләр аркылы гына күз салабыз, дөресен генә әйткәндә, уйлап та бакмыйбыз!

Әйе, һәр кешенең үз проблемалары җитәрлек. Иң киң таралганнары булып, әйтик, акча җитмәү яки сәламәтлек какшау торадыр. Соңгысына тукталып үтик әле. Хәзерге көндә авыру кешеләр бик күп! Урамда кемне генә туктатып сорама - анда я гастрит, я астма, я, булмаса, диабет... Уйлап караганыгыз бармы, нигә кеше сәламәтлеге көннән көн начарлана?! Барысы да исә әлеге дә баягы экология мәсьәләсенә әйләнеп кайта.

Бүгенге азгын тормышта халык шулкадәр әшәкеләнде ки, кеше эшчәнлеге аркасында Җир шары чүплеккә әйләнү куркынычы астында! Барлык диңгезләр, океаннар, урманнар гади генә бер зур чүплеккә әйләнә дә кала дигә сүз инде бу... Моңа карата чаралар күрмәсәк үзебезнең чүп-чарга үзебез бата башлаячакбыз! Моның ачык мисалы итеп Кытай башкаласы Пекинны алыйк. Анда хәзерге көндә һава бик пычрак һәм кешеләр иркенләп сулый алмыйлар. Болай барса без дә шушы Пекин хәлендә калмабызмы?!

Үзенең эшчән, тырыш халкы белән горурланып яши торган авылларыбызның басу-кырларына күз салыйк әле. Өеме-өеме белән калдык-постык ята... Каян килгән бу чүп? Кем ташлаган? Нинди чиста авыл кешеләре үзләренең ипи үстерә торган җирләрен шундый аяныч хәлгә төшерерләр дип берәүнең дә башына килмәс.

Яз җитүгә бөтен кеше дә үзенең йорт-җирләрен чистартырга керешә, кирәкмәгән нәрсәләрдән арына, аны чүплеккә ата. Ә авылда чүплек, әйткәнебезчә, я басуда, я елга буйларында... Кешеләр, нигә шулай кыланырга соң? Нигә үзебез ашыйсы ризыкны, эчәсе суларыбызны бозабыз, зарарлыйбыз? Аннары шул пычыракны химик юллар белән чистартып үзебез үк ярык тагарак алдына калачакбыз бит, бюджетка да, сәламәтлеккә дә зур зыян киләчәк!

Кешеләр кайчан үзләре яшәгән җирләрендә үзләрен чын хуҗаларча тотып, акыл белән эш итә башлар - бу билгесез.

Җитәкчеләр, гади кешеләр берлектә тотынганда гына бу дөньякүләм зур масштаблы проблеманы бәлки җиңеп тә чыгып буладыр. Һәр кеше үзе өчен генә яшәмичә, безне туендыручы табигатебез өчен дә аз гына борчылса һәм чак кына ваемсызлык чокырыннан башын калкытып тирә-юньгә күз салса, хәлләр уңай якка да үзгәрергә мөмкин бит әле!

Касыймова Илүзә,
Яңа Кенәр урта мәктәбенең 10Б класс укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев