Логотип Идель
Иҗат

"ӘДӘБИ ЧАТКЫ" - Укучыларыбыз иҗаты

ӘТНӘ районы ЯҢА ШАШЫ төп мәктәбенең "ӘДӘБИ ЧАТКЫ" түгәрәгендә шөгыльләнүче укучылар иҗаты:

КЫШ


Әллә кайчан көз үтте,

Кар-буранлы кыш җитте.

Үаман буран да буран,

Карга күмелде урам.

 

Әнә, тауда балалар

Чана, чаңгы шуалар.

Кардан бабай ясыйлар,

Аңа борын куялар.

 

Озакламый яз җитәр,

Карлар эрер, боз китәр.

Ялан аяк, ялан баш

Йөгереп йөрер чак җитәр.

Инзилә Әкбәрова, 5 класс
Яңа Шашы төп мәктәбе




БУЛАТ  ТӨШ  КҮРӘ


Булат йоклый, төш күрә:

Имеш, юлдан йөгерә.

“Самолёт төшкән, тизрәк

Шунда барырга кирәк!”

Баргач, күреп докторны,

Самолётка утырды:

“Каты авыртам, тизрәк

“Бальнис”ка бару кирәк!

Очып китте самолёт.

Төшеп җитте самолёт.

“Бальнис”ка алып бардылар

Һәм аны карадылар:

Ул бит авырмый икән,

Бары хәйләли икән.

Шулкадәр оялттылар...

Шул вакыт уяттылар.

Мөхәммәтҗанова Чулпан, 9  класс
Яңа Шашы төп мәктәбе




КАДЕРЛЕ  СҮЗ


Ул сүзне әйткәндә

Елмая иреннәр;

Өметләр киңәеп,

Яктыра күңелләр.

Ул сүздән дөньяга

Сибелә якты нур.

Бар җиһан теләге –

ТЫНЫЧЛЫК сүзе ул!

Сираҗиева Әдилә, 9  класс
Яңа Шашы төп мәктәбе




БЕЗ  ЯШЬ  ЧАҢГЫЧЫЛАР

Еракка сузылган

Авылым кырлары.

Кыш бабай аларга

Япкан ак юрганны.

Шул киңлек буйлап без

Гел алга барабыз.

Күңелле шау-шуга

Шат җрлар кушабыз.

Таза, саф һаваны

Эх, рәхәт сулавы!

Күзләрне иркәли

Туган ил кырлары,

Көчле җил, бураннан

Без бары көләбез,

Укуда, хезмәттә

Иң алдан киләбез.

Хәтта без иң кыен

Юлларны үтәбез

Яшьтән үк көч җыеп,

Чыныгып үсәбез.

Сабитова Таңсылу, 9  класс
Яңа Шашы төп мәктәбе




КЫРЛАР  ТЫН  ЯТА


Кырлар, кырлар... Алар тын яталар.

Мамык карлар җирне кочалар.

Ә уйларым минем, канатланып,

Бертуктамый алга очалар.

Җилләр, җилләр, нәрсә сөйлисез сез

Йорәкләргә тирән моң салып?

Кырлар, кырлар, җавап бирегезче

Ни көтәсез болай тын  алып?

Йомшак кына җилләр сыйпап үтте

Тынып калган авыл кырларын.

Алар көтә ямьле яшьлек язын,

Дәртле, шаян хезмәт җырларын.

Хәсәнова Фәнзия, 9  класс
Яңа Шашы төп мәктәбе




ХӘТЕРЕМДӘ


Беренче кыңгырау, беренче дәрес

Әле дә хәтеремдә.

Укытучымның елмаюы,

Әле дә күз алдымда.

Хәтерлим әле һаман да,

Беренче хәрефләр тануымны.

Ап-ак дәфтәр битләренә

Беренче сүзләр язуымны.

Бүгенгедәй хәтеремдә

Беренче “бишле” алуым.

Шул шатлыктан йөгерә-йөгерә

Өебезгә кайтуым.

Гыйниятуллина Алия, 9  класс
Яңа Шашы төп мәктәбе




КЫШ  ШУКЛЫГЫ


Кыш килсә дә, яңгыр явып,

Карны эретеп боз итте.

Көзге кебек бозны каплап

Ап-ак кар явып үтте.

Ап-ак карда матур булып

Чана эзе төшеп кала.

Кышкы салкын, үчекләшеп,

Битне чеметеп ала.

Бариева Гөлфия, 9  класс
Яңа Шашы төп мәктәбе




ЧЫРШЫ  БӘЙРӘМЕ


Яшел чыршы, матур чыршы

Тора бүлмәдә.

Балалар, матур киенеп,

Килгән бәйрәмгә.

Бүген бит Чыршы бәйрәме,

Күңелле бәйрәм.

Шау-гөр килеп уйныйбыз

Без әйлән-бәйлән.

Чыршыбыз уенчыкларга бигрәк тә бай.

Яңа елны каршыларга

Килгән Кыш бабай.

Галәветдинова Рамилә, 9  класс
Яңа Шашы төп мәктәбе




КАБАТ  КИЛЕР


Матур җәйләр үтеп китте,

Салкын көз килеп җитте.

Кошларның да саубуллашып

Китәр чаклары җитте.

Тәрәзәгә карый Азат

Әллә ниләр сөйләнә,

Барысыннан да өмет өзде,

Юк-барга да тиргәнә.

Мин аңа һаман аңлатам

Килер әле җәй тагын.

Чәчәккә күмелер дөнья

Хуш ис таралыр тагын.

Швкирова Гүзәлия, 9  класс
Яңа Шашы төп мәктәбе




ШАТЛЫК


Ак күбәләк булып карлар оча

Тышта бүген шундый күңелле.

Табигатьнең матурлыгы шулай

Матур шигырь булып түгелде.

 Хәбибуллина Эльвина, 9  класс
Яңа Шашы төп мәктәбе




КЫШ  ШАТЛЫК АЛЫП КИЛӘ


Ак күбәләктәй кар ява

Җиргә ак мамык сибә.

Агачларны бәскә төреп,

Шатлык алып кыш килә.

Җиргә ява ак чәчәкләр,

Ямьләндереп авыл урамын.

Яратам мин туган якларымның

Алсу таңын, җепшек буранын.

Һадиева Резидә, 9  класс
Яңа Шашы төп мәктәбе




***


Менә салкын кыш җитте,

Җирне ап-ак кар итте.

Балалар чаналар тартып

Тауга шуарга китте.

 

Көн суытты, карлар яуды,

Елгаларда боз катты.

Тимераяк алып бар да

Шугалакка дип чапты.

Әкбәрова Инзилә,  5  класс
Яңа Шашы төп мәктәбе




ЧАҢГЫ  ШУГАНДА


Кышкы салкын көннәрдә,

Сулар туңган күлләрдә.

Бөтен дөнья агарган,

Агачлар да чаларган.

Аякта безнең чаңгы

Безгә ни кирәк тагы?..

Хәсбиуллина Зөһрә, 5  класс
Яңа Шашы төп мәктәбе




КЫШКЫ  АВЫЛ


Яратам авылның

Ак карлы кырларын.

Бәс белән капланган

Челтәрен урманның.

Яратам авылның

Кышкы саф кичәсен:

Һавасы ... әйтерсең,

Салкын су эчәсең

Корбанова Зөһрә, 7  класс
Яңа Шашы төп мәктәбе




САЛКЫННЫ  КУАБЫЗ


Текә тау башыннан

Төшәбез выжылдап.

Кала тик җил генә

Колакта чыжылдап.

Шаярып-көлеп без

Чанада шуабыз.

Ярышып-узышып

Салкынны куабыз.

Бариева Гөлфия, 9  класс
Яңа Шашы төп мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев