Логотип Идель
Иҗат

ЧЕРЛИДИНГ ҮҖӘТЛӘРНЕ ЯРАТА

Чит ил фильмнарында күргәнегез бардыр: мәктәпнең иң кәттә егетләре, гадәттә, футбол уйныйлар, ә кызлар, махсус помпоннар тотып, акробатика элементлары күрсәтәләр, бииләр. Һәр егет футбол уйнарга, ә һәр кыз черлидинг төркеменә эләгергә хыяллана. Чит илләрдә генә шулай дип уйлыйсызмы? Ялгышасыз.

Соңгы елларда черлидинг Россиянең бик күп шәһәрләрен яулап алды. Черлидинг белән шөгыльләнүче кызлар инде бүгеннән ярышларда катнашалар һәм зур җиңүләргә ирешәләр. Мәсәлән, КГАСУның «Зачет» төркеме 2017 елда Татарстан Республикасының черлидинг буенча турниры җиңүчесе булган.
Черлидинг Америка Кушма Штатларында XIX гасырда барлыкка килә. Черлидерларның төп максаты – футбол, баскетбол һәм лакросс уенчыларына үз-үзләренә ышаныч өстәү, командада күтәренке рух булдыру. Узган гасырның 70 нче елларында черлидинг спорт төре буларак кабул ителә башлый һәм Америкада гына түгел, бөтен дөнья буенча тарала. Франклин Делано Рузвельт, өлкән Джордж Буш, Кэмерон Диаз, Линдсей Лохан, Джессика Симпсон һәм Мадонна да университетта уку елларында черлидинг белән шөгыльләнгәннәр.



«Зачет» төркемендәге кызлар бу спорт төренә 16-17 яшьтә килгәннәр. Черлидингка кадәр күбесе үзләрен гимнастикада яки хореографиядә сынап караганнар, тик үзләрен шушы спорт төрендә генә тапканнар.

Ангелина Зубик: «Кечкенәдән черлидинг белән шөгыльләнергә хыялландым. Беренче тапкыр черлидер кызларны мультфильмда күрдем. Тик ул вакытта бездә андый спорт төре юк дәрәҗәсендә иде. Шуңа күрә миңа күп елларга бу хакта онытырга туры килде. 2012 елның октябрендә апам Казанда черлидинг төркеме барлыгын белеп алды һәм шул төркемдә шөгыльләнә башлады. Мин дә сайлап алу турына бардым, тик мине бик озак сынадылар. Тренер саубуллашырга теләгәч тә, тагын бер атна сорап алдым. Үземнең бу спорт төре белән шөгыльләнергә лаек булуымны дәлилли алдым барыбер. Үҗәтлек һәм тырышлык кирәк монда», – ди.

«Черлидингның өстенлеге нәрсәдә соң?» – диярсез. Башка спорт төрләре кебек үк, черлидинг та иптәшләреңне тыңларга һәм ишетергә өйрәтә. Гүзәл Сафиуллинаны ул түзем булырга һәм төркемне тоярга өйрәткән икән. Кызлар бертавыштан черлидингның уңай якларын саныйлар:

– төркем рухын тоеп, бербөтен булып эшли башлыйсың;

– сабырга әйләнәсең;

– үз-үзеңә ышаныч һәм башкалар өчен җаваплылык хисе барлыкка килә;

– яңа дуслар (бер төркемдә шөгыльләнгән кызларны башкача атау мөмкин түгел) табасың.



«Зачет» төркеме тренеры Ясминә Заһидуллина: «Бу спорт төрен сайлау өчен бары бер генә сәбәп булды: черлидинг акробатиканы да, биюне дә үзенә берләштерә,ә минем өчен аларның икесе дә бик кадерле. Черлидинг, дөрестән дә, үзендә бик күп төрле дисциплиналарны туплаган. Мәсәлән, «групповой стант» – пирамидалар төзелешенә басым ясый торган номинация, ә «данс»та бию элементлары күбрәк».

МИФЛАР ҖИМЕРӘБЕЗ: черлидинг белән кызлар гына түгел, егетләр дә шөгыльләнә.

Россиядә черлидинг 1996 елда барлыкка килә. Нәкъ менә шул көннән башлап, черлидинг буенча түгәрәкләр һәм махсус секцияләр популярлаша башлый да инде. Бүгенге көндә бу спорт төре белән мәктәп укучылары да, студентлар да бик теләп шөгыльләнәләр.

Россия черлидингы шактый югары баскычта тора дияргә була. Хәзерге вакытта Европа спортчыларына көндәш була алырлык көчле төркемнәр бик күп. Мәсәлән, быел «Чир-микс» һәм «Чир-данс» номинацияләрендә Россия чемпионнары булган «Феномен А» (Екатеринбург) төркеме, һичшиксез, теләсә кайсы черлидинг төркеменең борынына чиертә ала. «Саботаж» (Мәскәү), «No limit» (Санкт-Петербург) төркемнәре бүгенге көндә иң көчлеләрдән санала.

Татарстанда черлидинг моннан бер 5 ел элек барлыкка килде һәм бик зур тизлек белән үсә. Бәлки, тагын берничә елдан үзебезнең кызлар-егетләр дә чит илләрдә черлидинг буенча җиңү яулый башлар.

 

«Зачет» төркеме кызлары әйтүенчә, черлидингта уңышларга ирешү өчен, даими рәвештә шөгыльләнергә һәм үҗәт булырга кирәк. Кызлар да ел буе атнасына өч тапкыр, ә ярышлар алдыннан һәркөн спортзалда шөгыльләнәләр. «Бер чемпионат беткәннән соң, икенчесенә зерлек башлана. Ел дәвамында яңа элементлар өйрәнәбез, элеккеге элементларның башкарылышын шомартабыз. Аннары бию куя башлыйбыз. Биюнең ни дәрәҗәдә катлаулы һәм төркемнең тату булуына карап, бер айдан алып өч айга кадәр вакыт узарга мөмкин», – ди «Зачет» төркеме тренеры Ясминә Заһидуллина.

Әгәр үзеңне черлидингта сынап карарга теләсәң,
түбәндәге адреслар буенча мөрәҗәгать итә аласың:


Черлидинг клубы

Баш тренер: Королева Анастасия Владимир кызы Сылтама: https://vk.com/tkmaslenitsa

Адрес: Казан шәһәре, Авангардная урамы, 171 б йорты

Телефон: +7 (905) 316-01-30.




Черлидинг буенча «АКУЛЫ» юниорлар җыелмасы

Баш тренер: Хәйретдинова Алия Равил кызы

Адрес: Казан шәһәре, Авангардная урамы, 171 б йорты

Телефон: +7 (960) 042-65-33




«Центр спортивной жизни»

Адрес: Казан шәһәре, Беломорская урамы, 18 а йорты Телефон: +7 (843) 260-25-06




Айгөл Абдрахманова
Екатерина Сысоева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев