Логотип Идель
Иҗат

ӨЧЕНЧЕ ТӨШ: «ШАЙТАНИ-ЯУ»

/ХИКӘЯНЕҢ БАШЫ → БЕРЕНЧЕ ТӨШ: «БАШЛАНА!»/


/ХИКӘЯНЕҢ ДӘВАМЫ → ИКЕНЧЕ ТӨШ: «ШАГЫЙРАНӘ ЯЛГАН»/


Юләр инде мин, дип уйлап куйды Булат. Төштән кем шүрли инде! Төш бит ул өн түгел, анда чынлап яшәмисең. Ләкин алдагы төннәрдә күргән төшләрен малай бик яхшы истә калдырды. Ул төшләрне өннән аерырлык түгел иде, әле дә тәннәре чемердәп китә. Программаны үзгәртү үз кулында икәнлеген белсә дә, малайда куркыныч хәлләргә тартылу көче куәтле иде. Әбисе әйтмешли, әллә эчендәге шайтанны үзе туендыра микән, ә?! Бисмилла да әйтмисең, намаз-ниязга да тартылмыйсың, дип орыша ул аны. Авылга кайткан саен догаларын өйрәтергә азаплана. Кермәгәч керми инде, анасында булмаганның баласында булмас. Монысы да әбисе сүзләре. Шулай да малай интернетта җен-пәриләр, шайтаннар турында нинди мәгълүмат таба алды, барысын да йотылып укыды. “Фән – иң зур казаныш” дигән уйлы башына “Аллаһ, Коръән” дигән сүзләр керде. Абсолют Аң, Галәм акылы дигәнннең Аллаһ булуы да бар бит. Димәк, Коръән дә изге китап, анда язылганнар да хак микән? Алай була калса, анда “җен, шайтан” дип күпме кабатлана. Уф, буталып бетте!

Булат эксперимент мендәрен читкәрәк алып куйды да, бер атна буе күрәчәк төшенә әзерләнде. Хәтта ашарга утырганда, эш башлаганда “бисмилла” дип әйтергә дә өйрәтте үзен. Урыс әйтмешли, чем черт не шутит! Әй лә инде... бисмиллалы эшнең зыяны булмас. “...Минәшшайтани раҗим...”

***

– Көттеңме?

Малай янәшәдә генә ишетелгән тавыштан сискәнеп китте. Тавыш әллә бүлмәдә, әллә Булатның башында гына ишетелде, кем белә. Шомлы, каһкаһәле, металл чыңлы иде ул.

– Көттем, – диде малай, шүрләвен сиздермәскә тырышып. – Шайтани-Яумы син? Шайтаннар арасында иң явызы, иң усалымы?

Тавыш канәгать чыңнар белән гөрелдәп алды. Беләләр шул, адәмнәр дөньясында да даны зурдан.

– Бүгенге төннән соң “иң хәйләкәре” дигән исемем дә булачак, исеңдә калдыр.

Булат тавыш иясен күрмәсә дә, янәшәсендә ниндидер авыр, кара энергия агымын тойды. Ул дулкын аны үзенә бөтереп ала, елан авызына барган корбан кебек малай үзенең каядыр йотылуын сизде.

– Әй, кайда син? – дип кычкырды ул теге тавыш иясенә. Җавап бирүче булмады.

Фи! Шул да булдымы Шайтани-Яу? Шайтаннарның атаклы остазы? Куркыныч, пычагым. Адреналин алырлык та булмады.

Малайның кинәт шул шайтан кисәгеннән аның атаклы “Шайтани-Яу” исемен тартып аласы килеп китте. Тәәәк! Нинди генә шәп явызлык эшлисе икән соң? Тәәә-тәәк! Император Нерон Римга ут төрткән, ди, әнә. Кытай императоры Цинь Шихуанди үзенә кадәр булган барлык кулъязмаларны ут төртеп яндырткан, йөзләгән галимне тереләй җиргә күмдерткән, ди. Юк, болар белән хәзер тарихка кереп булмас, ул бит император түгел. Ниндирәк әшәкелек уйлап табарга соң? Җирне тетрәтерлек.

Булат кинәт кенә үз уена куанып китте. Булды бит! Җир тетрәтергә кирәк аңа. Ләкин аны кем эшләгәнен белеп торсыннар. Атом бомбасын кулга төшерү турында уйласаң... Юк, аннары үзе дә бетәчәк. Ул кадәр үк кирәкмәс, тәме булмас. Аның турында белерлек кешесе дә калмаячак. Җир тетрәсен, дөньяның асты өскә килсен, цивилизация үзе үк юкка чыксын, ләкин аның исеме тарихта калсын. Су төбенә киткән Атлантида турында әллә нинди риваятьләр сөйлиләр бит әле. Шуның кебек булсын, ләкин аның исемен белсеннәр! Уйла, баш, уйла!

Уйлый торгач, малай бу планын башка малайлар белән бергәләп башкарырга булды. Азмыни интернетта уеннар уйнап чынбарлык белән фантазияне бутап бетергән чудиклар. Булат тиз арада “SOS” уены уйлап тапты. Социаль челтәрләргә “Җир планетасына куркыныч яный” дигән җимне ташлады. Аны начар энергетикалы кешеләрдән коткарырга кирәк. Моның өчен нишләргә икәнлеген бирем арты бирем үти-үти, баскычлар буйлап күтәрелеп белергә була иде.Бу уенны бала-чага чираттагы пирамида дип кабул итте. Уен буенча дусны – дошман, дошманны дус итәргә кирәк иде. Җирне коткарыр өчен шулай кирәк, дип аңлатты шикләнүчеләргә “SOS”ның модераторы, вакытлыча шулай кирәк, диде. Аңа ышандылар. Тиз арада кирәкле тротилл + кара энергия + ваемсызлык + “аңсыз үтәүчеләр” (ул уенда катнашучыларны шулай атады) схемасы әзер иде инде. Тиешле кнопкаларга басасы, тиешле комбинациядәге саннарны язасы гына калды.Җирдә хәзер мәхшәр башланырга тиеш! Ни буласын, кем эше икәнлеген белсеннәр өчен ул бер-ике "дус"ка бу уенның ни-нәрсә икәнлеген аңлатып SMSлар юллады. Аларда башланачак паниканы күз алдына китереп, ирен чите белән генә көлемсерәп куйды Булат: туты! Шайтан явыннан ким булмаячак бу!

Ул компьютерының экранына карады. Соңгы тапкыр Җир планетасының хәзерге күренешләрен карап аласы итте. Тын океан... Миссури… Виктория... Европа... Озакламый боларның шактые картадан сызылачак. Альп таулары... Кара диңгез... Әфганстан... Һиндстан... Таҗ Мәһәл... Урал... Идел... Казан... Кол Шәриф мәчете. Кара әле, әбисенә охшаган карчык кереп бара мәчеткә. Шундый ук ап-ак яулык, зәңгәр камзул. Абау, әби ич! Нишләп йөри икән ул Казанда? Киләм димәгән иде ич әле.

Әбисен күрүгә, Булатның төймәгә үрелгән кулы һавада асылынып калды. “Нишләмәкче булам мин??!” Икенче мизгелдә ниндидер көч аның кулын тыелгысыз рәвештә шул төймәгә таба тарта башлады. Магнит белән тартып китерелгән шөреп кисәге кебек ихтыярсыз кала баруын аңлауга, күңеленә “әгүүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗиим” дигән сүзләр килде. Коткар, Аллам! Төзәтеп булмаслык хата кылудан сакла... Ни буласын аңлаудан коты очкан малай күзләрен чытырдатып йомды да... уянып китте.



***

Ай-яй! Карале бу Шайтани-Яуны! Тәки минем кул белән этлек эшлисе иде бит. Хәйләкәр. Дөрес әйтә икән әбисе, явызлык кулында уенчык булырга озак түгел икән. Әле ярый, кирәкле догаларын өйрәнгән. «Куылган шайтанның явызлыгыннан Аллаһы Тәгаләгә сыенам” дигәнне аңлата ул "Әгүүзү билләһи минәш-шәйтаанир-раҗиим".

Булат тәмам йокысыннан уянып бетте дә төш белән өннәренең бутала башлавын аңлап алды. Чынлап та, төш кенә түгел иде кебек бу... Күңеленнән генә авылдагы әбисенә рәхмәт укыды. Атна ахыры гына җитсен, әти-әнисен аның янына кайтырга күндерәчәк. Җитте! Эш тә, театр-кино-концертлар да качмас.

Алдагы төндә күрәсе төшенә тема бирмәскә булды малай. Программага кертелгән вариантлар җитәрлек. Ул күрәсен кеше күрмәс! (Карале, монысы да әбисе сүзе түгелме соң? Булат елмаеп куйды).

Лилия Фәттахова

ДӘВАМЫ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев