Логотип Идель
Иҗат

«ЧАРЛИ И ШОКОЛАДНАЯ ФАБРИКА» – ТАТАРЧА!

Шоколад фабрикасында булып, туйганчы шоколад ашау – моның турында кечкенәләр генә түгел, олылар да бик нык телидер. Тиздән Казандагы һәркем татарча шоколад фабрикасына «бара» ала. Бу көнне «Чарли и шоколадная фабрика» спектаклен Тукай телендә дә ишетеп булачак. Англия язучысы Роальд Даль язган әлеге әсәрне «Нур» балалар театр студиясендә сәхнәләштерәләр. Аны 4 декабрьдә тамашачыларга тәкъдим итәргә җыеналар.

– Спектакльгә әзерлек инде ярты елга якын бара. Моңа кадәр «Чарли һәм шоколад фабрика»сы спектакленә видеотизер әзерләдек. Шуннан соң аны куюга тагын да ныклабрак тотындык. «Чарли һәм шоколад фабрикасы»нда 12-13 кеше катнаша. Алар барысы да – «Нур» татар балалар студиясе укучылары, – дип сөйләде «Ялкын» журналына «Нур» татар балалар студиясе режиссеры Марсель Мәхмүтов.

Бу спектакльне куярга алынулары да тикмәгә түгел. Аның идеясе кызыклы. «Чарли һәм шоколад фабрика»сы спектаклен «Нур» студиясенең режиссеры Марсель Мәхмүтов сәхнәләштерә. Ул үзе дә спектакльдә шоколад фабрикасы хуҗасы – Вилли Вонкины уйный. Шуңа бу режиссер өчен – икеләтә җаваплылык та әле. Хәтерлисездер, «Чарли һәм шоколад фабрика»сы фильмында бу геройны Джонни Депп уйнаган иде.

– Әлеге спектакльдә үзем уйнагач, режиссураны да үз өстемә алгач, бераз җитешсезлекләр килеп чыга. Чөнки сәхнәдә уйнаудан тыш, балаларның уйнаганын да күзәтеп барырга, тикшерергә кирәк. Чын дуслык нинди булырга тиеш? Безнең спектакль шуның турында. Балалар самимилыгын, ихласлыгын югалтмасыннар иде. Тормышта яхшылык җиңгәненә ышанып яшәргә кирәк. Шуны күрсәтү, аңлату – төп максатыбыз, – ди режиссер.

Марсель Мәхмүтов «Нур» балалар студиясендә генә түгел, Казан театр училищесында да эшли. Балалар һәм студентлар белән эшләү ни дәрәҗәдә аерыла икәнлеге турында да белештек. «Балаларның актерлык тәҗрибәләре аз, актерлык осталыгын өйрәнер алдыннан кеше җитлегеп бетәргә, психологиясе ныгырга тиеш. Ә балаларда бу багаж әле кечкенә. Ләкин шуңа да карамастан, миңа бу бик ошый. Мин бу студиядә 6-7 ел эшлим инде», – ди ул.

Яшь актерларның спектакль өчен костюмнары әле күптән түгел генә кайткан. Киләсе атнада генераль прогон булачак. Шуңа 4 декабрьгә барысы да әзерләнеп бетәргә тиеш. Спектакль Марсель Сәлимҗанов исемендәге Казандагы Актерлар йортында күрсәтеләчәк.

«Чарли һәм шоколад фабрикасы» – «Нур» балалар студиясендә Марсель Мәхмүтов тарафыннан куелган өченче спектакль. Башта алар – Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк», аннары Антуан де Сент-Экзюпериның «Кечкенә принц» спектакльләрен куя.

Студия 2012 елда ачыла. Студиянең сәнгать җитәкчесе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наилә Гәрәева. «Чарли һәм шоколад фабрикасы» әсәренең инсценировкасын Ләйлә Сәлахетдинова әзерли. Бию номерларын Нурбәк Батулла куя. Сәхнә теле буенча кечкенә актерларны Татарстанның атказанган артисты Инсаф Абдулла укыта. Әсәр текстын Акйолдыз Фәизова тәрҗемә иткән. Спектакльне кую Татарстанның Министрлар кабинетының гранты ярдәмендә тормышка ашырыла.

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев