Логотип Идель
Иҗат

ЧАЛЛЫ БИЗИКУБЛАРЫ ДӨНЬЯНЫ ЯУЛАМАКЧЫ!

Яр Чаллы шәһәре «Кванториумы»на йөргән егетләрнең бизикублары бөтен дөньяга таралмагае! Ник дигәндә, Чаллы укучылары бу җайланмаларны 2 атна эчендә «ә» дигәнче ясап бирә! Мондый акыллыбашларга әлеге җайланманы ясау әллә ни авырлык тудырмый икән!

Бүген Чаллының «Кванториум» балалар технопаркына 460 укучы йөри. Алар биредә геоинформатика, әйберләр интернеты (интернет вещей), гамәли космонавтика, лазер технологияләре, электроника, нейротехнологияләр һәм алар ярдәмендә идарә итү, виртуаль чынбарлык юнәлешләрендә белем ала.

Проект дәвамлы булсын!


«Кванториум»га йөрүче укучылар башкаларга бик теләп булыша. Бизикуб ясау идеясе дә шушы теләктән барлыкка килгән. Технопарк мөгаллимнәре, укучыларның сәләтләренә карап, кече яки өлкән яшьтәге укучылар өчен дә кызыклы проект булдырырга теләгән.



Бизикуб – ул өй шартларында уйнау һәм үзеңне төрле яклап үстерү өчен тулы бер комплекс. 5 яктан торган әлеге җайланмада 30дан артык уен элементы була. Алар шушы кубка компакт формада кереп урнаша. Әлеге комплекс 8 айдан алып 6 яшькә чаклы балалар өчен.

Бизикубның нигезе шомартылган фанерадан эшләнелгән. Анда бернинди дә очлы почмаклар юк. Солдатлар яки курчаклар өчен йорт, гараж, машина, космик корабль өчен идарә итү пульты – боларның барысын да шушы бизикуб ярдәмендә ясап була! Фантазияң генә җитсен!

Моңа кадәр технопарк укучылары «Чудо-дети» балалар педагогика үзәгендә тәрбияләнүче балаларга, дип, тылсымлы агач – арт-объект ясаган булган. Балалар йортларында, тернәкләндерү үзәкләрендә тәрбияләнүче балалар белән алга таба да эшләргә тели «Кванториум» укучылары. Гомумән алганда, бизикублар ясау Чаллыда «Балалар – балаларга» дигән проект дәвамында башкарыла.

– Безнең әлеге проектыбыз өч этаптан тора. Аның беренчесендә балалар төрле яклап үстерә торган уеннар – бизикублар ясаячак. Икенче этапта башваткычлар, хәрәкәт итә торган конструкцияләрне балалар бер-берсе белән бергә яки әти-әниләре белән ясый ала. Ә инде өченче этапта өлкән сыйныфта укучылар, төрле ярыш җиңүчеләре башкаларны төрле мастер-классларга өйрәтүләрен телибез, – дип аңлатты безгә Яр Чаллы шәһәренең «Кванториум»ы балалар технопаркы директоры Юлия Фукина.

Бизикуб – баш мие өчен физкультура!


Бизикубны 14 көн эчендә инде күпмедер күләмдә күнекмәләре булган укучылар ясый. Бу эшкә күптән түгел генә килеп кушылганнар бизикуб ясау серләренә бераз озаграк төшенә. Шушы җайланманы ясаганда, бер уку курсын узган кебек буласың икән.

«Кванториум»дагы беренче бизикубны өлкән сыйныф укучылары – Радик Хәмәтҗанов белән Альберт Оленин ясый. Мөгаллимнәре – Рөстәм Динфир улы Латыйпов егетләргә үзенең төпле киңәшләре белән ярдәм итә. Бер бизикубны ясау 4000-4500 сумга төшә икән. Монда җайланма составына кергән материаллар (фанер һәм башкалар), вак детальләр чыгымнары керә. Аеруча тавыш датчиклары шактый кыйбатка чыга икән.



Сер түгел, бизикублар бүген бик популяр. Ләкин технопаркка йөрүче Радик һәм Альберт ясаган бизикублар, әлбәттә, башкаларныкыннан аерыла. Бу сиңа элек агачтан ясалган конструкторлар түгел инде! Чаллыларның бизикубы серле шкатулка сыман! Элек рояль формасында булып, төрле көйләр чыгарган рояль-сандыкчыкларны хәтерлисеңдер бит әле? :) Бизикубның да, шкатулка кебек, өске ягы ачыла. Анда урнаштырылган китапчык буенча бизикуб турындагы бөтен мәгълүматны белергә мөмкин. Аның һәр ягын кулланып була. Серле бизикуб нинди сыйфатларга ия соң? Ул:

– вак моториканы үстерергә;


– игътибар, иҗади потенциал, сенсориканы арттырырга;


– логика, хәтерне яхшыртырга;


– сөйләмне үстерергә булыша.


Мисал өчен, бизикубта тәкъдим ителгән биремнәрне бер ысул белән генә түгел, берничә ысул белән чишеп була. Җитмәсә, әлеге җайланма корпусы эченә урнаштырылган датчик әле сөйләшә дә белә! Корпуска берәр рәсемне куйганда, анда нәрсә сурәтләнгәнен дә әйтеп бирә икән ул! Сөйли торган җайланмалар аутизмнан интегә торган балалар өчен аеруча файдалы.

Бизикуб – башкаларга бүләк!


Чаллы бизикубларында, беренчеләрдән булып, Яр Чаллының «Чудо-дети» балалар педагогикасы үзәге, Әлмәт балалар йортында йортында тәрбияләнүчеләр уйнаячак.



– «Кванториум» бу җайланмаларны хәйрия максатында таратачак. Бер бизикуб бер төркем балаларга төрле яклап үсәргә мөмкинлек бирә. Ә бер балалар йорты яки тернәкләндерү үзәге өчен 8-10 бизикуб җитәр, дип уйлыйм. Әлбәттә, без бизикублар белән генә чикләнеп калырга җыенмыйбыз. Проектыбыз берничә этаптан торгач, төрле контрукторлар, өстәл уеннары, башваткычлар да ясаячакбыз. Мондый әйберләр ясау мөмкикинлекләре күбрәк булган укучыларның башкаларга ярдәм кулу сузу мөмкинлеге дә әле, – ди «Кванториум» директоры.

Бизикублар һәм башка башваткычлар ясауны беръеллык проект итеп кенә түгел, ә даими проект буларак күрәләр. Шуңа Татарстанда чыгарылган бизикублар Әлмәт һәм Яр Чаллы шәһәрләре белән генә чикләнеп калмас, дип уйлыйбыз. Бәлки Яр Чаллы шәһәре кебек моношәһәрдә киләчәктә әле бизикублар заводы да барлыкка килер?! Һәм безнең бизикубларның даны еракларга таралыр...

 

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев