Логотип Идель
Иҗат

БУШАР ЙОРТЫҢ БЕРВАКЫТ

(тормыштан алынган хикәя)

Румия белән Мирзахан өч бала үстерделәр. Бер кыз, ике малай. Кызлары Гөлназ тормышта, дүрт йорт аша гына яши. Өч баласы бар. Ире авыл егете, эшчән, тырыш. Тормышлары нык. Көтүе белән мал тоталар. Аны сатып акча ясыйлар. Бакчалары да зур. Үзләренең техникалары бар. Румия кызының мул тормышы өчен эчтән бик шатлана. Сөенмәслекмени? Уртанчы уллары Надир читкә китеп өйләнде. Анысы хатыны, ике баласы белән шәһәрдә яши. Еракмын, дип тормый елына берничә тапкыр кайтып, ата-анасына булышып китә. Анысына Румия бигрәк тә рәхмәтле. Балалары берсе дә начар түгел түгеллеген, ә менә Надиры арада бер ягымлы, мәрхәмәтле бала. Әти, әни дип өзелеп тора. Уртанчы улы өчен дә бик сөенә Румия. Кече уллары Илгиз дә сынатмый кебек. Һәр хәлдә моңа хәтле ата-анасының йөзенә кызыллык китермәде. Хәрби хезмәттән кайткач акча эшләргә дип себергә чыгып китте. Кайтуы гына бик сирәк. Ата-анасын сагындырып, елга бер генә кайтып төшә. Барысын да ярата Румия балаларның, барысын да көтә. Ә менә төпчек малай бәләкәйдән үк барысына караганда да якынрак булды. Әллә дүртенче дистәне ваклап, ике көн интегә-интегә тулгак тотып тапкангамы, әллә чалт үзенә охшагангамы, хатын төпчегенә барлык ана мәхәббәтен бирде. Илгизенә абыйсыннан калганны кидермәде, гел өр-яңадан киендерде. Үз авызыннан өзеп тәмлерәкне аңа каптырырга тырышты. Бәләкәйрәк чагында ел аралаш сәпид алыштырса, үсә төшкәч Илгиз иптәшләре арасында беренче булып мопедлы булды. Кызы белән олы улына ата-аналары әлләни белем бирә алмадылар. Ә менә кече улын Румия укытырга тырышты. Тик белем ягы сыеграк Илгиз югары уку йортына керә алмады, кире борылып кайты. Шулай да Румия аны, һөнәр көллиятенә кертеп, һөнәрле итте. Әйе, балалары барысы да тормышта үз сукмагын тапты. Ир белән хатынның гомер елгалары артык ташымыйча талгын гына ага. Инде яшьләре дә бара, балалар да үсте, Румия белән Мирзаханга бер көйгә, үзләре өчен дә яшәп алырга да хаклары бар кебек. Әйе, хаклары бардыр да бәлки. Тик шул “бәлки” булмаса икән тормышта...

Ул җәйне, төпчегенең ялга кайтканын зарыгып көтә-көтә, әни кеше бигрәк тә нык әзерләнде. Суясы сарык алдан ашатылып симертелде. Илгиз йокларга яраткан җәйге веранданы Мирзахан эчтән шоп-шома такта белән тышлады, лак белән буяп җибәрде. Яңа тәрәзә пәрдәләре элгәч, сиртмәле караватка яңа җәймә җәйгәч, чигүле мендәрләр тезеп куйгач Илгизнең җәйге бүлмәсенә авылча матур ямь керде. Румия зур йортны юып, җыештырып, бизәп чыкты. Улы кайта бит! Сөекле улы кайта! Кадерле кунак каршылау мәшәкатьләре белән мәш килеп йөргән Румия, хат ташучы яшь кыз гаепле төс белән кулына сәер телеграмма тоттыргач, ышанасы килмәде, ерактан килгән кәгазьне күтәреп, үз алдына сөйләнә-сөйләнә ире янына килде: “Әтисе дим, кара әле, бу Илгиз ни кыйлана, шайтан алгыры малай... Ныграк көтсеннәр, диме? Шаяртмакчы буламы?” Сәер кәгазьгә күз салуга, улы кайтуга печән чабарга барысы да әзер булсын, дип чалгы кайрап утырган Мирзаханның кулыннан янугычы төшеп китте. Юк шул, шаяруга охшамаган бу... Егерме дүрт яшьлек улларының үле хәбәрен алган ата-ана телсез калдылар...

Әллә нигә язмыш Румиянең иң авырткан җиренә сукты, иң яраткан баласын алды. Киләчәккә өмет-хыяллары шул төпчек уллары белән бәйле иде югыйсә. Менә ерак җирләрдә бераз акча эшләр дә кайтыр. Өйләнер. Бергә-бергә яшәрбез, оныклар үстерешербез... Кадер-хөрмәттә картаербыз... Улларына, оныкларына калыр дип тырышып йорт-җирләрен ныгыттылар. Төп нигез буш калмас дип хыялландылар. Ә ул аягын атлап туган йортына да керә алмады, аның өчен әзерләгән җәйге бүлмәгә дә кайтып ята алмады. Аны көтеп әзерләнгән сыйдан да авыз итә алмады. Кунакка кайтырга тиеш баласын Мирзахан, бакый йортына мәңгелеккә, машина яллап, еракка барып алып кайтты. Ерак себердә озын акча артыннан кем генә йөрми. Кемдер тиенен дә хәләл көче белән тапса, кемдер кеше гомере хисабына баерга тырыша. Шактый гына хезмәт хакы алган Илгизнең гомерен шул акчасы өчен кистеләр.

Румиянең кара көннәре, кояшсыз еллары башланды. Бала кайгысыннан күзенә дөнья күренмәде. Җәен-кышын ул Илгизенең киемнәрен, сүрәтен сыйпап, аның җәйге бүлмәсендә үткәрде. Ире Мирзахан хатынын булдыра алганча юатырга тырышты, кызы Гөлназ дөньядан ваз кичкән әнисенең тормышын алып барды – сыерыен килеп сауды, керен юды, ашарга пешерде. Еракта яшәгән Надиры ай саен кайтып әнисенең хәлен белеп китте. Ә Румия өзгәләнде дә өзгәләнде. Улын вакытсыз югалтканга үз гаебен тойды. Саклый алмады улкаен! Саклый алмады! Ник җибәрде балакаен шул себерләргә, ник җибәрде!

Югалтуларының башы гына булган икән әле. Бераз гына йөрәк белән чирләп йөрде дә, Мирзаханы да улы янына китеп барды. Буп-буш зур өйдә Румия башына суккандай каңгырап тик йөрде. Шунда гына ул беренче тапкыр ялгызлыкның ни икәнлеген тойды. Ялгызлык ул – тәрәзәдән бер өер күршеләрнең бакчада күмәк бәрәңге алуын ялгызың сагышланып карап утыру. Ялгызлык ул салкын түшәктә таңга хәтле калган сәгатьне санау. Ялгызлык ул – җылы сүзгә үлеп сусау. Хәттә якының белән әрләшеп алуы да тансык. Юк шул, әрләшеп алыр кешесе дә юк шул! Румиянең хәтеренә еш кына бер сүз искә төшеп азаплый башлады: “Бушап калыр әле бер чак йортың...” Кайда, кемнән ишетте ул бу бәйләнчек сүзләрне, хәтерли алмады. Румия, хатын-кызга килешәме-юкмы, зираттан кайтып кермәде. Улы белән иренең салкын кабере янында юаныч тапты.

Кан басымыннан кырык сигез яшьлек кызы да үлгәч, Румия бөтенләй сүнде. Өе генә түгел, дөньясы бушап калды аның. Ходай аны кызлы итте, акыллы бала бирде. Тик нигәдер тартып та алды. Гөлназыннан язгач кына Румия ни югалтканын аңлый башлады. Кызлары шундый акыллы, тыйнак булып үсте ки, бер вакыт та ата-анасын борчыганы булмады. Үсеп җиткәч яхшы егеткә тормышка чыкты, өч бала үстерделәр. Тормышлары нәкъ шулай бер җайга салынган килеш тигез генә барыр сыман тоела иде. Бу бәхетле гаиләгә кайгының ишек шакырга хакы юк иде кебек. Киләсе килсә сорап тормый икән шул ул.

Олыгая барган Румия өендә генә түгел, дөньяда ялгызы калды. Бердәнбер исән улы Надир еракта, еш кайта алмый. Мәрхүмә кызының балалары үсеп чыгып киттеләр. Тол кияве бераздан яңа хатын алып килде. Румиянең барып сыеныр кешесе дә калмады. Картая барган көнендә ялгыз картлык көткәне дә сөендерми. Тагын колагында теге сәер сүзләр туктаусыз яңгырады: “Бушар әле өең бервакыт...” Шул сүзләр хәтеренә килгән саен Румиянең күз алдына кайнанасы Миңсылу карчык килеп басты. Ничек кенә онытырга теләмәсен, Миңсылу карчыкны тормышыннан сызып ташлый алмый Румия. Кайнанасын искә алмасаң, аның алдындагы гаепләре дә юк сыман. Үзен алдарга, карчыкны хәтерләмәскә тырышып кына намусыңны алдап булмый икән шул. Кылган гамәлләреңә үзең үк бәя бирергә менә кайчан вакыт җитте. Үз гаебен таныр, үкенер вакыт җитте. Әйе, хәтерләмәскә, онытырга тырышса да йокысыз төннәрдә гомерен барлаганда иң башта кайнанасының җыерчыклы йөзе күз алдына килеп баса...

Румиянең кайнанасы Миңсылу карчыкны тирә-якта Ак әби дип атап йөртәләр иде. Ак әби, Ак бабай дип татарда юкка гына әйтмиләр, бу карт-коры өчен үзенә күрә бер дәрәҗә. Ак әби дә тирә-якта хөрмәтле карчык иде. Элек-электән аяк-кул буыны тайган халык ярдәм сорап әбигә килә иде. Авыруның зарар килгән кул-аягын җылы суга утыртып, кер сабыны белән ышкый да, һә дигәнче буынын утыртып та җибәрә. Сынганны да тиз билгели. Анысын үз өстенә алмый, хастаханәгә җибәрә. Бала-чаганың битенә кутыр чыкса да им-томчы әбигә йөгерәләр. Ак әби кутырлы биткә кызыл балан сытып сылый да әфсен-төфсенен укып дәвалап та куя. Шуннан соң син күр дә мин күр, баланың йөзе чистара! Күрсәткән ярдәме өчен Ак әби хак алмый. Догасын үзе үк укып куя. Менә шул Ак әби олыгайган көнендә үзе кеше кулына калды. Аяклары йөрмәс булды. Румия кайнанасын бер ел карады да җиләде. Безгә генә тиешмени, дип Мирзахан белән киңәштеләр дә Миңсылу карчыкны, бушат өйне, дип кызының ишек алдына ташлап киттеләр. Ачу килсә, акыл китәр – шулдыр инде. Кызының болдырында утырган Ак әби артларыннан елап карап калды: “Бушар әле өең бервакыт...” Шулай Ак әби үз өендә артык була башлады. Гомеренең соңгы ике аен карчык кызында үткәрде. Яралы кошка таш атмыйлар да бит, кая соң. Онытты Румия ул вакытта шәфкать-мәрхәмәт хакында. Онытты.

Кайнанасын исенә алмаска, онытырга тырышса да соңгы арада Румиянең аны хәтерләмәгән көне калмады. Күкрәк түрен сызлатып, авырттырып искә килә дә төшә. Румиянең күргәннәре карчыкны хаксыз рәнҗеткән өчен түләгән бәяләр булдымы, кем белә. Өч оныгын бер сүзсез үстереште, чирләгән чакларында бер сүзсез дәвалады дәү әниләре. Килененә “кызым”нан башка сүз әйтмәде. Начар яшәмәделәр алар бер дә. Үзе сырхаулап киткәч кенә кызыннан башка ярдәм итүче булмады. Үз өеннән куып чыгарды Румия кайнанасын соңгы көнендә. Карарга авырсынды. Мирзахан да әнисен яклап бер сүз дә әйтә алмады. Ике сөйгән баласын, гомер иткән ирен югалтуы карчыкның күз яшьләре төшүе түгелме икән Румиягә? “Бушар әле өең бервакыт...” Бушады. Ничек кенә бушады! Дөньям бушады... Олы яшемдә бер ялгызым калдым. Тормышта бары тик бер балам, бер газизем калды. Ул яшәргә тиеш. Инде аны алма, ходаем...

Йортта карчыкның әйберләре калмаса да, Румия белә, аны хәтерләткән, аңа бәйле бер нәрсә бар. Зур сандыкның төбендә яулыкка төрелгән корьән китабы ята. Шунда ук кайнанасының догалыклары да төрелгән. Ни гаҗәп, Румия яшендә Ак әби дин тота, бөтен догаларны да белә иде. Ә Румия кайчан килер иманга? Өлгерермен вакыты җиткәч, дип пошынмый гына яши бирә. Ә вакыт җитмичә калмасмы соң? Ул бит чиксез түгел. Румия күп укудан битләре ертылып, тышы таушалып беткән изге китапны сыйпады: “Кичер мине, әни, кичерә алсаң...” Шушы изге китап аша кайнанасының җанына юл табар сыман, кичерүен сорап, эченә җыелган сагыш-борчуларыннан котылыр сыман тоелды.

Ике-өч көннән Румия, ныклап әзерләнеп, кайнанасының рухына аерым багышлап корьән кичәсе уздырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Каргыш тошкан...