Логотип Идель
Иҗат

«Булмас димә. Дөнья бу!» Рания Нәфыйкова

Быелгы кышның кырыс булуына ачу иткән кебек, яз иртә килергә уйлаган, ахрысы. Төннәрен салкын булса да, көндез инде кояш күзләрне чагылдыра, бит очларын җылыта башлады.

Бөтен җирдә яз исе. Урамдагы юлларны тутырып басу-кырлардан төшкән кар сулары ага. Гөрләвекләрдә көймә агызып шау-гөр килгән бала-чага тавышы ишетелә. Әнә Һадиулла бабайның «җимешләр»е дә шунда уйнап йөри. Ул үзенең игезәк оныкларын шулай атый. Быел, Алла теләсә, Булат белән Самат өченче сыйныфны тәмамлыйлар. Бик теләп, бик тырышып укыйлар үзләре. Вакытларын бушка үткәрмиләр. Түземсезлек белән көтеп алган каникулларын, әти-әниләренең рөхсәте белән, иң яраткан, иң кадерле бабайлары белән авылда уздыралар. Һадиулла бабайлары, тугызынчы дистәне вакласа да, авылдагы йортын да карап тора, оныкларын да караша. Саҗидәсе генә менә, ни кызганыч, иртә ташлап китте үзен...

– Бабай, бабай, бу колхоз рәисе малае Алмаз елак та инде. Чебен тимәс чер итәр. Уенда җиңелгән иде, шуңа елап тора. Егет кеше еламый инде ул, әйеме, бабай? – дип зарланып ишектән килеп керде Булат.

– Үзе, минем әти миңа мотоцикл алды, минем теге әйберем бар, минем бу әйберем бар, сезнеке юк, дип әрепләште дә үпкәләп өенә кереп китте. Начальник балалары шулай буладыр инде, – дип сүзгә кушылды Самат та.

«Тукта әле, бу минем оныкларыммы соң? Әллә алыштырып керттеләр инде үзләрен?» – дип аптырады Һади бабай, әле Булатка, әле Саматка карап.

– Шулай сөйләшәләрмени  иптәшегез турында? Бәлки, җиңә алмавына бераз гарьләнгәндер, шуңа елагандыр. Мактанырга да уйламагандыр әле. Алмаз гаиләдә бер генә малай, сезнең белән дә уртаклашмагач, кемгә сөйләсен ул бала сөенечләре турында? Аннан... «начальник баласы» дигән мөһер сугарга ярамый кешегә. Җитәкче балалары да гаҗәеп акыллы, тәүфикълы була. Булмас димә. Дөнья бу!

Һадиулла бабай сүзсез генә аш өстәле әзерләде, төшке аш салды. Кайнар бәрәңге белән салкын сөт ярсып кайткан малайларны да, кәефе кырылган Һади бабайны да тынычландырды.

– Дистәләгән шәһәрләр җимерелеп, гөрләп торган авылларны башка тергезелмәслек итеп җир йөзеннән сөртеп ташлаган, бөтен дөньясы янып көлгә әйләнгән вакытлар иде, – дип сүз башлады кинәт Һади бабай. – Сугышның барлык ачысын, авырлыкларын үз җилкәбездә татып, җиңүгә таба барабыз. Герман җирендә булды бу хәл. Яз башы иде, шушындый матур, якты, кояшлы көннәр. Шактый көчле дошман гаскәрләре белән очрашып, каты гына бәрелеш булды. Ике йөзгә якын солдаттан без бик аз калдык. Шулай да бирешмәдек, менә-менә ярдәмгә килеп җитәргә тиешләр, азга гына түзәргә кирәк, дип өметләндек. Атыш барганда, беразга төтен һәм тузан катыш ниндидер томан эчендә калган кебек буласың, акыл да томалангандай була. Командирның фәрманнарын ниндидер җансыз машина кебек кенә башкарасың, уйлап, хис итеп өлгереп булмый. Бераздан безне утка тотудан туктадылар. Дөнья тынып калды. Иңемә нәрсәнеңдер авырттырып төртелүе мине айнытып җибәрде. Борылып карасам, мыскыллы елмаеп немец басып тора. Шул мизгелдә күз алдымнан бөтен тормышым үткән кебек булды: әткәй-әнкәй, туган авыл... Бу вәхшиләргә бирелгәнче атып үтерелүем артык дип, мылтыгыма омтылдым. Өстенлек алар ягында иде шул. Безне пленга алдылар. Унбишләп кеше калган булганбыз икән, ә каһәр суккан фашистларны санап бетерерлек түгел. Кая анда качу турында уйлыйсың.

Барыбызны бергә җыеп, тирән итеп казылган базга төшерделәр. Өстән кар сулары тамып тора. Тәннең сызламаган җире юк. Башта бер генә уй: шулай үләрбезме икәнни инде? Гарьлек! Базга төшкәндә игътибар иттем: урман эче, чокырның өсте бик яхшылап яшерелгәнгәме, әллә бик күптәннән казылгангамы, якын-тирәдә баз бардыр дип тә уйларлык түгел. Кардан яңа гына ачылган җир астында дистәләгән кеше әсирлектә газаплана дип уйламассың да...

Сусауны басар өчен өстән тамган кар суы тамчыларын йотам. Кинәт өстә ниндидер тавышлар ишетелә башлады, һәм базның ишекләре ике якка ачылып китте. Базга тагын ике әсирне китерделәр. Агач баскыч иркен итеп, нык итеп ясалган икән. Баз авызы тирәсе иркенрәк, мин базга соңгылар белән төшкәнлектән, баз авызына якын идем. Ишекләр ачылгач, яктылыктан ачыттырып күзләр яшьләнде, сулыш бераз иркенәйде. Моңа кадәр искәрмәгәнмен, өстән салкынча, ләкин саф һава ургылып төшкәч кенә сиздем: баз эче бик сасы икән.

Фашистлар үзара нидер сөйләнәләр, безгә төртеп күрсәтә-күрсәтә нәрсәдер аңлаталар. Күз ияләшә төшкәч, игътибар белән карасам, фашистларның берсе – авылдашым, күрше малае Газизулла! Өстемә бозлы су койган кебек булды, күз алларым караңгыланып китте. Карашларыбыз очрашканда, бер-беребезне тануыбыз ап-ачык иде. «Сатлык җан, сугышта да рәхәт тормышны сайладыңмыни?» – дип кычкыруымны сизми дә калдым.

Газиз – авыл Советы башлыгы малае. Сугышка кадәр дә балда-майда үсте ул. Күршедә генә торсак та, бик сирәк аралаша, урамга чыкса да, бездән читтәрәк, үзе генә уйнап йөрүне кулай күрә иде. Берәр нәрсә булса, әтисенә әләкләп, үртәсәң – елап, сез әйтмешли, чебен тимәс чер итә торган иркә малай булды. Газиз, без сугышка киткәндә, әле авылда калган иде. Соңрак, күрәсең, председатель баласы дип тормаганнар, фронтка алганнар үзен. Ә ул үз халкына каршы корал күтәргән, дошман белән бер савыттан ашауны сайлаган. Кабахәт...

...Бернәрсә уйлап булмый, баш гүли, ачлыктан эчем кысыла. Ара-тирә ыңгырашкан тавышлар ишетелә. Сугышта җиңелүләре аңлашыла бит инде, нигә кирәк булды икән фашистларга әсирләр җыю? Нәрсәгә без аларга? Ник һөҗүм вакытында ук юк итмәскә? Шулвакыт, тынлыкны ярып, баз капкачы ачылды. Уйларыма бирелеп, өстә ниндидер тавыш булганын ишетми калганмын, ахры. Баскычта ай яктысыннан шәйләнеп берничә шәүлә күренде, алар русча сөйләштеләр, безне коткаручылар икән. Тукта әле, берсе татарча да эндәшә түгелме соң?.. Әйе, Газиз, миңа эндәшә икән. Тавыш бирүгә, мине кочаклап алды. Нишләргә белмичә тораташтай катып калдым. «Бар, тизрәк качыгыз, моннан урман ешлыгы башлана, баздан чыгуга сулга таба китегез дә урман юлы буйлап барыгыз, – диде ул миңа, иңнәремнән тотып. – Башкаларны сиңа тапшырам, Һади, исән-сау алып барып җиткер, безнекеләр сезне каршы алырлар», – диде.

***

...Шул вакыйгадан соң ике ай чамасы вакыт үткәч, Берлинга кердек. Газизне башка күргәнем булмады. Күрәсең, безне коткарганнан соң аның кемлеген белеп алганнар... Әмма минем хәтеремдә ул пленга эләккән меңләгән совет сугышчыларын коткарып калган батыр булып сакланды...

– Булмас димә. Дөнья бу, балакайларым, – дип, яшь аралаш елмайды Һадиулла бабай.

Рания Нәфыйкова, Түбән Кама районы Югары Чаллы мәктәбенең 7нче сыйныф укучысы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев