Логотип Идель
Иҗат

БӘХЕТ ТУКТАЛЫШЫ

Бүген ай нигәдер бик моңсу булып калыкты. Күк йөзендә үзенә урын тарсынгандай, сүрән генә елмаеп, болыт читенә сыенды. Аның йөзенә озаклап карап торсаң, менә-менә елап җибәрер шикелле тоела иде. Авыл өстенә таралган нурлары да башка кичләрдәге кебек түгел, нишләптер бик тонык күренә.

Авыл халкы йокларга иртә ята, күп кенә тәрәзәләрдә ут сүнгән. Кызлы өйләрдә генә серле яктылык балкый, вакыт-вакыт пәрдә читләре тибрәлеп куя.

Кичке тынлыкны бозып, урамнан машина узганы ишетелде. Дилбәрнең йөрәге дертләп китте. Көн буе, әнисе фермадан кайтканчы өйне җыештырып, тәмле-тәмле ризыклар пешереп, тәмам арыган иде, машина тавышын ишеткәч, аякларын идәнгә тидерер-тидермәс кенә очып, үз бүлмәсенә чыкты, утны сүндереп, тәрәзәгә күз салды. Ни гаҗәп, капка төбендә беркем күренмәде.

Югыйсә, Азатның машинасы иде бит, аның гөрелдәгән тавышын Дилбәр әллә каян таный. «Тыкрык буена туктагандыр әле». Шулай дип үзен юатты да кич чыгарга әзерләнә башлады. Өстенә үзе яраткан зәңгәр күлмәген киде, җылы кофтасын беләгенә салды, чәчләрен җилкәсенә тузгытып төшерде дә, әтисе белән әнисе янына чыгып:

— Мин клубка киттем, — дип, аларга тыныч йокы теләде.

— Тәртипле генә йөр берүк. Төн уртасына калма, кызым, син кайтып ятканчы барыбер күзгә йокы керми, — дип, Маһинур апа кызына көндәгечә үгет-нәсихәт биреп калды.

Өй ишегеннән чыгып барган Дилбәр кире борылды, телефонын оныткан иде. Кулына алуга, хат килгәнен белдертеп, телефон зеңгелдәп куйды. Азат язган икән. Елмаю кунарга өлгергән иреннән шул мизгелдә алсулык качты. «Бүген килә алмыйм». Әлеге сүзләрне укыгач, Дилбәрнең йөзенә борчылу таралды. Ике ел буе очрашып йөргән Азат соңгы араларда кыздан читләшә башлаган иде. Шулай да күзенә карап алай дип әйткәне юк үзенең.

Инде кич чыгып торыргамы-юкмы дип икеләнгәннән соң, Дилбәрнең аяклары урамга атлады. Һава җиләсләнгән, күктәге йолдызлар җем-җем килеп торалар, тулып өлгермәгән ай да баягы моңсулыгын онытып, елмаерга тотынган. Дилбәр тиз генә дусты Язиләгә шалтыратып алды: клубка бергә барырга сөйләштеләр. Юл буе серләшә-серләшә атлап, клубка якынайгач, баскыч төбендә торган сары чәчле, кыска итәкле таныш булмаган кызны күреп, икесе дә адымнарын әкренәйтте.

— Ә-ә, теге очка кайткан шәһәр кызы Иркә бу, — диде Язилә, белдекле кыяфәттә.

 

Дилбәр күк йөзенә күтәрелеп карады. Гаҗәп, ни арада каяндыр соры болытлар килеп чыккан да тирә-якка кунакларга җитешкән, югыйсә чакыручы булмады... Әле яңа гына галәмнең барлык йолдызларын санап була иде, ә хәзер берсе дә күренми. Шулай уйланган мәлдә Дилбәрнең күзе клуб читенә килеп туктаган машинага төште. Сары чәчле кыз оча-канатлана шул якка йөгерде. Машинадан кап-кара юка күн куртка кигән берәү чыкты да, ишекне ачып, кунак кызын алга утыртты, ачык тавыш белән нидер сөйләнде. Караңгыда күзне алдау мөмкин булса да, колакны алдап булмый иде — әлеге тавышның иясе Азат иде...

Кинәт Дилбәрнең гәүдәсе калтыранып куйды, сулыш алуы ешайды. Төшме бу, өнме?! Шулкадәр газиз, якын, яраткан кешесе аңа хыянәт итә түгелме соң?! Тамак төбендәге төер һава суларга ирек бирмәде. Яңаклары кайнарланып янарга тотынды. Мөлдерәмә тулы күзләреннән дә кайнар тамчылар тәгәрәде.

Шул кичтән бирле Дилбәр өчен кояш сүнгәндәй тоелды. Моннан да ачы, моннан да яман берни була алмас кебек иде. Аны оныттылар, аны башкага алыштырдылар, ул дөньясында бер бәхетсез хәзер. Шушындый уйлардан башы авырта башлады, кулыннан эш төште. Бу кайгыдан да авыр бернәрсә юк шикелле иде, күзләреннән елмаю югалды.

Беркөнне иңсәсенә көянтә-чиләк асып, башын иеп кенә чишмәгә барган җиреннән көтелмәгән күренешкә тап булды. Берничә өй аша гына яшәүче күршеләрнең ак ромашкалар төшкән яшел капкасы чыңлап ачылды да аннан гарипләр арбасына утырган япь-яшь кыз бала күренде. Колясканы этеп чыккан хатынны таный Дилбәр, Наилә апасы ул, шәһәрдә яши, ата-анасы янына гаиләсе белән кайтып тора. Ә менә бу кызны беренче тапкыр күрүе. Курчак кебек сылу кызның... ике кулы да, ике аягы да юк иде. Дилбәр үз аякларының да йомшап калуын сизде. Буш чиләкләре иңсәсен басты, йөзе ташка әверелде. Ә гарип кыз исә, йөзендә җылы нур балкытып, аңа елмаеп карады, баш кагып исәнләшкәндәй итте. Кызның күзләрендә шулкадәр яктылык, тормышка мәхәббәт балкый иде.

Үзенең ни рәвешле чишмәдән әйләнеп кайтуын Дилбәр юньле-рәтле хәтерләми дә. Суын өйалдына кертеп бушатуга, әнисе янына атылды.

— Наилә апаңның кызын әйтәсеңдер... — Әнисенең йөзенә борчулы уй таралды. — Дөнья әллә нинди кайгылар белән сыный шул кешене. Олы кызы шушылай булып тугач, больницада ташлап калдырган, дигәннәр иде. Ана йөрәге шул гөнаһны да, шул хәсрәтне ничек күтәреп яшәгәндер... Менә, быел детдомнан эзләп тапкан, үзләренә алып кайткан бит кызын. Дәү әнисе сөйләп тора иде, ул баланың карандашны авызына кабып ясаган рәсемнәрен күрсәң, шаклар катасың, ди. Тормышка чытырдап ябышкан, шундый ачык йөзле бала, һәркемгә елмаеп эндәшә, мин дә күреп калдым. Без йөргән булабыз монда, юк борчуны да зурга санап, чырайны чытып, башны иеп.

Дилбәргә кинәт үзе өчен бик тә оят булып китте. Соң, ул да менә ничә атна инде башын иеп йөри, Азат белән дуслыклары өзелүдән дә начар берни була алмас дип кайгыра. Әйтерсең, бар дөнья Азатка терәлеп калган.

Тормыш алда, аңа дигән насыйп яр да табылыр әле. Әнә бит, шулай дип елмайгандай, күктә кояш көлә. Аның яктысы һәм җылылыгы Дилбәрнең күзләренә дә кереп тулды. Сиңа дигән бәхет тукталышының кайда икәнен кем ачык белә? Ул тукталышны эзләп йөргән булабыз, ә ул һәрберебезнең янәшәсендә — җан түренә иңгән тормышны ярату хисендә икән бит!

Кыз башын күтәрде, дөньяның матурлыгын шушы мизгелдә генә күргәндәй, әле кояшка, әле күршеләр капкасына кабат-кабат борылып карады.

Лилия Муллагалиева

«Казан Утлары» 2016 №1

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев