Логотип Идель
Иҗат

«БЕЗНЕҢ КӘҖӘ ҺӘРБЕР ЙОРТКА КЕРӘЧӘК»

Нинди кәҗә дисеңме? Татарстанда төшерелә торган «Кире» фильмы өчен ап-ак төстән ал төскә әверелгән җанвар турында сүзем. Кинода вакыйгалар кәҗә янында да бөтерелә. Бу кәҗәне Татарстан халкы арасында гына түгел, Төркиядә дә танытырга җыеналар. Ничек икәнлеген язмадан укып бел!


Сер түгел, Татарстан, татар фильмнары киң җәмәгатьчелеккә чыкмый диярлек. Безнең кинолар арасыннан «Семейные хлопоты», «Айсылу» фильмнары гына шәхси кинотеатрларда прокатка чыкты. 2018 елда «Кире» картинасын фильмны 140 кинотеатрда күрсәтергә җыеналар. 20 миллион тамашачы да карар, дип өметләнәләр. Безнең төбәктән тыш, Башкортостан республикасы, Забайкалье крае тамашачылары, хәтта Төркиядә яшәүчеләр дә Татарстан «Кире»се белән якыннан танышачак. Чөнки фильмны төшерүчеләрнең бу турында Төркиядәге хезмәттәшләре белән сөйләшүләр булып узган.


«Кире» фильмы – иске һәм яңа заман конфликты турында. Әлеге конфликт төрле буыннарның бер-берсе белән мөнәсәбәте һәм телләр каршылыгы белән үрелеп бара. Картина татар телендә төшере төшерерлгән. Кино продюсерлары, Мәскәүдә яшәүче Дмитрий Паклин белән Татьяна Ивашкина әлеге фильмны интеллектуаль комедия итеп төшерергә теләгән. Продюсерлар киләсе фильмнарын да Казанда, «Кире»не төшергән төркем белән төшерергә җыеналар икән.


– Без – романтик проюсерлар. Казанга килү белән, бу шәһәрнең ни дәрәҗәдә кинематографик кала икәнлеген аңладык. Биредә теләсә нинди жанрдагы фильм төшереп була. Телисең икән – киләчәк картинасын, телисең икән Лермонтов турындагы картинаны төшерәсең. Безне шунысы шаккаттырды: Казанда кино төшерергә теләүче буынны үстергәннәр, – ди Татьяна.


Әлеге фильмны төшерүдә дәүләт тарафыннан финанслау бөтенләй юк. Тик әлеге киноны булдыручылар фильм бюджетын әйтергә ашыкмый. 5-20 миллион сум арасында гына тирбәлүен әйтте.


Фильмны көзен төшерсәләр, хәзер инде монтаж процессы бара икән. 2018 елның язында киноның фестиваль маршруты башланырга тиеш. Җәйгә картинаның промо варианты булачак. Ә бер елдан, көз көне, «Кире» премьерасы булачак. Кино мавыктыргыч булырга охшап тора. КФУда «Кире» фильмын төшәерүчеләр белән очрашуда безгә аның визуаль эчтәлеген күрсәттеләр. Әлбәттә, берничә минутлык роликны караган вакытта киноның һәр нечкәлегенә төшенеп булмый. Тик ал төстәге кәҗәне, төп герой Мансурны (Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһаншин) күрми калып булмады.


– Беркем белән дә качышлы уйнарга, фильмны яшерергә җыенмыйбыз. Спойлер булыр, дип тә курыкмыйбыз. Без бу кәҗә белән һәр ишектән керәчәкбез. Без, әниләр кинотеатрга шушы киноны карарга килсен өчен, һәр баланың аңына үтеп керәчәкбез. Аларның «начар» яки «яхшы» дип бәя бирүләре безнең өчен бик мөһим, – ди проектның PR-менеджеры, «Время кино» кинопроектларга булышлык күрсәтү дирекциясе җитәкчесе Альбина Нәфыйгова.



Фильмны төшергәндә «Кире»ның кызык-мызыгы:


-​ сценарийның 11нче варианты сайлап алынган


-​ ал кәҗә сценарийның IIнче вариантында гына пәйда булган


-​ татарчага тәрҗемәне Гөлназ Җиһангирова башкарган


-​ сыйфатлы итеп эшләүче тавыш режиссерлары аркасында, актерларга фильмны студиядә тавышланлырырга туры килмәгән диярлек


-​ әлегә «Кире»нең саундтрекы язылмаган. Ләкин аны композитор Эльмир Низамов язачагы билгеле. Ул үзе дә «Кире»дә роль башкара.


Чит республикаларга, чит илгә чыгарганда да, фильмның исеме «Кире» булып калачак.




Белешмә:


Фильм режиссерлары – Рөстәм Рәшитов һәм Илсөяр Дамаскин. «Кире» фильмында төп рольләрне Фәнис Җиһаншин, Россия театры һәм кино актеры Камил Ларин башкара. Шулай ук Эльмира Кәлимуллина, артистлар Гүзәл Сибгатуллина, Зөлфия Вәлиева, Ришат Әхмәдуллин, Фирая Әкбәрова, Әзгар Шакиров, Илфат Камалиев, Идел Кыямов та төшә.



Алинә МИННЕВӘЛИЕВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев