Логотип Идель
Иҗат

БЕЗНЕ АЛДА НИ КӨТӘ? Зөһрә Шәйхетдинова иҗаты

Безне алда ни көтә?


Гали дигән бер малай
Китаптан килеп чыккан.
Киткән урам буйлап ул:
Анда шешә, монда чүп
Ятадыр бөтен җирдә.
Үсми яшел үлән дә.
Ай-һай пычрак урам шул!
Моңа ничек түзәргә?


Урманга баргач Гали,
Шаккатып карап тора.
Тирәндер чокырлары,
Әллә бомба төшкәнме?
Сайрый кошлары сирәк,
Авырыйдыр тал-тирәк.
Ай-һай Шүрәле күрсә,
Бу хәлгә бер дә түзмәс!


Йөгереп төште Чулманга,
Яр буенда юк тәртип.
Чүп-чар монда да тулган,
Сулары бик болганган.
Балык та яши алмас,
Матурлыгы да калмас.
Һай Су анасы күрсә,
Бу хәлгә бер дә түзмәс!


Сарык белән Кәҗә дә
Чыгып качкан авылдан.
Авылда эш юк-рәхәт!
Юк сыерлар, бозаулар;
Сөтне сатып алалар.
Ай-һай бетә бит авыл!
Авыл бетсә, тел бетә.
Тел бетсә, халык бетә.
Болай барса дөньялар,
Безне алда ни көтә?







Тукай безнең күңелләрдә


Тукай ул - бөек шагыйрь,
Тылсымчы, әкиятче,
Мәгърифәтче һәм телче,
Язучы һәм тәнкыйтьче.

Милләт өчен җан атучы,
Киләчәкне кайгыртучы.
Авыр чакларыбызда
Үзенә сыендыручы.

Кояш кебек яктырып,
Безләрне җылытучы.
Чишмә кебек челтерәп,
Көч һәм илһам бирүче.

Балачак хыялларына
Канатлар үстерүче.
Якты киләчәгебезгә
Дөрес юл күрсәтүче.

Яшә, Тукай, мәңге, мәңге!
Син - безне терелтүче!




Чулман ягы – туган ягым!


Чулман ягы – туган ягым!
Дулкынлана сулары.
Балык тота, ятьмә тарта
Хезмәт сөючән уллары.


Лаешлары, Лаешлары,
Ул кояш баешлары!
Лаеш шулпасы татыган
Күп кеше язмышлары.


Урманнарга керәмен дә
Хуш чәчәкләр иснимен.
Бал кортлары гөж-гөж килә,
Иртә таңда күзлимен.


Су буйларына төшәмен,
Ярлары текә – беләм.
Эссе комлыкта кызынып,
Рәхәтләнеп су керәм.


Урманнарың, Ак тауларың,
Болыннарың, суларың!
Рәхәт миңа Лаешымда
Чиста һава сулавым!


Килегез, дусларым, бирегә
Бигрәк матур Чулманда!
Кирәкми Дубай, Кипрлар
Минем бәхетем – монда!







Кеше булыйк!


Кайдадыр бара ла сугышлар,
Ачыдыр бик күп язмышлар.
Тормыш бездә тыныч һәм мул
Барысына рәхмәтле бул!

Яратыйк тормышны, кешене –
Кылыйк тик изге гамәлләр.
Картларны кайгыртыйк, хөрмәтлик;
Агачка көч бирә тамырлар.

Булмыйк без битараф, әхлаксыз,
Кыйбласыз һәм дә хәтерсез.
Юл куйсак ялганга, ришвәткә
Мәңгегә булырбыз бәхетсез!

Зөһрә Шәйхетдинова Зәһретдин кызы, 
Лаеш районы 3нче төп гомуми белем бирү мәктәбе укучысы.
Укытучы - Яруллина Дамирә Габдулхак кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев